Мәдәният учагында – Мәүлид бәйрәме
Октябрь ае бәйрәмнәргә бик бай. Авыл җирендә иртә яздан кара көзгә кадәр бакчаларында бил бөгеп эшләп, мул уңыш алгач, күңел бәйрәм сорый. Авыл халкы бәйрәмнәргә теләп йөри, чараларда актив катнаша. Октябрь аенда авыл мәчетләрендә, мәдәният йортларында Мәүлид бәйрәмнәре зур оешканлык белән үткәрелеп килә. Безнең Бөреҗле мәдәният йортында да 11 октябрьдә Мәулид бәйрәме үтте. Әзерлек алдан ук башланды, авыл хатын-кызлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре мич ашлары пешерделәр, мул табын әзерләделәр. Чәй табыны артында авылдашлар рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп утырдылар. Дин кануннары буенча, олы