Авылларның киләчәген кайгыртып

Слева направо: Ф.Я. Уразаев, Г.В. Поезжаев, Р.З. Закиров, Х.Х. Фарвазетдинов, А.А. Хавыев
Слева направо: Ф.Я. Уразаев, Г.В. Поезжаев, Р.З. Закиров, Х.Х. Фарвазетдинов, А.А. Хавыев

Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы“ дип исемләнгән икенче икътисадый форумы (җыены) 29 мартта Октябрьск районында крайның 10 районыннан, Татарстан hәм Башкортостан Республикаларыннан hәм Кытайдан вәкилләр катнашуы белән уздырылды. Чарада Бардадан район башлыгының икътисадый үсеш буенча урынбасары И.С. Туйгильдин җитәкчелегендә зур делегация: район авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы И.Р. Исмакаев, идарә белгечләре, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Рәсәй татар авыллары“ Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы hәм Пермь крае татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәрияте авыл җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең әhәмиятен hәм авырлыкларын аңлыйлар. “Үсеш ноктасы“ форумы крайның татар авылларында яшәүче актив эшмәкәрләргә аралашу hәм бәйләнештә булу өчен мәйданчык буларак барлыкка килде. Бу юлы чараны үткәрү урыны итеп Октябрьск районы сайланды. Максатлары итеп эшмәкәрлек алып баруның нәтиҗәлелеген күтәрү, бизнес белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру, авыл җирлегендә эшләүче яшь буында тормышка hәм хезмәткә уңай караш булдыру, крайда яшәүче татарларда икътисадый активлык формалаштыру билгеләнде. Бирегә крайның татарлар күпләп яшәгән төбәкләреннән муниципаль берләшмәләр башлыклары, депутатлар, бизнес экспертлары, мәктәп директорлары, эшмәкәрләр hәм үз эшен башларга теләүчеләр җыйналды.
Октябрьск районында, бормаланып аккан Ирень елгасы буена урнашкан ямьле Ишим авылына икенче тапкыр килүем иде. Бу юлы да безне гармунда татарча моңлы hәм дәртле көйләрне уйнап, җырлап-биеп, якты йөз белән каршы алдылар. 1986 елда барлыкка килгән “Ирень таңнары“ җыр hәм бию ансамбле составындагы яшел күлмәк, кызыл камзул кигән хатын-кызлар, яшел түбәтәйле ир-егетләр күптән түгел “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ җәмгыяте ярдәме белән төзелгән яңа мәдәният йортында такмаклар әйтә-әйтә, тыпырдатып дәртле биюләрен башкарып, безгә күңел күтәренкелеге бүләк итте. Мәдәният йорты директоры Р.Р. Сабированың hәм хезмәткәрләрнең хуҗаларча чын кайгыртуын тойдык.
Делегация Бардымского района
Делегация Бардымского района

Форумда катнашучылар өч төркемгә бүленеп эшләде. Бер төркем Калтай авылында, Енапай мәдәният йортында, мәчеттә, Н.Н. Нәкыев шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды. Икенче төркем Щучье озеро җирлегендә, “Әкият“ балалар бакчасында,
Л.Л. Сәгъдиева hәм И.Т. Сабитов крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләде. Без, “Таң“ газетасы хезмәткәрләре, өченче төркемгә кушылып Ишим авылы социаль-мәдәни объектларында, Э.Н. Гаптулова крестьян-фермер хуҗалыгында булдык. Ишим авыл поселениесе башлыгы С.В. Шәрхиев авыл буенча экскурсия оештырды. Фермер хуҗалыгында герефорд токымлы терлекләр асрыйлар, дәүләт ярдәме алганнар. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, аларның тәрбиячеләре белән таныштык. Ишим урта мәктәбенә дә сәяхәт кылдык. Мәктәптә 183 укучы белем hәм тәрбия ала.
Көннең икенче яртысы Октябрьск поселогында дәвам итте. Мәдәният йортында форумда катнашучыларны Октябрьск районы башлыгы Г.В. Поезжаев төрле яклап үзе җитәкләгән җирлек, аның социаль-иктисадый хәле белән таныштырды. Бу районда төрле милләт вәкилләре яши, аларның
60 процентын рус hәм 36 процентын татар-башкортлар алып тора.
Пермь крае губернаторы Администрациясенең эчке сәясәт департаменты милли мөнәсәбәтләр бүлегенең әйдәп баручы белгече И.П. Оборина губернатор М.Г. Решетников исеменнән котлау җиткерде, изге теләкләр теләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров үз чыгышында татар башкаласы Казаннан кайнар сәлам тапшырды. Татар авылларын саклау hәм яшәтүгә, туган телебезнең мөhимлегенә тукталды Ринат Зиннур улы.
Пермь крае татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов та тәбрикләү сүзләре белән чыкты hәм нәтиҗәле эшләүче эшмәкәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Барда районыннан мондый игътибарга С.Т. Балтаева,
С.Ә. Ибраhимова крестьян-фермер хуҗалыклары hәм шәхси эшмәкәр
Ф.Ш. Акбашева лаек булдылар.
“Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе“ оешмасының башкаручы директоры Ф.Я. Уразаев авыл хуҗалыгы кулланылышындагы җирләрнең алга таба бәясен күтәрү кирәклеге турында сөйләде. Яшьләрнең авылдан шәhәргә китүе, мәктәпләр ябылуы, җирнең эшкәртелмәве кебек көнүзәк проблемаларны атады ул. “Җирне нәтиҗәле файдалану, табыш алу, гаиләңне тәрбияләү, балаларны хезмәткә өйрәтү — авылларны саклап калуның бер юнәлеше. Әгәр авылларны югалтсак, илне дә югалтабыз. Таяну ноктасы булырга тиеш“, — диде Фәрит Язкәр улы.
Кунгур районы “Ак калфак“ җәмәгать оешмасы җитәкчесе, Тор Түз урта мәктәбе укытучысы А.Р. Мотагарова “Бизнес hәм мәктәп: үсеп килүче буында авыл тормышына hәм эшмәкәрлеккә уңай караш тәрбияләү“ темасына чыгыш ясады, шулай ук яшьләрне авылда калдыру темасын күтәрде.
Татар язучысы Ркаил Зәйдулла татар халкының эшмәкәрлеккә хирыслыгын тарихи күзлектән чыгып дәлилләде. Узган гасыр башында халык мәгарифе hәм мәдәнияте сагында көч куйган меценатларның исемнәрен атады. Шул исәптән Барда районында яшәгән, игелекле гамәлләре белән танылган Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуров турында да сөйләде. hәр чыгышта диярлек авылның икътисадый мәсьәләләрен чишүнең төп юнәлеше — эшмәкәрлекне үстерү, җирнең кадерен арттыру кебек фикерләр кызыл җеп булып сузылды.
Алга таба “Эшмәкәрлек алып баруда уңай тирәлек булдыру“, “Авыл эшмәкәрләре санын арттыру юллары“ hәм “Авыл эшмәкәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру“ темалары буенча дискуссион мәйданчыклар эшләде. Барда районы эшмәкәрләре чыгышлары күбрәк планлаштырылганга күрә соңгы өченче мәйданчыкка керергә булдым. Урал регионы авыл хуҗалыгы кооперативларының ревизион берлеге күзәтү советы рәисе И.В. Запевалов алып барган бу мәйданчыкта авылларда яшәүче эшмәкәрләргә ничек итеп файдага эшләргә дигән сорауга төпле җаваплар эзләнде. Җитештерелгән продукциянең күләмен арттыру, сыйфатны яхшырту, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, кооперация оештыру, чимал эшкәртүне җайга салу, заманча технологияләрне уңышлы куллану, хезмәткәрләрнең белемнәрен күтәрү h.б. алымнар табышка эшләргә мөмкинлек бирүе турындагы фикерләр яңгырады. Барда районы вәкилләре: крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы А.Ә. Миназетдинова сугым пункты оештыруда эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, “С.Т. Балтаева“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан Ә.Х. Балтаев гаилә фермасы турында уйлары белән бүлеште hәм шәхси эшмәкәр Г.Н. Шәрипованың маркетинг буенча урынбасары Р.Р. Шәрипов хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Безнең районнан башка мәйданчыкларда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы С.Ә. Ибраhимова бәрәңге үстерүдә туплаган фикерләре белән таныштырды.
Соңыннан дискуссион мәйданчыкларда алып барылган сөйләшүләргә модераторлар — Барда районы татар hәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе С.Н. Назин, “Рәсәй татар авыллары“ Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары А.А. Хавыев hәм И.В. Запевалов нәтиҗә ясады. Барлык теләк hәм фикерләрне исәпкә алып, Пермь крае татар авылларының икенче икътисадый җыены резолюциясе кабул ителде. Анда крестьян-фермер хуҗалыкларын hәм эшкәртү оешмаларын булдыру, хезмәт ресурсларын hәм квалификацияле белгечләрне оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту, татар гаиләләренең этник тәңгәллеген саклап калу hәм болар барысы да татар авылларының социаль-иктисадый hәм мәдәни үсешенең мөhим факторы булып торуы билгеләнде.
Татар авылларының икенче икътисадый җыены алга таба юнәлешләр куеп үз эшен тәмамлады. Болай җыелып фикер алышу, тәҗрибә туплау, яңа башлангычларга максат кую бик кирәкле гамәл. Авылларыбызда киләчәктә дә эшмәкәрлек үссен, яңа тармаклар hәм эш урыннары барлыкка килсен, халыкка уңайлыклар тудырылсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *