Эшләр дәвам итә

Билгеле булганча, быел Барда муниципаль округы территориясендә ике мәктәп: Төнгүктә урта һәм Бөреҗледә төп мәктәп төзелеше алып барыла. Эшләр барышы белән танышу өчен 13 октябрьдә округ администрациясендә “Парма” ОООсы директоры В.В. Меледин, баш инженер Е.А. Якимов катнашында киңәшмә уздырылды.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов рәислегендә узган киңәшмәдә тагын округ башлыгының урынбасарлары Т.В. Балтаева, И.С. Туйгелдин, администрациянең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы А.Х. Сарбаева, “Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Э.М. Нурсубин, финанслар идарәсе начальнигы А.Г. Сакаев, мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева булды.

Евгений Александрович Төнгүктә мәктәп төзелешен яктыртты, аның чыгышыннан эшләр графиктагыча дәвам ителүе аңлашылды. Вадим Владимирович сүз алып, аңа өстәмәләр кертте һәм алга таба башкарылачак эшләрне атады. Шулай ук Бөреҗледәге мәктәп төзелеше турында да мәгълүмат җиткерелде. Киләсе елда яңа уку елы яңа мәктәпләрдә башланырга тиешлеге турында әйтелде.

Утырыштан соң Төнгүктә төзелүче мәктәпкә юл алдык. Биредә эшләр кайный, мәктәп 3 катлы булачак, анда 220 бала белем алачак.

— Конструкцияне монтажлау буенча эшләр үтәлде, вентиляция, электр үткәрү буенча эшләр тәмамланды. Подвал өлешендә һәм түбәдә төп эшләр алып барыла, спорт мәйданчыгын төзекләндерү дәвам итә, — диде “Парма” ОООсы мастеры Р.Т. Вәлиев.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *