Мәдәният учагында – Мәүлид бәйрәме

Октябрь ае бәйрәмнәргә бик бай. Авыл җирендә иртә яздан кара көзгә кадәр бакчаларында бил бөгеп эшләп, мул уңыш алгач, күңел бәйрәм сорый. Авыл халкы бәйрәмнәргә теләп йөри, чараларда актив катнаша. Октябрь аенда авыл мәчетләрендә, мәдәният йортларында Мәүлид бәйрәмнәре зур оешканлык белән үткәрелеп килә.

Безнең Бөреҗле мәдәният йортында да 11 октябрьдә Мәулид бәйрәме үтте. Әзерлек алдан ук башланды, авыл хатын-кызлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре мич ашлары пешерделәр, мул табын әзерләделәр. Чәй табыны артында авылдашлар рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп утырдылар.

Дин кануннары буенча, олы кунак итеп, махсус чакырылган авыл муллалары Таһир Нургали улы Габдушев, Шәрибҗан Муллаҗан улы Уртабаев төзекләндерү эшләреннән соң ачылган мәдәният йортына азан әйттеләр. Җыелышып мәүлид әйттеләр. Бездән алда киткәннәр рухына аятьләр багышладык. Авыл муллалары Мәүлид бәйрәме кунакларының күп санлы дини сорауларына җавап бирделәр. Мәрхүмнәр рухына һәрберсе үз туганнарына сорап аятьләр укыттылар. Бар кеше дә рәхмәтләр әйтеп, авылда шундый мәдәният учагы гөрләп эшләвенә сөенеп өйләренә таралдылар.

Мин, үз чиратымда, Мәүлид бәйрәменә килгән һәр кешегә, аш-су пешереп алып килүчеләргә, мәртәбәле муллаларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Нык саулык, озын гомер, гаилә иминлеге, иң мөһиме – аяз күк йөзе, тиз көндә улларыбызның Җиңү яулап кайтып бәхетле яшәүләрен телим.

Бөреҗле мәдәният йорты директоры Илсөяр Гаптыкаева (Киндяшева).


Мәүлид бәйрәме күңелле үтте

Бөтен мөселман дөньясы өчен мөһим ай – Рабигул-әүвәл ае килеп җитте. Бу айда ислам динендәчеләр Мөхәммәт Мостафа пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көнен – Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә.

Пәйгамбәребез турында кыскача тарихка күз салсак, ул Гарәбстанның Мәккә шәһәрендә Габдулла һәм Әминә гаиләсендә туа. Аны мөселман халкы Аллаһның колы, Рәсүле-илчесе дип белә. Ул 40 яшенә җиткәч пәйгамбәр булып таныла һәм 23 ел буе дәрәҗәле эшен дәвам итә. Менә шундый хөрмәткә ия дәрәҗәле зат ул. Шунлыктан мөселманнар ел саен аны зурлап туган көнен билгелиләр. Округыбыз җирлегендә кешеләрнең күпчелеге ислам динен тотучылар булганга, пәйгамбәрнең туган көне ай башыннан ай ахырына кадәр билгеләнә.

Барда мәчетләрендә дә Мәүлид бәйрәме зурлап, оешкан төстә үткәрелде. Җәмигъ мәчетендә дә бәйрәм зур хәзерлек белән оештырылды. Үз вакыты җиткәч, өйлә, икенде намазлары укылды. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын искә төшердек, Коръән аятьләре укылды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр җырланды. Өстәлләр сый-хөрмәт белән тулы иде. Гомумән, бәйрәмнәребез бик күңелле үтте. Бу көннәрдә мәчетләребез гөрләп торды. Пәйгамбәребезне хөрмәт итеп үткәрелгән мәҗлесләребездә кылган догаларыбыз, әйткән теләкләребез кабул булса иде. Оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә, ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барчабызга да сәламәтлек, дөньябыз тыныч, тормышыбыз имин булуын телим.

Нәҗмия Мөэминова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *