Киләчәкле авыл

Исполнительный директор Н.И. Лушников
Исполнительный директор Н.И. Лушников

Терлек азыгы әзерләү, ремонт эшләре, гомумән хуҗалыкның хәле белән танышу өчен «Искнр» хуҗ алыгында булып кайттык. Безне директор Рөстәм Шәрифулла улы Таразов каршы алды. Сорауларыбызга исә башкаручы директор Н.И.Лушников җавап бирде.
— Кичекмәстән өч мәсьәләне хәл итәсебез бар: Искирдә сугым цехы ачу, 200 башка исәпләнгән сыер абзарын файдалануга тапшыру һәм Шермейкада 400 баш терлеккә исәпләнгән ферманы реконструкцияләү, — дип сүз башлады Николай Иванович. — Калганнары җайга салынган.
Агымдагы елның 1 маеннан Таможня союзының «Куркынычсыз азык-төлек продукциясе» техник регламенты үз көченә керә. Аның нигезендә продукция бирә торган авыл хуҗалыгы терлекләре бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына суелырга тиеш. Шул сәбәпле Барда районында ике сугым цехы төзеләчәк. Беренчесе » Д.В.Рожков» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында Печменьдә, икенчесе Искирдә.
— Төзелеш өчен мәйдан әзер. 1 октябрьдән модульле сугым цехы (яки терлекләрне сую һәм итне беренчел эшкәртү буенча мини-завод) эшли башларга тиеш. Моның өчен 9 млн сум кредит каралган. Уфадан «СельхозЛидер» ОООсы белән хезмәттәшлек итәбез. Цех биш районга (Чернушка, Уинск, Елово, Оса һәм Барда) хезмәт күрсәтәчәк, тәүлегенә 10 баш терлек эшкәртү планлаштырыштан, — дип сүзен дәвам итә Н.И.Лушников.
«Искир» җәмгыяте 2012 елның ноябрендә теркәлеп 2013 елның январь аеннан эшкә тотына. Ел ярымнан күбрәк вакыт узуга бу хуҗалыкта төрле объектлар барлыкка килгән. Терлекчелек фермасы, печән сарае төзелгән, ремонт эшләре һәм төзелеш алып барыла. Алга таба савым сыерлары өчен бозаулату бүлеге төзү турында уйлар бар.
Июнь башында булган көчле давылда хуҗалыкның терлекчелек объектлары зыян күрә. Хәзер аларны яңадан торгызу, ремонт буенча эш алып барыла.
im3Хуҗалык терлекчелек, үсемлекчелек юнәлеше алган. Барысы 458 баш мал асрала, шул исәптән 160 савым сыеры һәм 10 тана. Бер яшькә кадәр 160 баш бозау бар, калганнары бер яшьтән зуррак таналар һәм үгез бозаулар.
— Җиде төп һәм бер алмаш сыер савучы эшли, хезмәтләре иртәнге алтыдан сигезгә, кичен алтыдан тугызга кадәр дәвам итә. Хезмәт хаклары 10-12 мең тирәсе, киләчәктә 15 меңгә кадәр үстерү турында уйлыйбыз, — дип таныштыра башкаручы директор.
Савылган сөт Чернушкага «МАСКО» ОООсына озатыла. Шунысын аерым билгеләү зарур — тапшырылган сө тнең сыйфаты яхшы. Быелның беренче ярты еллыгында 60 процент сөт югары, 40 проценты I сорт белән кабул ителгән. Майлылык 4 процент тәшкил итә. Бер сыердан тәүлеклек савым 12-14 кг тирәсе, тулай савым бер ярым тонна. Сыерлар җирле токымлы, алар көненә өч тапкыр ашатыла, гомумән, ризыклары алларында, хәтта төннәрен дә. Өстәмә рәвештә витаминнар, микроэлементлар бирелә.
— Ничек чиста сөт алуга ирештегез? — дип кызыксынам.
— Моның артык сере юк, бары үз вазыйфаңа җаваплы карарга, таләпләрне үтәргә кирәк.
Сыерның сөте — телендә, ди халык мәкале. Искирдә бу мәсьәләгә аңлап карыйлар. Хәзер алар 800 т печән, 2500 т силос әзерләгәннәр. Әле эшләр дәвам итә.
— Үзебездән артса, силосны сатуга тәкъдим итәчәкбез. Әлегә тәҗрибәбез юк, шулай да уйлыйбыз, — ди әң гәмәдәшем. — Фуражны Башкортостаннан сатып алабыз. Быел исә 590 гектарда бөртеклеләр: 390 гектарда арпа, 150 гектарда солы, 50 гектарда бодай чәчелде. 410 гектарда судан үләне үстерелде, аны өстәмә азык һәм силос ө чен файдаланабыз. 317 гектарда күпьеллык үләннәр (люцерна, клевер, донник, козлятник) үсә.
-Белгечләр кемнәр? — дип сорыйм.
— Ветврач Александр Колегов, ул шулай ук зоотехник вазыйфаларын да башкара. Агрономны яз айларында килешү нигезендә җәлеп итәбез. Ә болай эшчеләрне вахта буенча Шермейка, Низовск, Шабаркадан алып киләбез. Сезонлы эшчеләр хезмәтеннән файдаланабыз. Төзелештә Саратовтан, Башкортостаннан һәм Куедадан килүчеләр бар, алар тулай торакта яши. Үзебездә ашханә, мунча бар.
im2Белгечләргә торак: ике квартирлы бер йорт, бер квартирлы ике йорт төзелә. Боларга өстәп хезмәткәрләр өчен ике йорт сатып алынган, ике йорт арендада.
— Техникага килсәк, ике ротор кискече, ике пресс-җыйгыч, ике чәчкеч, дүрт берәмлек Беларусь исәптә, калганын арендага алабыз. Киләчәктә дүрт МТЗ-82, 2 пресс, 2 кискеч һ.б. алуны планлаштырабыз. Әлегә кул хезмәте күп кулланыла, аны киметү ягында без. Эшләүчеләргә ял итү өчен буа буарга, анда балыклар үрчетергә исәплибез.
Күмәк хуҗалыкларда белгечләргә торак төзелүе турында инде бик озак еллар ишеткән дә юк иде. Ә «Искир» ОООсында яңа борыстан биек йортлар эшлиләр. Кыскасы, биредә төзелеш тә бара, фермалар ремонтлана, терлекләргә азык әзерләнә, яңа корылмалар сафка баса. Димәк, халыкка эш урыннары булачак — авылның киләчәге бар дигән сүз.
— Эшлибез, тырышабыз, кирегә юл юк, — диләр җитәкчеләр Николай Иванович Лушников, Рөстәм Шәрифулла улы Таразов. Мәҗит Миңнемәлик улы Мөхсинов, инвестор буларак, туган авылын саклауга, яңартуга саллы, лаеклы өлеш кертә. Хуҗалыкны күтәрү, авылны үстерү — аларның максаты. Билгеләгәнне үтәргә, тормышка ашырырга язсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *