Ике капитан

Мурадымов Хасан Мурадымов Михаил Утызынчы еллар башы. Район үзәгеннән еракта, ат белән түгел, җәяүле дә барып җитә алмас кара урман эчендә урнашкан Федорки авылына СССРда уздырылган сөрген кампаниясе бик тиз килеп җитте. Беренчеләрдән булып, мал-мөлкәтен тартып алып, Хәсәнҗан мулланы Сарапул төрмәсенә алып киткәч, авыл халкы куркуга төште. Озак та үтми, мулла артыннан авылныӊ хәллерәк кешеләрен дә берәм-берәм чүпли башладылар. Менә бүген дә кулакларны сөрүчеләр авылда икән дигән сүзләр ишеткәч, эш-йомышларын онытып, Муллаяр карт үз Хәсәнҗаны (1899 елныӊ 16 ноябрендә туган)

Подробнее

Тәҗрибә уртаклашу, яӊа танышулар максатыннан

Татар дөньясыныӊ башкаласы Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды, ул илебезнеӊ 53 төбәгеннән hәм 11 чит ил: Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия hәм Эстониядән 500дән артык делегатны җыйды. Бу зур чарада Пермь крае делегациясе дә катнашты, аныӊ составына округыбыздан өч вәкил: Барда округындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова, “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары директоры Җәүhәрия Сәетгали кызы Габделхакова hәм “Таӊ” газетасыныӊ баш мөхәррире Индира Калдыбай кызы Хаҗиева

Подробнее

Сараштан Вердерга кадәр

Рәсәйдә генә түгел, ә дөнья тарихында иӊ канкойгыч сугыш Бөек Ватан сугышы була. Аныӊ турында күп фильмнар төшерелгән, күп кенә китаплар язылган, дәhшәтле вакыйгалар шаhитларыныӊ истәлекләре документлаштырылган. Инде әйтер hәм языласы сүзләр булмас кебек тоелса да, фашистлар белән йөзгә-йөз басып, илебезне нацизмнан саклаган кешеләр исән чакта без алар белән аралашырга, ихтирамыбызны күрсәтергә тиешбез. Безгә ирекле илдә бәхетле киләчәк бүләк иткән кешеләр турында язарга кирәк. Сараш авылында туган Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов хәзерге вакытта исән-сау туган ягыбызга җиӊү белән кайткан ике

Подробнее

Пусть сердцу вечно снится май

Изрек в свое время великий русский поэт Сергей Есенин. И в первый день этого замечательного месяца бардымцев на площади Победы собрал традиционный праздник Весны и Труда. Поздравили с Первомаем жителей округа заместитель главы округа по социальному развитию Т.В.Балтаева, председатель Думы округа И.Р.Вахитов, помощник депутата Законодательного Собрания В.А.Сухих Ф.Ф.Курбангалиева, председатель координационного совета профсоюзов округа Э.А.Кирилов. В рамках празднования 1 Мая прошел фестиваль самодеятельного творчества профсоюзных коллективов “Весенний перезвон”, на котором с подготовленными номерами выступили профсоюзные коллективы таких организаций, как Центральная районная

Подробнее

Шагыйрь иҗаты безнеӊ күӊелләрдә

Татар халкыныӊ сөекле улы Габдулла Тукайныӊ әнисе ягыннан тамырлары безнеӊ якларга тоташуы беркем өчен дә сер түгел. Шагыйрь белән бәйле урыннарда быел да шигъри бәйрәмнәр уздырылды. Шигърият, әдәбият сөючеләр өчен 26 апрель истәлекле көннәрнеӊ берсе, язгы бу көнне бөек шәхес дөньяга килгән. Барданыӊ үзәгендә хәзер Тукай паркы бар, 2013 елда якташыбызга бюст урнаштырылды. hәр ел укучылар, җәмәгатьчелек шагыйрьне искә алырга җыела бу көнне. Габдулла Тукайныӊ тууына 137 ел тулу уӊаеннан шагыйрьнеӊ бюсты янында җырлар, шигырьләр яӊгырады. Тантананы “Бәйрәм бүген” җыры

Подробнее

Гади гамәлләр фаҗигагә китерә ала

30 апрельдә янгын сагы белән бәйле барлык кешеләр дә үз hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу хезмәттә очраклы кешеләр юк, монда чыннан да язмыш билгеләгән затлар эшли. Чөнки янгын сүндерүчегә көчле булу гына аз, аӊа кыю, сабыр, ә кайвакыт хәтта салкын канлы булырга да кирәк. Барда авылында туган Владимир Александрович Стариков та тормышыныӊ күп елларын янгын сагына багышлаган. Бүген ул лаеклы ялда, буш вакытында хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнә, балык тота, туганнарын шатландырып яши. Тормыш иптәше белән бергә ул hәм кыз үстергәннәр,

Подробнее

Барлык сораулар да мөhим

21 апрельдә мәгълүмати очрашулар Сөҗән, Батырбай, Беренче Бардабаш, Озын Ялан, Барда hәм Икенче Әрҗән торак пунктларында узды. Гадәттәгечә, алар башлыкныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова докладыннан башланды, аннан район больницасыныӊ баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллин, Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский h.б. чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы сүзләренчә, соӊгы халык санын алу буенча Барда округында 26400дән артык кеше яши, шуларныӊ 1320се Озын Ялан территориаль бүлегендә. Бу якта “Триумф“ ОООсы, 8 крестьян (фермер) hәм 587 шәхси ярдәмче хуҗалыклары, 20 кече эшмәкәрлек

Подробнее

“Бердәм эш нәтиҗә бирә“

12 апрельдә округ башлыгы Х.Г. Алапановныӊ муниципалитет авыллары халкы белән мәгълүмати очрашулары башланды. Беренче булып Хәлил Газбулла улы, аныӊ урынбасарлары, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация белгечләре, хезмәтләр hәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы зур делегацияне Иске Чат авылы халкы каршы алды. Х.Г. Алапановныӊ сәламләү сүзеннән соӊ доклад белән округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы кайбер саннарга hәм фактларга тукталып үтте. Аныӊ сүзләренчә, Иске Чат авылында 112 кеше яши, 2022 елда ике бала туган, укучылар

Подробнее

Туган як тарихын өйрәнеп

7 апрельдә Октябрь шәhәр округыныӊ Янапай авылында “Кама буенда сылва-ирень татарлары тарихы” дигән V муниципальара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Янапай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Конференция эшендә төбәк татарларыныӊ иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарих, туган тел hәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, Пермь крае авыл музейлары хезмәткәрләре, Казан, Пермь, Лысьва шәhәрләре, Барда муниципаль округы вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты. Октябрь округыныӊ татар-башкорт иҗтимагый үзәге проекты җирле туган якны өйрәнүчеләрнеӊ, укучы

Подробнее

Хәрәкәт — ул тормыш

7 апрельдә, бөтен дөнья Сәламәтлек көнен бәйрәм иткәндә, Рәсәйдә “Тормышка 10 000 адым! ” акциясе узды. Салкын, әмма кояшлы язгы көндә Барда җыены мәйданында күп халык җыелды. Йөзгә якын кеше — мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән яшьтәге затлар акциягә кушылырга һәм, мәйдан буйлап 10 000 адым үтеп, аны хупларга булды. Старт алдыннан чарада катнашучылар белән аралашырга өлгердем. Педагог-оештыручы, коррекция мәктәбенеӊ музыка укытучысы Л.М. Нурлина билгеләп үткәнчә, бирегә коррекция мәктәбеннән 3 сыйныф, гомумән алганда 50гә якын укучы килгән. “Безнеӊ

Подробнее