Бардада очрашу

P1180163 (Medium)СәЛАМәТЛЕГЕ чикләнгән бала туу ата-ананың тормышын гына түгел, аларның тормыштагы рольләре һәм урыннары турындагы күзаллауларын да үзгәртә. Баласының инвалид икәнлеген белгәч ата-ана стресс кичерә. Иң авыры — ата-ананың һәм баланың тормышка яраклашуы. Әти-әниләр мондый очракта озакка сузылган депрессиягә яки көчле төшенкелеккә бирелергә мөмкин һәм аларга, һичшиксез, профессиональ ярдәм кирәк була.

Бу кешеләрне бергә ничек берләштерергә, ничек итеп ачылырга ярдәм итәргә, кимсенмичә, оялмыйча ничек җәмгыятьнең тулы кыйммәтле әгъзасы итеп хис итәргә булышырга? Боларны хәл итү өчен очрашулар үткәрүдән дә кулайрак чара юк.

Октябрьдә Бардада Пермь крае инвалидлар оешмасы ярдәмендә «Ата-аналарның инвалид балалар проблемасын хәл итүдә катнашуы» темасына семинар үтте, ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү белән бәйле авыр тормыш хәлендә булган ата-аналар өчен оештырылды. Семинарда Чайковский, Чернушка, Оса, Куеда районнарыннан җирле оешма рәисләре һәм ата-аналар катнашты. Ата-аналар белән эш түбәндәгеләрне күз уңында тотты: аларның тырышлыгын оптималь юлга юнәлдерү; үзләренең авыр бурычларын дөрес аңларга өйрәтү; балаларның хокукын яклауның төрле аспектлары буенча белем бирү; гаиләдә психологик уңайлылыкны сакларга ярдәм итү. Семинар программасы буенча әзерләнгән барлык бу сорауларга ПКО ВОИ хезмәткәрләре Э.Ю. Фуражкова, Р.Ф. Аксиленко, Л.И. Батырова һәм психолог А.А. Стихина җавап бирде. Ә әти-әниләре белән бергә килгән балалар белән «Кызыл калфак» костюмындагы аниматор занятиеләр үткәрде.

Без семинарны «куст*’ формасында үткәрү мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәтле, чөнки ата-аналарга, аеруча балалар белән килгәннәргә, край үзәгенә караганда, күршеләренә килү җиңелрәк.

Мондый очрашулар бик кирәк. Беренчедән, ата-аналарның ялгыз түгеллеген раслый. Икенчедән, ата-аналар ярдәм, аңлау табалар, белемнәре, тәҗрибәләре, файдалы информацияләре белән уртаклашалар, аралашу әйләнәсен киңәйтәләр. Барда районы инвалидлар оешмасы һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер.

Гөлназ ШАКИРҖАНОВА, Барда районы инвалидлар оешмасы рәисе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *