Сораулар игътибарга алынды

Барда округы башлыгы Х.Г. Алапановныӊ авылларда халык белән мәгълүмати очрашуларыныӊ соӊгылары 3 майга туры килде. Бу көнгә очрашулар Шермейка hәм Үдик территориаль бүлекләренә караган авылларда, Сүҗдедә планлаштырылган иде. Җыелышларда округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, депутатлар, территориаль бүлек җитәкчеләре катнашты. Шермейка авылында халык шактый җыелды. Бу юлы да иӊ башта 2022 елда администрациянеӊ эшчәнлеге, территорияләрне үстерү турында мәгълүмат тыӊланды, бу хакта округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев җиткерде. Үзәк больницаныӊ баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин халыкка медицина ярдәме күрсәтелү, сәламәтлеккә нинди факторларныӊ

Подробнее

Яшәү мәгънәсе биюдә

29 апрельдә, Халыкара бию көнендә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсе гөрләде. Бу көнне биредә “Нурлы” үрнәк хореографик коллективыныӊ 10 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге тантана сәнгать дөньясын сөючеләрне, ата-аналарны, коллегаларны, дусларны, коллективныӊ чыгарылыш класс укучыларын h.б. берләштерде. Барда сәнгать мәктәбенеӊ “Нурлы” коллективын яшь, талантлы, оптимистик карашлы, максатчан Югары Сеп авылы (Уен округы) кызы Зөлфидә Әхәт кызы Нурыева җитәкли. Коллективныӊ репертуарында классик hәм халык биюләре тупланган. Биредә “Нурлы”, “Шаян”, “Растишка” төркемнәрендә 127 бала шөгыльләнә. 2014 елныӊ апрелендә беренче

Подробнее

Күк йөзе тыныч булсын!

Бөек Җиӊүнеӊ 78 еллыгына багышланган чара быел үзенчәлекле форматта узды. Гадәти колонналар булмады, “Үлемсез полк“ йөреше уздырылмады. Әмма Барда үзәгендәге мәйданда, элеккеге еллардагы кебек үк, кеше күп җыелды. Алар безгә киләчәк hәм тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларын хөрмәтләргә килгән иде. 9 Май — чиксез илебезнеӊ барлык буыннарын, барлык милләт кешеләрен берләштерүче матур бәйрәм. Ул мәӊгегә гаиләләр язмышына язылып куелган. Безгә бу батырлыкны истә тотарга hәм бөек традицияләрнеӊ, Ватанга фидакарь хезмәт итүнеӊ дәвамчылары булуыбыз белән чын күӊелдән горурланырга кирәк. Бәйрәм чарасыныӊ

Подробнее

Ряды ЮНАРМИИ пополнились

4 мая на площади Победы в Барде состоялся Слет членов Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического общественного движения «ЮНАРМИЯ», в ходе которого прошла и торжественная церемония посвящения учащихся школ округа в ряды юнармейцев. Стоит напомнить, что это движение было создано по решению Президента РФ от 30 декабря 2015 года с целью развития и совершенствования системы военно-патриотического воспитания молодежи. В нашем округе Юнармейское движение существует уже 5 лет. Открыло мероприятие внесение флага «ЮНАРМИИ» Бардымского муниципального округа. В своей речи начальник штаба местного отделения «ЮНАРМИИ»

Подробнее

Ике капитан

Мурадымов Хасан Мурадымов Михаил Утызынчы еллар башы. Район үзәгеннән еракта, ат белән түгел, җәяүле дә барып җитә алмас кара урман эчендә урнашкан Федорки авылына СССРда уздырылган сөрген кампаниясе бик тиз килеп җитте. Беренчеләрдән булып, мал-мөлкәтен тартып алып, Хәсәнҗан мулланы Сарапул төрмәсенә алып киткәч, авыл халкы куркуга төште. Озак та үтми, мулла артыннан авылныӊ хәллерәк кешеләрен дә берәм-берәм чүпли башладылар. Менә бүген дә кулакларны сөрүчеләр авылда икән дигән сүзләр ишеткәч, эш-йомышларын онытып, Муллаяр карт үз Хәсәнҗаны (1899 елныӊ 16 ноябрендә туган)

Подробнее

Тәҗрибә уртаклашу, яӊа танышулар максатыннан

Татар дөньясыныӊ башкаласы Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды, ул илебезнеӊ 53 төбәгеннән hәм 11 чит ил: Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия hәм Эстониядән 500дән артык делегатны җыйды. Бу зур чарада Пермь крае делегациясе дә катнашты, аныӊ составына округыбыздан өч вәкил: Барда округындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова, “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары директоры Җәүhәрия Сәетгали кызы Габделхакова hәм “Таӊ” газетасыныӊ баш мөхәррире Индира Калдыбай кызы Хаҗиева

Подробнее

Сараштан Вердерга кадәр

Рәсәйдә генә түгел, ә дөнья тарихында иӊ канкойгыч сугыш Бөек Ватан сугышы була. Аныӊ турында күп фильмнар төшерелгән, күп кенә китаплар язылган, дәhшәтле вакыйгалар шаhитларыныӊ истәлекләре документлаштырылган. Инде әйтер hәм языласы сүзләр булмас кебек тоелса да, фашистлар белән йөзгә-йөз басып, илебезне нацизмнан саклаган кешеләр исән чакта без алар белән аралашырга, ихтирамыбызны күрсәтергә тиешбез. Безгә ирекле илдә бәхетле киләчәк бүләк иткән кешеләр турында язарга кирәк. Сараш авылында туган Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов хәзерге вакытта исән-сау туган ягыбызга җиӊү белән кайткан ике

Подробнее

Пусть сердцу вечно снится май

Изрек в свое время великий русский поэт Сергей Есенин. И в первый день этого замечательного месяца бардымцев на площади Победы собрал традиционный праздник Весны и Труда. Поздравили с Первомаем жителей округа заместитель главы округа по социальному развитию Т.В.Балтаева, председатель Думы округа И.Р.Вахитов, помощник депутата Законодательного Собрания В.А.Сухих Ф.Ф.Курбангалиева, председатель координационного совета профсоюзов округа Э.А.Кирилов. В рамках празднования 1 Мая прошел фестиваль самодеятельного творчества профсоюзных коллективов “Весенний перезвон”, на котором с подготовленными номерами выступили профсоюзные коллективы таких организаций, как Центральная районная

Подробнее

Шагыйрь иҗаты безнеӊ күӊелләрдә

Татар халкыныӊ сөекле улы Габдулла Тукайныӊ әнисе ягыннан тамырлары безнеӊ якларга тоташуы беркем өчен дә сер түгел. Шагыйрь белән бәйле урыннарда быел да шигъри бәйрәмнәр уздырылды. Шигърият, әдәбият сөючеләр өчен 26 апрель истәлекле көннәрнеӊ берсе, язгы бу көнне бөек шәхес дөньяга килгән. Барданыӊ үзәгендә хәзер Тукай паркы бар, 2013 елда якташыбызга бюст урнаштырылды. hәр ел укучылар, җәмәгатьчелек шагыйрьне искә алырга җыела бу көнне. Габдулла Тукайныӊ тууына 137 ел тулу уӊаеннан шагыйрьнеӊ бюсты янында җырлар, шигырьләр яӊгырады. Тантананы “Бәйрәм бүген” җыры

Подробнее

Гади гамәлләр фаҗигагә китерә ала

30 апрельдә янгын сагы белән бәйле барлык кешеләр дә үз hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу хезмәттә очраклы кешеләр юк, монда чыннан да язмыш билгеләгән затлар эшли. Чөнки янгын сүндерүчегә көчле булу гына аз, аӊа кыю, сабыр, ә кайвакыт хәтта салкын канлы булырга да кирәк. Барда авылында туган Владимир Александрович Стариков та тормышыныӊ күп елларын янгын сагына багышлаган. Бүген ул лаеклы ялда, буш вакытында хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнә, балык тота, туганнарын шатландырып яши. Тормыш иптәше белән бергә ул hәм кыз үстергәннәр,

Подробнее