Сөмбелә — уңыш бәйрәме

"Сюмбеля" - праздник урожая

23 сентябрьдә Танып авыл клубында Рәсәй халыклары мәдәни мирасы елы кысаларында Сөмбелә бәйрәме уздырылды. Ул көзен көн белән төн тигезләшкән мәлдә билгеләнә. Бу вакытка урып-җыю, кырларда hәм бакчаларда эшләр тәмамлана, ә базлар кышка запаслар белән тулы була. Бәйрәмнеӊ исеме нәрсә белән бәйле соӊ? Татарлар hәм башкортларда юлиан календарена кадәр зодиак календаре кулланылган hәм анда уӊышны җыеп алу төгәлләнгән вакыт “Сөмбелә” ае дип йөртелгән. Бәйрәмнеӊ исеме шуннан барлыкка килгән дә инде.

Танып клубына керү юлында мәдәният хезмәткәрләре барлык кунакларны җыр-биюләр белән сәламләде. Килүчеләр дә читтә калмады, күӊелле көй күӊелләрне дәртләндерде. Клуб фойесында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре алып килгән уӊышлардан күргәзмә оештырылган, өстәлләрдә төрле камыр ризыклары да бар иде. Жюри әгъзалары составына кергән мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова hәм Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Э.Н. Мәүлитов өстәл бизәлешен, ризыкларныӊ тәмен hәм hәр территориянеӊ чыгышын бәяләп, нәтиҗәләр ясады.

— Бүген без Уӊыш бәйрәменә килдек. Бу мөhим вакыйга дип саныйм, чөнки округыбызда авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган. Бу чара традициягә әверелсен иде,- диде Төнгүк мәдәни-ял комплексы аккомпаниаторы Фаиз Максеев.

Бәйрәм hәр авылдан иҗат коллективларыныӊ чыгышлары белән дәвам итте, ә тантананыӊ хуҗасы Сөмбелә исемле кыз булды. Чара кысаларында без җыр hәм бию номерларын, төрле фольклор күренешләр карау бәхетенә ирештек.

— Яз башында президент грантлары конкурсында катнашырга булдык hәм Сөмбелә бәйрәмен оештыруга hәм үткәрүгә юнәлдерелгән проект яздык. Кызганыч, тик безнеӊ идеяне югары дәрәҗәдә хупламадылар, әмма ул барысына да шулкадәр ошады, тормышка ашырмыйча калдыра алмадык. Уӊыш бәйрәме элегрәк тә уздырылды, әлбәттә, әмма район күләмендә ул беренче тапкыр булды. Форсаттан файдаланып, барлык округ халкына сәламәтлек, тынычлык, ә коллегаларыма, округныӊ мәдәният хезмәткәрләренә озын гомер, муллык hәм озак еллар иӊгә-иӊ куеп эшләвебезне телисем килә, — дип уртаклашты Сараш мәдәният, ял hәм спорт үзәге директоры Ралит Шамкаев.

Чара ахырында нәтиҗәләр ясалып, барлык мәдәният учреждениеләре коллективларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлфия Халитова билгеләп үткәнчә, Уӊыш бәйрәме Рәсәй халыкларыныӊ мәдәни мирасы елыныӊ матур бер чарасы булды. “Сөмбеләнеӊ” борынгы бәйрәм икәнен бик яхшы беләсез. Әле картәтиләребез, карткартәтиләребез дә көзге тигезлек, муллык, кыр эшләре тәмамлану көнен билгеләп үткәннәр. Төрле өлкәләрдә hәм округларда бу чара үзенчәлекле уза, бүген биредә ул фольклор форматында оештырылган. Аныӊ төп максаты — традицияләребезне, гореф-гадәтләрне саклап калу, аларны үсеп килүче буынга тапшыру. Сараш мәдәният, ял hәм спорт үзәгенә бу бәйрәмне оештырганнары, Танып авылы клубына аны үткәргәннәре, ә калган мәдәният учреждениеләренә теләп катнашканнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мондый күӊелле чаралар ешрак узсын иде”, — диде мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *