Ихтирам һәм хөрмәт белән

Чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамланды, игенчеләрнең, механизаторларның, машина йөртүчеләрнең киеренке эше вакытлыча артта калды. Димәк, аларны мактау һәм рәхмәтләр әйтү чоры килеп җитте. 13 октябрьдә хезмәт юлын авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате белән бәйләүчеләрне хөрмәтләү булды. Бу көнне администрация залына әлеге тармак хезмәткәрләре генә түгел, ә производство ветераннары да, почетлы кунаклар да килде. Гомумән, бирегә үз эшен һәм туган җирен яраткан кешеләр җыелды.

Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов чарада катнашучыларга котлау сүзләрен җиткерде: “Шәхсән үз исемемнән һәм администрациянең барлык белгечләре исеменнән сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Авыл хезмәтенең нәрсә икәнен барыбыз да яхшы белә. Бабаларыбыз, картәтиләребез, әтиләребез әнә шул тармакта эшләп яшәгән, хәзер без бу эшне дәвам итәбез. Җирдәге хезмәт авыр, әмма бик кирәкле. Администрация үз эшчәнлегендә авыл халкына, ягъни җирдә эшләүчеләргә ярдәм итүне өстенлекле юнәлеш дип саный. Биредә сез консультация, актуаль мәгълүмат, финанс ярдәменә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм ала аласыз. Быел территориябездә беренче тапкыр ярдәмче хуҗалыклар субсидияләүдән файдалана алды. Программа дәвам итәр һәм киңәйтелер, дип уйлыйм”, — диде Хәлил Газбулла улы.

Шулай ук округ Думасы рәисе урынбасары Н.Г. Исмәгыйлова, округ башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары И.С. Туйгелдин, авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы Г.И. Акчардакова, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева һ.б. җылы теләкләре белән чыгыш ясады.

Чара барышында тантаналы шартларда ООО, КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек идарәсе белгечләре, иң яхшы комбайнчылар, механизаторлар, тракторчы-машинистлар, йөк автомобильләре йөртүчеләр, сыер савучылар, терлекчеләр Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгының Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, 23 нче сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих һәм Г.А. Ткаченконың, Барда округы Думасының, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитәкчеләренә, белгечләренә район ярышлары шартларын үтәгән өчен округ башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында агымдагы елда урып-җыю, терлек азыгы әзерләү һәм аларны көтүлекләрдә карап тоту буенча “Искир” (директоры Н.И. Лушников), “ТРИуМФ” (директоры В.М. Сарбаев) һәм “Мир” (директоры М.Н. Галиев) ОООлары иң яхшылары дип танылды. КФХ башлыклары арасында үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен арттырган өчен (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда) С.В. Масальских, И.Н. Дускаев һәм А.Ә. Миназетдинова крестьян (фермер) хуҗалыклары җиңүче дип билгеләнде.

— Мәктәптән соң ук эшли башладым. Ничә яшьтә булганымны хәтерләмим дә, 15 тирәсендәдер, мөгаен. Башта трахома авыруы буенча шәфкать туташы белгечлегенә укыдым, кичен мәктәптә, көндез курсларда белем алдым. Төнгүк, аннары Акбаш авылларында авыручылар өчен җавап бирдем. Медицинадан киткәч, балалар йортында, коммуналь хуҗалыкта эшләдем. 1983 елда орлыкчылык инспекциясенә эшкә урнаштым һәм 14 ел шунда хезмәт куйдым. Һәрвакыт җирдә эшләп яшәдек, сыер, бозаулар, кәҗәләр, сарыклар асрадык. Печән әзерләү өчен 15 км җәяү йөри идек. Бүген миңа 80 яшь. 1997 елда 55 яшемдә пенсиягә чыктым. Элекке коллегаларыма сәламәтлек һәм уңышлар телим, — диде Сария Гафур кызы Ижбулатова (рәсемдә).

Һәркем авыл хуҗалыгы тармагында эшли алмый. Бары тик җирдә эшләүгә бөтен күңелен һәм талантын багышлаган хезмәт сөючән кешеләр генә куелган максатларга ирешә ала.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *