Матур традицияләр мәңге яшәсен

dsc_0621

Кунакчыл бардалылар масштаблы вакыйгага – Бөтенрәсәй авыл Сабан туена бик озак hәм җентекләп әзерләнде. Бу искиткеч зур бәйрәмне оештыруга күп көч куелды, hәм, ниhаять, 15 июньдә Барда авылында XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе башланды!

Бу борынгы урак бәйрәме бардалылар өчен генә түгел, ә тантанага килгән hәркем өчен дә кадерле. Быел бәйрәм аеруча зур күләмдә уздырылды, чөнки ул Барда районыныӊ 100 еллыгы кысаларында да үткәрелде. Әйдәгез, Бөтенрәсәй авыл Сабан туе мохитенә чумыйк!

14 июньдә Бардага бер-бер артлы Рәсәйнеӊ төрле төбәкләреннән кунаклар килә башлады. Бәйрәм чиксез илебезнеӊ 50 төбәгеннән делегацияләр җыйды! Сабантуй кысаларында Бардада скверлар, социаль әhәмиятле объектлар ачылды. Мәсәлән, 14 июньдә Барда авылы үзәгендә Мәхәббәт hәм Гаилә паркын ачу тантанасы узды, бу 23нче округ буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты, “Морион” ПАОсы президенты, ЭР “Телеком Холдинг” директорлар советы әгъзасы Георгий Ткаченконыӊ җирле хакимиятләр hәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлегенеӊ ачык мисалы булып тора. Паркны булдыруга финанслар ЭР “Телеком Холдинг”ы президенты Андрей Кузяев бүлеп бирә.

— Бүген без Гаилә hәм Мәхәббәт паркын ачтык. Бу вакыйга җирле хакимиятнеӊ, Барда округы җитәкчеләренеӊ hәм Андрей Равелевич Кузяев җитәкчелегендәге ЭР-Телеком компаниясенеӊ бердәм эше нәтиҗәсе булып тора. Бу парк Андрей Равелевичныӊ Барда халкына районныӊ йөз еллыгы уӊаеннан бүләге булды. Кешеләр урамныӊ бу өлешен төзекләндерү теләген күп тапкырлар әйткән иде. Бүгеннән бу урын гаилә белән йөрү, яшь парларга очрашу өчен иӊ яхшыларныӊ берсе булачак. Барда алга таба да матурлансын hәм яхшырсын, — дип теләде Георгий Александрович.

— Хөрмәтле бардалылар hәм округ кунаклары! Бүген районыбызныӊ йөз еллыгы, Бөтенрәсәй авыл Сабан туен уздыру кысаларында Гаилә скверын ачабыз. Яхшы кешеләр – генераль партнерыбыз Андрей Равелевич Кузяев, төбәк губернаторы администрациясе ярдәмендә Бардада бардалылар hәм округ кунаклары сокланып, шатланып ял итәчәк искиткеч урын барлыкка килде. Барыгызны да бәйрәм белән, рәхмәт! — диде Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов.

Скверны ачу тантанасы кысаларында Байавылдан Кучукбаевлар гаиләсе үз никахларын теркәде. Данис hәм Алсу Кучукбаевлар хис-кичерешләре белән уртаклашты:

— Гаилә скверын ачу бик мөhим чара дип уйлыйбыз. Без бу паркта никахны теркәгән беренче пар. Безнеӊ өчен бу истәлекле көн, — дип билгеләп үтте яшьләр.

Мондый мөhим объектны ачуга озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары да килгән иде. Әхмәровлар гаиләсе бу объект турында үз фикерләре белән уртаклашырга ашыкты:

— hичшиксез, мондый скверныӊ ачылуы мөhим. Монда балаларга да, безгә — өлкәннәргә дә вакыт үткәрү мөмкинлеге бар. Барысы да бу матурлыкны лаеклы бәяләп сакласыннар иде. Әлеге скверны төзүдә катнашкан барлык партнерларга hәм округ җитәкчелегенә зур рәхмәт, — диделәр күп балалы әти-әни Илзира белән Артур Әхмәровлар.

Туган округыбызныӊ ничек үсүен күрү сөенечле. Гаилә скверы ачылганнан соӊ делегация балалар сәнгать мәктәбенеӊ яӊа бинасын тәкъдим итүгә юнәлде.

Барда балалар сәнгать мәктәбендә ремонт эшләре Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин инициативасы белән булдырылган “Уӊайлы край” төбәк проекты кысаларында “Мәдәни реновация” юнәлеше буенча үткәрелде. Бинаны, фасадны, түбәне ремонтлау, бинаныӊ эчке бизәлеше буенча эшләр, электр монтажлау эшләре башкарылды, җылылык, су белән тәэмин итү hәм канализация системалары яӊартылды, тәрәзәләр hәм ишекләр алыштырылды, территория төзекләндерелде.

— Барда округы өчен бик күп искиткеч вакыйгалар уза, яӊа инфраструктура объектлары ачыла. Яӊартылган балалар сәнгать мәктәбен ачу аеруча үзенчәлекле hәм мөhим вакыйга. Без бу мәктәптә алга таба яхшы кешеләр булачак яшь бардалыларныӊ ничек тиз үсәчәген күрмичә дә калырбыз әле. Бүгенге вакыйгалар бардалыларныӊ үз мәдәниятләренә карата аерым дулкынлану мөнәсәбәтенеӊ символы булып тора, бу мөнәсәбәтне элеге мәктәптә шөгыльләнүче балалар hичшиксез саклаячаклар hәм киләсе буыннарга тапшырачаклар. Котлыйм сезне! Балаларыбыз яхшы кешеләр булып үссен, — дип котлады барысын да Георгий Ткаченко.

— Безнеӊ өчен бу бик дулкынландыргыч көн, яӊартылган балалар сәнгать мәктәбе презентациясе узды. Балалар, аларныӊ әти-әниләре, педагоглар исеменнән Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга, край Мәдәният hәм Территориаль үсеш министрлыкларына, РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Шубинга, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухихка, 23нче округ буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Ткаченкога, Барда округы башлыгы Хәлил Алапановка, округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитовка hәм округныӊ бөтен җитәкчелегенә рәхмәт җиткерәбез. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнехановка, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка аерым рәхмәт, — диде Барда балалар сәнгать мәктәбе директоры И.Ә. Аптукова. Тәрбияләнүчеләргә, педагогик коллективка hәм директорга яӊа уӊышлар телибез!

Округ өчен шатлыклы вакыйгалар моныӊ белән генә тәмамланмады. Киләсе пункт — Беренче Әрҗән авылында төзелгән универсаль җәмәгать коммуникацияләре үзәге булды. Биредә безне әлеге объектны төзү өстендә эшләүче подряд оешмалары каршы алды:

— Бу объектны төзү ел ярым дәвам итте, эшләрне башкарган төп субподрядчы “Комплекслы карар” төзелеш компаниясе булды, директоры Рүзәл Аксәетов. Уртак тырышлык белән бу матур бинаны төзедек hәм хәзер халыкка файдалануга тапшырабыз, — дип уртаклашты генераль подрядчы – “Стройподряд” ОООсы директоры Рөстәм Гайсин. Әӊгәмәгә Р.Ш. Аксәетов та кушылды, аныӊ сүзләренчә, универсаль җәмәгать коммуникацияләре үзәге 200 урынга исәпләнгән, биредә бильярд уйнау өчен зал, электрон китапханә, уен hәм актлар заллары урнашачак.

Халык бәхетенә объект ачык! Рәхим итегез, дуслар!

Бөтенрәсәй авыл Сабан туе көнендә, 15 июньдә, иртәдән үк кунаклар делегациясе, төбәк, округ җитәкчеләре бөек татар шагыйре Муса Җәлил скверын ачуга ашыкты. Бу парк бардалылар өчен тагын бер яраткан ял итү урынына әйләнсен. Шул ук көнне округ өчен тагын бер әhәмиятле вакыйга булды — боз аренасы тантаналы рәвештә ачылды! Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алексей Ягудинныӊ бозда биюе тамашачылар өчен күӊелле сюрприз булды, ул шулай ук аренаны ачу тантанасын алып барды hәм Сабантуйда да алып баручы сыйфатында эшләргә өлгерде.

Шулай итеп, барлык объектларны да ачу тантанасы узды, димәк, XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туена барырга вакыт җитте!

Мәйданга керү урыныннан ук сезне милли бәйрәм мохите биләп ала, кунакларны милли костюмнарда, җыр-биюләр белән яшь кызлар hәм егетләр каршы ала, сәүдә рәтләре эшли, hәркайдан матур көйләр яӊгырый, тематик мәйданчыклар кунакларны сый-хөрмәт hәм матур кәеф белән көтә.

Бәйрәмгә бик күп хөрмәтле кунаклар килде, алар арасында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, РФсе сенаторы Алексей Пушков, РФсе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Башкортостан башлыгы администрациясе җитәкчесенеӊ эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов h.б. бар иде. Алар Пермь кварталы, татар авылы, башкорт ишегалды мәйданчыкларында булып узды.

hичшиксез, мондый зур чараны партнерлар hәм спонсорлар ярдәменнән башка оештыру мөмкин түгел. Бәйрәмнеӊ генераль партнеры Эр – Телеком Холдинг (компания президенты А.Р. Кузяев) булды. Сабантуйда барлык теләүчеләр “ЭР-Телеком Холдинг” компаниясе мәйданчыгында Фиджитал уеннар уйный алды. “Бездә искиткеч стенд бар, монда төрле инновацион карарлар күрергә мөмкин. Бу урынны балалар бик нык ярата, чөнки биредә уйнарга да, аралашырга да була. Безгә кешеләр күп килә, ярдәмчел егетләр барысын да сөйләргә, балалар белән уйнарга әзер”, — дип сөйләде “ЭР-Телеком Холдинг” компаниясе вәкиле.

Сабантуйда иӊ көтелгән мизгел — ат чабышлары. Быел алар да “кайнар” булды! Дүртенче заезд безгә таныш булган ЭР – Телеком Холдинг компаниясе призларына узды. Җиӊүчеләргә бүләкләрне компаниянеӊ Директорлар советы әгъзасы, менә инде 9 ел дәвамында Барда җыеныныӊ даими партнеры hәм катнашучысы, “Бердәм Рәсәй” партиясеннән Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Ткаченко тапшырды. Өч яшь hәм аннан өлкәнрәк токымлы атлар өчен йөгерүдә мактаулы өченче урынны бердәнбер хатын-кыз Братислава Фрау исемле атта Анастасия Ушакова (атныӊ хуҗасы М.Г. Шевчук, Юго-Камский бистәсе) алды, икенче урында Гелдеган Абейан исемле атта (хуҗасы И.И. Гимадутдинов, Барда округы) Павел Сунцов, Панна Даяна исемле атында Илгиз Сәетгалиев ышанычлы җиӊү яулады (чабышкы атныӊ хуҗасы С. Ю. Васюткин, Мишкә районы, Башкортостан Республикасы).

— Башкортостан Республикасыннан килдек. Дүртенче заездда Панна Даяна кушаматлы атта катнаштым, атыбыз яхшы чапты hәм беренче булып килде. Бүләкләр өчен иганәчеләргә рәхмәт. Бөтенрәсәй авыл Сабан туе бик ошады, барысы да оешкан, матур төстә узды! – дип тәэсирләре белән уртаклашты заезд җиӊүчесе Илгиз Сәетгалиев.

Быел бардалылар hәм кунаклар өчен Сабантуй аеруча әhәмиятле булды, чөнки безнеӊ территория икенче тапкыр федераль дәрәҗәдәге тантананы кабул итте, бәйрәм юбилейлы булуы — Барда районыныӊ 100 еллыгы белән дә истәлекле. Сабантуй — ул халыкныӊ үз гореф-гадәтләрен hәм традицияләрен онытмавы, тарихын хәтерләве, округыбыз үсеше башлангычында торган ата-бабалар белән горурлануыныӊ ачык мисалы!

— Елдан-ел, бәйрәмнән бәйрәмгә Барда яхшыра бара. Матур традицияләр мәӊге яшәсен, Барда җире hәрвакыт үсеш алсын hәм чәчәк атсын! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! — дип теләде Георгий Александрович Ткаченко.

— Әйе! Шулай булсын, — дибез без hәм рәхмәт белән җавап бирәбез!

Венера Уразова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *