“Беренчеләр академиясе” — Бардада

Үткән атнада, ягъни 3 апрельдә икенче Барда урта мәктәбендә зур вакыйга булды — “Беренчеләр академиясе: Пермь крае укучылары өчен белем бирү мөмкинлекләре матрицасы” күчмә методик чарасы уздырылды. Чарага округ мәктәпләре укучылары, ата-аналар hәм педагоглар җәлеп ителде. Иӊ мөhиме – “Беренчеләр академиясе” hәм Барда муниципаль округы арасында үзара хезмәттәшлек алып бару турында килешүгә кул куелды.

Иӊ беренче шул сорауга җавап бирик — нәрсә соӊ ул “Беренчеләр академиясе”? Кыскача итеп әйткәндә, Пермь крае балаларыныӊ hәм яшьләренеӊ сәләтләрен hәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү hәм үстерү төбәк үзәге ул. Академия хезмәткәрләренеӊ Барда төбәгенә килүләре – куанычлы хәл.

Чараны алып баручы, Барда округы мәгариф идарәсе җитәкчесе Т.М. Мукаева да чыгышын шул сорауга җавап бирүдән башлап җибәрде.

— “Беренчеләр академиясе” — Пермь краенда сәләтле балаларга ярдәм итү үзәге ул hәм бу үзәк 3 юнәлештә: фән, сәнгать, спорт буенча эшчәнлек алып бара. Бездә талантлы, сәләтле балалар күп, укытучылар талантларны ачыклау hәм үстерү буенча эшлиләр, — дип Пермь шәhәреннән килгән “Беренчеләр академиясе” хезмәткәрләре белән таныштырды.

Кунакларны hәм чарада катнашучыларны округ башлыгы
Х.Г. Алапанов сәламләде.

— Бүген Бардага зур команда килде, сезнеӊ белән очрашуга шатбыз. Муниципалитет мәгариф системасы үсешенә зур игътибар бирә. Төрле программалар ярдәмендә уку йортлары ремонтлана hәм төзелә, белем бирү эшчәнлеген алып бару, талантларны үстерү өчен шартлар тудырыла. Барыгызныӊ да нәтиҗәле эшләвегезне телим, — диде.

— Җылы каршы алуыгызга зур рәхмәт. Без балаларныӊ сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәбез. Бөтен балалар да сәләтледер ул, бары тик теләк булсын. Безнеӊ академиядә инде 25 меӊнән артык бала шөгыльләнде. Без укучылар, аларныӊ ата-аналары hәм педагоглар белән эшлибез. Сезне кызыксындыра алырбыз дип уйлыйбыз, — диде “Беренчеләр академиясе” директоры
Ю.В. Трясцина.

Чараныӊ мөhим мизгеле күзәтелде – киләчәктә эшчәнлек алып бару өчен Барда муниципаль округы hәм “Беренчеләр академиясе” арасында килешү имзаланды.

Алга таба 3 мәйданчыкта эш алып барылды. Беренче төркемдә “Беренчеләр академиясе” хезмәткәрләре Барда округы укучылары белән интерактив уен, тайм-менеджмент буенча психологик тренинг үткәрде. ПНИПУныӊ мәктәп укучыларына hөнәри юнәлеш бирү эше, предприятие-партнерлар ярдәмендә максатчан укыту мөмкинлекләре буенча аэрокосмик факультет деканы урынбасары М.А. Серегина чыгыш ясады.

Бу чарада ата-аналар да читтә калмады, алар белән укыту-методика бүлеге hәм проект бүлеге белгечләре, педагог-психолог шөгыльләнде.

Өченче төркемдә Барда муниципаль округы укытучыларына югарыда санап үтелгәннәрдән тыш өстәмә гомуми үстерү программалары (фән, сәнгать, спорт), “Беренчеләр академиясе”нә ничек эләгергә, партнерлар ассоциациясе, Күренекле сәләтләрен күрсәткән затлар турында дәүләт мәгълүмат ресурсы (ГИР), “Сириус” мәгариф үзәге программалары, төбәк олимпиадалары, шулай ук проектлар турында аӊлатылды.

— Бардада мин беренче тапкыр, “Беренчеләр академиясен” чакыруга, мондый чарада бергә катнашуга бик шатмын. Бүген өч төрле аудитория белән очраштым: алар — укытучылар, ата-аналар hәм өлкән класс укучылары. Мин предприятиедән максатчан рәвештә ничек укырга керергә кирәклеге, өстенлекләр турында әти-әниләргә сөйләдем, укытучыларга техник фәннәрдән: профильле математика, информатика hәм физика буенча имтиханнар тапшырырга кирәклеге турында җиткердем. Мәктәп укучыларына аларныӊ максатчан чакырылыш буенча, ягъни эре сәнәгать предприятиесеннән югары уку йортына керү мөмкинлекләрен аӊлаттым. Без Пермь милли тикшеренү политехник университеты белән хезмәттәшлек итәбез. Мондый мәгълүматны да җиткерәсе килә, абитуриент “Авиация двигательләре” белгечлеге буенча аэрокосмос факультетына укырга керү өчен өч предмет буенча 200дән күбрәк балл җыярга тиеш, — диде яшь белгечләр белән эшләү бюросы җитәкчесе М.А. Казакова.

Иӊ ахырда округ мәгариф идарәсе начальнигы фикере белән таныштык.

— Бездә “Беренчеләр академиясе” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе катнашында муниципаль чара уздырылды, алар сәләтле балаларны ачыклау hәм алга таба үстерү максатында курслар, конкурслар, төрле проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәләр. hәр баланыӊ сәләте бар бит, аларны күрергә, ачарга hәм шул юнәлештә үстерергә кирәк. Бу хакта безгә ата-аналарга, укытучыларга, укучыларга җиткерергә кирәк. Бала тормышта максат куйса hәм аныӊ буенча барса, ул уӊышка ирешәчәк. Мин үзем әти-әниләр белән мәгълүмати очрашуда булдым, төрле проектлар белән шөгыльләнүче юнәлешләр буенча тулы чыгышлар тыӊладык. Балаларыбыз талантлы, уӊышлы, алар арасында төрле конкурсларда hәм фестивальләрдә, ярышларда җиӊүчеләр hәм призерлар күп. Әгәр балалар Пермьдә “Беренчеләр академиясе” аша университетлар, үзәкләр базаларында шөгыльләнсәләр, тагын да уӊышлырак булыр иде. Безнеӊ планнар –киләчәктә дә хезмәттәшлек итү, бүген 60 бала шөгыльләнде, укучылар белән эшләргә тагын чакырырга исәплибез. Шулай ук уку елы дәвамында 1-2 атналык көндезге hәм читтән торып уку курслары оештырырга да мөмкин, — диде Таӊсылу Мирза кызы.

Бу эшчәнлек укучыларныӊ киләчәк тормышында уӊай эз калдырсын, яӊа башлангычларга нигез булсын. Тик яшьләр сәләтнеӊ бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан икәнлеген онытмасыннар иде.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *