Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык

“Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсы барышы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Бу санда сезгә конкурста Озын Ялан, Яӊавыл hәм Барда территориаль бүлекләреннән катнашучы гаиләләрне тәкъдим итәбез.

Озын Ялан территориаль бүлегендә бу бәйгегә hәрвакыт җаваплы карыйлар, бу юлы да без бик күркәм гаиләләр белән таныштык. Иӊ беренче Радик Фәйзулла улы hәм Гөлҗиhан Исрафил кызы Батыркаевлар хуҗалыгын барып күрдек.

Радик Файзуллович и Гульзихан Исрафиловна Батыркаевы из Бичурино

Алар икесе дә Озын Яланда туып-үсеп, Пермь, Воркута шәhәрләрендә яшәгәннәр hәм эшләгәннәр, лаеклы ялга чыгу белән туган якларына кайтып төпләнгәннәр. Ә хуҗалыклары – искитмәле: ишек алды гөлчәчәкләргә күмелгән, бакчаларында мул уӊыш үстерелгән, йорт эче хуҗабикә ясаган матур картиналар белән бизәлгән.

— Авылга 2006 елда кайтып йорт эшләдек, шәhәр тормышы туйдыра бит ул. Без 56 ел бергә инде, ике бала үстердек. Былтыр “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен” медале белән бүләкләндек, — диде Батыркаевлар.

Бакчаныӊ шактый өлешен халык телендә виктория дип исемләнгән эре җиләк алып тора, “Фестивальная” дигән сортка өстенлек бирәләр икән. Быел якынча 60 меӊ сумлык җыеп сатканнар. Ә йорт эчендәге картиналар чын соклану тудырды, алар саны йөзгә җиткән – туган ягыбыз табигате, чәчәкләр, авыл күренешләре сурәтләнгән. Гөлҗиhан апа кечкенә чагыннан рәсем ясарга яраткан. “Буяулар булмаганлыктан, читәнгә күмер белән ясый идем”, — ди ул. Кызлары Чулпан Батыркаева да архитектор hөнәрен сайлаган, Пермь шәhәрендәге яӊа төзелүче мәчет аныӊ диплом проекты икән. Хуҗабикәнеӊ тагын бер сыйфатын әйтмичә булдыра алмыйбыз, ул кышын чаӊгыда шуа. Ярышларда уӊышлы катнашып призлы I hәм II урыннарны яулаган. Гаилә башлыгы Радик абый “Шахтер даны” билгесенә ия зат булып чыкты, озак еллар намус белән шахтада эшләгән. Менә шулай пенсиядә булсалар да, hаман хәрәкәттә алар.

Фидәис Зөфәр улы Ишманов hәм Сөгъдә Гарибҗан кызы Акманаева алты ел бергә икән инде, Барда елгасы буенда торалар.

Фидаис Зуфарович Ишманов и Сугда Гарибзяновна Акманаева из Бичурино

Бакчаларында ике теплица бар, кыяр hәм помидор аерым утыртылган. “Звездочка” сортлы әче борычлары бик килешкән. Суган уӊышы мул булган, корытып бауларга да өлгергәннәр.

— Элек Озын Ялан икмәк пешерү цехында мөдир булып эшләдем, кибеттә сатучы булдым. Хәзер үз хуҗалыгыбызда яшелчә hәм җимешләр үстерәбез, — диде Сөгъдә Гарибҗан кызы.

Бу җирлектән бәйгегә тәкъдим ителгән тагын бер гаилә Бардабаш авылында яши икән. Наиф Мәхмүт улы Мансуров белән Сәвия Төхфәт кызы Абхаликованыӊ бергә гаилә коруларына 15 ел гомер узган.

Наиф Махмутович Мансуров и Савия Тухфатовна Абхаликова из Бардабашки

Яшелчәләр биредә дә яхшы үскән, аеруча төрле төсле татлы борыч уӊган. Хәтта карбыз да утыртканнар!

— Үзем Явышкыр авылыннан. Чәчәкләр яратам, бигрәк тә цинния, астралар ошый. Хуҗалыгыбызда тавыклар да асрыйбыз, — диде Сәвия Төхфәт кызы.

Яӊавыл территориаль бүлегеннән дә 3 гаилә күрсәтелде. Зәки Габдулла улы hәм Дамирә Камил кызы Әбделмановлар 51 ел матур гаилә булып яшиләр, хуҗалыклары чишмә буенда урнашкан.

Заки Габдуллович и Дамира Камилевна Абдульмановы
из Нового Ашапа

Бик төгәл, үрнәк гаилә. Ике бала тәрбияләгәннәр, хәзер алар Екатеринбург каласында гомер итәләр, оныклары инде студент булган. Балалары җәйге ял вакытларында кайтып әти-әниләренә булышып китә, әниләре аларны тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйларга ярата. Зәки Габдулла улы урман эшкәртү хуҗалыгында хезмәт куйган, мактау грамоталары бик күп. Ул хәзер дә техника белән мавыга, аӊа тузан да төшерми. Дамирә Камил кызы Талканлыда туган, мәктәпкә эшкә килгән. Гомер буе балаларга белем hәм тәрбия биргән, педагогик стажы 40 ел белән исәпләнә. Ул тирә-якта булган яӊалыкларны “Таӊ” газетасына яза, авыллар тарихы турында да саллы гына мәкаләләр белән уртаклашты. Әбделмановлар табигать, урманны яраталар, җимеш җыялар, хәтта быелгы коры елда да бик күп җиләк җыйганнар.

Рәмизә Касыйм кызы Муллаәхмәтовага 78 яшь тулган инде.

Рамиза Касимовна Муллахметова

Хезмәт стажы 38 елга тигез, озак еллар ферма мөдире булып эшләгән. Хәзер ул “Тынгысыз йөрәкләр” ветераннар хорына йөри, җырлый. Рәмизә Касыйм кызы ике кыз тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган, алар Чернушкада hәм Әрҗәндә торалар. Инде оныклары да зур, үз гаиләләре белән яшиләр. Алар әниләрен, картәниләрен кунакка килеп алалар, зурлыйлар. Рәмизә апа бик тынгысыз җан, бакчасында карбыздан башлап үстерә, әле бал кортлары да карый.

Минзифа Мортаза кызы Хәсәнова да Яӊавылда гомер кичерә, ул лаеклы ялда, педагогик хезмәт ветераны.

Минзифа Муртазовна Хасанова из Н.Ашапа

74 яшен тулган Минзифа апа биергә ярата, тамашачылар алдында чыгыш ясый. “Тынгысыз йөрәкләр” ветераннар хорында шөгыльләнә, җырлый да. “Ягъфәров укулары”нда катнашып призлы II урынга лаек булган, мактау грамоталары күп. Минзифа апа 2 бала тәрбияләп үстергән, хәзер ул дин юлында, яшьләрне дә өнди. Балалары әниләренә килеп эшләрендә булышалар, бердәм хезмәт бигрәк күӊелле бит ул.

Барда авылын быелгы бәйгедә 3 хуҗалык тәкъдим итте. Илфат Галим улы hәм Фәйрүзә Сәетгали кызы Таhировлар хуҗалыгы узып баручылар игътибарын ерактан ук җәлеп итә.

Ильфат Галимович и Файруза Саетгалиевна Тагировы из Барды

Йорт яны бик үзенчәлекле, төрле агач hәм куаклардан тыш, биредә статуя да бар. Алар икесе дә I Әрҗән авылында туып-үскәннәр, классташлар, гаилә коруларына 47 ел вакыт узган. Нәсел дәвамчылары булып 5 оныклары үсүенә куаналар. Лаеклы ялга туктаганчы Илфат Галим улы ЛПУМГ оешмасында, ә аныӊ тормыш иптәше янгын сагы бүлегендә хезмәт куйганнар.

— Газчылар урамында 21 ел яшибез инде. Безнеӊ участокта җимеш бирүче алма, груша, слива, терн, крыжовник, карлыган, кура җиләге, кара карлыган белән крыжовник гибриды — йошта, дару үләннәреннән кузгалак, мелисса, бөтнек hәм башкалар үсә. Төрле чәчәкләр: розалар, бәрхет гөле бар,- дип таныштырды безне Фәйрүзә апа.

Моннан тыш ул чигү, бәйләү белән шөгыльләнә икән, хәтта өстәл, карават япмалары бәйләгән. Ә аныӊ тормыш иптәше рәсем ясый, йорт эчендәге стенаныӊ бер өлешен виноград тәлгәшләре белән бизәгән. Йорт эчендә мандарин үстерелә, лайм да утырт-кан булганнар. Таhировлар 2 бала тәрбияләгән, алар Барда гимназиясен тәмамлаган, Пермьдә урнашканнар. Кызлары төзү компаниясендә, проектлау эше белән шөгыльләнә, хәзер Иракта яши, ә уллары нефть hәм газ юнәлешендә эшли.

— Тормыш яме балаларда, аларныӊ бәхетендә, — дип озаттылар безне Таhировлар.

“Күп фатирлы йортныӊ иӊ яхшы йорт яны территориясе” номинациясендә катнашучы Фәнүзә Гарифҗан кызы Абдулова үзе яшәгән Максим Горький урамындагы подъезд алдын гөлләргә күмгән.

На ул. М.Горького

— Монда 35 төрле флокс, 12 төрле хризантема, георгин, роза, гортензия hәм башка чәчәкләр үстерәм. Территорияне бизәдем, кечкенә аквариум ясадым, — диде ул.

Шул ук номинациядә тагын Ленин урамындагы 45 йорт алдын чәчәкләргә күмүче Нәфисә Габдрәхим кызы Тляшева катнашты.

На ул. Ленина

— Үзәк урамда яшибез, тәрәзә алдында 5-6 еллар тирәсе чәчәкләр үстерәм. Әниемнеӊ бу теләген дәвам итәм, матур гөлләр узып баручыларга яхшы кәеф бүләк итә, рәхмәт әйтәләр. Бары урамда йөргән сыерлар гына түтәлләрне таптап китә, — диде Нәфисә апа.

Бу ике апа якынча бер сутый җирдә бик күп төрле чәчәкләр утыртып тәрбиялиләр, җәй буе су салалар, чүбен утыйлар. Җир өстендә матурлык тудыруыгыз саваплы гамәлләрдән булсын, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү – үзе сәдака, дигәннәр бит.

— “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында көч сынашкан гаиләләргә, бүлек белгечләренә, ветераннар советы рәисләренә зур рәхмәт белдерәбез. Тиздән урыннар билгеле булыр. Ветеран гаиләләр үрнәк хуҗалык тоталар, авылдашларына, яшьләргә үрнәк булып торалар, — диде коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – район ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева. Конкурс әлеге оешма күзәтүендә hәм игътибарында оештырылды hәм үткәрелде.

Чыннан да, бу конкурсны округта беләләр, теләп катнашалар, лаеклы ялдагы апа hәм абыйларны яӊа башлангычларга рухландыра ул. Өлкәннәребез безгә үрнәк булып тора, хуҗалыклары күркәм, күӊелләре шат, ә алга никадәр планнар куелган. Билгеләгәнне үтәр өчен нык сәламәтлек юлдаш булсын сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез. Алтын киӊәшләрегезне без – яшьләр белән дә уртаклашыгыз, тикмәгә генә өлкәннәрдә — акыл, сабырлык, димиләр шул.

Роза Гыйззәтуллина.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *