Көзге ярминкәләр гөрләде

Көз — муллык чоры, төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә, чәчәкләр әйләнә-тирәне ямьгә күмә. Җирле товар җитештерүчеләргә, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга, фермерларга ярдәм итү йөзеннән Барда муниципаль округы администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе тарафыннан оештырылган көзге ярминкәләр Бардада 8 hәм 22 сентябрьдә үткәрелде. Биредә сатып алучылар да, үзләреннән артканын сәүдәгә тәкъдим итүчеләр дә шактый булды.

Агымдагы 2022 елда Барда муниципаль округы территориясендә “Кече hәм урта эшмәкәрлек hәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында 8 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылып үткәрелгән. Ярминкә чаралары ярдәмендә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалык тотучылар үзләре үстергән яки җитештергән продукция: яшелчә, җимеш, кош ите, сөт, бал, шулай ук декоратив hәм җиләк-җимеш үсентеләрен сата алды.

Ярминкәләрне халык көтеп ала, үз кирәген кайгырта. 22 сентябрь көнендә округ үзәгендә базар мәйданы гөрләде, авыл хуҗалыгы продукциясеннән бай күргәзмә оештырылды. Шунда ук кием-салым, китаплар да алырга була иде.

— Башкортостанныӊ Борай районыннан без, май, чәй янына пешкән ризыклар, иттән җитештерелгән ризыклар алып киләбез. Халык яратып ала, 50 — 100 меӊлек товар сатабыз, — диде сатучы Миләүшә Гәрәева.

— Алмагач, груша, 3 сортлы виноград үсентеләре белән сәүдә итәбез. Кышка утырту өчен суган тәкъдим итәбез, — диде шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Розалия Әхмәрова.

— Җылы оек, бияләйләр алыгыз, — дип эндәште Үдиктән Гөлсинә Шакманаева. Ул ярминкәгә бик күп бәйләгән әйберләр алып килгән.

— Миндә бал, кәрәзле бал, прополис бар, — диде Яӊавылдан Ясәви Кучумов.

Ясави Кучумов
Ясави Кучумов

Гомумән, ярминкәдә сатучылар да, алучылар да күп булды. Әнә Аклыштан Разилә Илкәева гөмбә тәкъдим итә. Кыскасы, халыкка киӊ сайлау мөмкинлеге тудырылды.

Авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы Г.И. Акчардакова ярминкәдә булучыларны кайнар сәламләп тазалык, эшләрендә уӊышлар теләде. Иӊ актив затларга Барда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашкан өчен диплом hәм бүләк тапшырылды. Киләсе елларда да ярминкәләрне күрергә, мул уӊыш үстерергә насыйп булсын.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *