Изге юллар сезгә!

Аттестаты из рук главы
Мәктәпләрдә әле генә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре чыңлаган иде кебек, кай арада чыгарылыш имтиханнары да төгәлләнеп куйган. 2015-2016 уку елын уңышлы тәмамлаучы укучылар hәм аларның әти-әниләре 23 июньдә район администрациясенә чакырып хөрмәтләнделәр.
Район башлыгы кулыннан урта белем алу турында аттестат hәм медаль алу бик сирәкләргә генә туры килә. Быел мондый бәхет барысы 12 укучыга елмайды. Менә алар: Диана Илдус кызы Мансурова, Аида Руслан кызы Маматова, Алиса Рафис кызы Мукаева, Эльза Зөфәр кызы Ижбулатова (Барда гимназиясе), Радмир Альфер улы Хәсәнов (икенче санлы Барда урта мәктәбе), Алсинә Рәсил кызы Ишманова, Инна Константиновна Чудинова, Зиләрә Фәнил кызы Акманаева (Каенавыл урта мәктәбе), Айсылу Радик кызы Ишимова (Озын Ялан урта мәктәбе), Алия Илнур кызы Сатликова (Үдик урта мәктәбе), Элина Илшат кызы Баязитова hәм Светлана Ивановна Деменева (Төнгүк урта мәктәбе). Бу укучыларга “Укуда аеруча уңышлары өчен“ медале, урта гомуми белем алу турында “отличие“ белән аттестат hәм район башлыгы исеменнән почет грамотасы тапшырылды.
— Бүгенге уңышыгыз — укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең hәм, билгеле инде, үзегезнең уртак тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Котлыйм сезне, теләгән уку йортларын сайлап, алга таба да укуыгызны уңышлы дәвам итәргә булсын. Тормыш сынаулары алдында каушап калмагыз, акыл белән үтегез. Югары белем алып туган районыбызга кайтыгыз, — дип укучыларга мөрәҗәгать итте С.М.Ибраев. Аның теләкләренә район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, район мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г.Х.Исмәгыйлова да кушылды. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Т. В. Балтаева исә егет hәм кызларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук изге теләкләрен белдерде. Үз чиратында балалар да әти-әниләренә, белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре әйттеләр. Дулкынландыргыч булган бу чараны матур җырлары белән Азалия Илкәева hәм Эльвина Туйгульдина бизәде.
Алда сезне олы тормыш юлы көтә, кадерле чыгарылыш класс укучылары. Мәктәп бусагаларында алган белемнәрегезне уңышлы кулланып, илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Максатыгызга ирешегез, хыялларыгыз чынга ашсын, бәхетле булыгыз!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *