Ил тарихы кеше язмышларыннан тора

Бер генә кеше дә ЗАГС учреждениесе яныннан узмыйча китми: биредә ул беренче документын – туу турында таныклык ала, никахын терки, үз балалары тугач, янә таныклыклар рәсмиләштерә h.б.

18 декабрьдә илебезнеӊ ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән Барда муниципаль округы администрациясенеӊ ЗАГС бүлеге белгечләре дә үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел исә бу дата аеруча үзенчәлекле, чөнки ЗАГС хезмәте үзенеӊ 105 еллык юбилеен билгели. Нәкъ менә шушы ике вакыйганыӊ берләшүе Барда муниципаль округы администрациясенеӊ ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнур Рамазан кызы Иткинова белән әӊгәмә корырга сәбәп булды.
— Гөлнур Рамазановна, башта тарихка күз салыйк.
1917 елныӊ 18 декабрендә СССР Халык Комиссарлары Советы Бөтенрәсәй Үзәк Башкарма Комитетыныӊ “Гражданнар арасында никах теркәү, балалар туу hәм актлар китапларын алып бару турында”гы Декреты тарафыннан рәсми дип саналган чиркәүдә никахны теркәү үзгәртелә. Бу вакыттан бирле юридик эшләр чиркәү метрик китапларында түгел, ә махсус дәүләт органнарында теркәлгән актлар өчен генә таныла башлый. Бу декретка кул кую көне ЗАГС органнары хезмәткәрләренеӊ hөнәри бәйрәме буларак сайлана.
— ЗАГС органнарыныӊ төп эшчәнлеге нинди?
ЗАГС органы хезмәткәре эшчәнлегенеӊ төп юнәлеше — гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча федераль вәкаләтләрне үтәү. Ягъни төп бурычыбыз гражданнарныӊ хокукларын hәм законлы мәнфәгатьләрен яклау килеп чыга. Моныӊ өчен гамәлдәге законнар нигезендә гражданлык хәле актын теркәү тәэмин ителергә тиеш. Актларныӊ барлыгы 7 төре: бала туу, үлем, никахлашу, аерылышу, уллыкка алу, ата кешенеӊ кем булуын ачыклау hәм исем үзгәртү бар. Законнарны төгәл үтәп, үз эшебездә гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны hәм ныгытуны өстенлекле бурычларныӊ берсе дип саныйбыз. Шушы максатка ирешү өчен төрле чаралар уздырабыз.
— Безнеӊ округныӊ ЗАГС органнары системасын үстерүгә өлеш кертүчеләр турында сөйләгез әле.
— 2006 елга кадәр гражданлык хәле актлары авыл Советларында теркәлде. Шуӊа күрә бездә сакланган актларныӊ күп язмалары авыл Советлары секретарьлары тарафыннан төзелгән. Кызганыч, 1960 елдан бирле генә ЗАГС бүлеге җитәкчеләре турында мәгълүмат бар. 1960-1979 елларда Әлимова Газимә Госман кызы җитәкче була, аннан 1983 елга кадәр аны Рәзинә Госман кызы Гаделгәрәева, 1983-1989 елларда Тәлгия Гарифулла кызы Илкәева алыштыра. Аннары 1989 елда
ЗАГСка яшь белгеч Хаҗирә Сәйфулла кызы килә, ул бүлек белән 2005 елга кадәр җитәкчелек итә. Хаҗирә Сәйфулла кызы авыл Советлары секретарьлары өчен остаз була, аларга методик ярдәм күрсәтә. Ул hәркемнеӊ күӊелендә hәрвакыт тыныч, игелекле hәм ярдәмчел булып истә калды. 2005-2011 елларда ЗАГС бүлеген Зыятов Кадыйрҗан Сәет улы җитәкләде. Ул безнеӊ ЗАГС бүлегенеӊ имиджын күтәрү өчен конкурсларда катнашу, үзенчәлекле никах теркәүне оештыру, архивны системага салу, озак еллар бергә торган юбилярларны хөрмәтләү кебек бик күп эшләр башкарды. Ул эшләгән дәвердә ЗАГС бүлегенеӊ аерым бинасы булдырылды. Айгөл Хәлил кызы да кыска гына эшләү вакыты эчендә безнеӊ ЗАГС бүлеге тарихында якты эз калдырды. Барысы да аныӊ назлы тавышын хәтерли, яшь парларныӊ бердәм юлы аныӊ дулкынландыргыч hәм эчтәлекле чыгышы белән башлана иде.
— Сезнеӊ эшегезгә яӊа мәгълүмати технологияләр ярдәм итәме?
— Әлбәттә, ЗАГС заман белән бергә бара hәм үз эшенә яӊа технологияләр кертә, чөнки алар гражданныӊ кайда булуына карамастан, оператив рәвештә, мәшәкатьсез ЗАГС белешмәләрен hәм документларын алырга мөмкинлек бирә. Әйтик, кайбер хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза биргәндә 30 процент ташлама белән онлайн режимда түләргә була, ул вакытны да, акчаны да янга калдыра.
Өстәвенә, 2018 елныӊ 1 октябреннән Рәсәйнеӊ барлык ЗАГС органнары “Гражданлык хәле актлары язмаларыныӊ бердәм дәүләт реестры” Федераль дәүләт мәгълүмат системасында (“ЕГР ЗАГС” ФГИС) эшли. Бердәм мәгълүматлар базасы (РФ Президентыныӊ 2016 елныӊ 15 январеннан, 13нче санлы Указын үтәү йөзеннән булдырылган) бердәм федераль мәгълүмат чыганагыныӊ өлеше булып тора. Ул гражданлык хәле актларыныӊ барлык язмаларын 1926 елдан башлап берләштерә hәм мөрәҗәгать итүчегә вакытлыча яки даими яшәү урыны буенча Рәсәй шәhәрләренеӊ теләсә кайсы ЗАГС органында кабат таныклыклар яки белешмәләр алырга мөмкинлек бирә. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, безнеӊ ЗАГС бүлеге архивында 160 меӊнән артык акт язмасы саклана.
— Сездән яӊа технологияләр ярдәмендә никахны онлайн режимда теркәргә буламы, дип сорыйлармы?
— Берничә тапкыр сорадылар инде. Мин, әлбәттә, юк, дип җавап бирәм. Никахны теркәү өчен, hичшиксез, паспорт белән кияү белән кәләш килергә тиеш.
— Никахны теркәү темасына кагылышлы нинди кызыклы очракларны искә төшерә аласыз?
— ЗАГСта 2011 елдан бирле эшлим. Бу вакыт эчендә безне гаҗәпләндергән берничә очрак булды. Мәсәлән, никахны теркәүгә яшь пар hәм кунаклар мотоциклда килгән иде. Шулай ук яшь парны атларда озаткан очрак булды. Тупланган эш тәҗрибәсе безгә яшь парда башкалар беренче карашта күрмәгәнне аӊларга ярдәм итә. Егет hәм кызныӊ, чыннан да, бер-берсен яратуын яки әлегә үзара хисләр кичермәгәнен күрәбез.
— Сездә “алтын” юбилярларны хөрмәтләү чаралары уздырыламы?
— “Көмеш” hәм “алтын” юбилярларны да, игезәк балалар туган гаиләләрне дә ихтирам итәбез, беренче паспортларны тапшыру буенча тантаналы чаралар, укучылар белән экскурсияләр hәм әӊгәмәләр уздырабыз h.б. Пермь крае губернаторыныӊ 2021 елныӊ 2 мартындага Указы нигезендә “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен” истәлекле билгесе булдырылды, ул 50, 55, 60, 65, 70 ел бергә яшәүчеләрне бүләкләүне күздә тота. Бу билге 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнендә үзара мәхәббәтнеӊ hәм тугрылыкныӊ үрнәге булган гаиләләргә бирелә. Шулай, 2021 елда 11 гаилә, 2022 елда 19 гаилә бу истәлекле билгене алды.
— Ә статистика нәрсә күрсәтә? Агымдагы елныӊ 11 ае нәтиҗәләре нинди?
– Бу чорда Барда округында бала туу турында 231 граждан хәле акты теркәлде. 156 пар никах теркәде, 114 пар аерылышты. Ата кешенеӊ кем булуын ачыклауныӊ 49, уллыкка алуныӊ 2 очрагы булды, 9 кеше исемен үзгәртте. Моннан тыш, үлем турында 322 акт теркәлде.
Кеше туа, яши hәм үлә, гражданлык хәле актлары язмаларында үз эзен калдыра. ЗАГС архивы киштәләрендә бәхет hәм кайгы янәшә тора. Тормышыбызныӊ иӊ мөhим вакыйгалары монда җентекләп языла hәм шәхси язмышлардан рәсми статистикага әверелә. Ул хәзер электрон архивларда саклана hәм кирәк булганда мәгълүматны айлар дәвамында түгел, ә берничә көн эчендә алырга булачак. Бу саннарда hәм фактларда ЗАГС хезмәткәрләренеӊ көндәлек мәшәкатьләре hәм борчылуларыныӊ эзе яшерелә.

Хөрмәтле Барда муниципаль округыныӊ гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне ЗАГС хезмәтенеӊ 105 еллыгы белән котлыйбыз! Хезмәтегез, ихлас кайгыртуыгыз hәм борчылуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә игелек, күӊел җылылыгы, матурлык, күтәренке кәеф, ихласлык, сәламәтлек hәм эшегездә уӊышлар телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *