Округыбыз өчен көтеп алынган истәлекле вакыйга — XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе 15 июньгә туры килде. Барда җыены мәйданы чын мәгънәсендә гөрләде, бирегә бөтен Кама буе халкы hәм Рәсәйнеӊ 50 төбәгеннән делегация вәкилләре җыелды. Сабантуй җирле халыкныӊ иӊ яхшы сыйфатларын – яхшы күршелекне, кунакчыллыкны hәм тырышлыкны күрсәтте, яшь буынны матур традицияләребез, мәдәниятебез белән таныштыру, спортка җәлеп итү мөмкинлеге дә булды.
Кунакчыл Барда җиребез мондый масштаблы зур чараны икенче тапкыр кабул итте. Быел исә ул округ халкы өчен икеләтә тантанага әверелде, районныӊ 100 еллык юбилее тарихка матур бәйрәм мизгелләре булып та кереп калачак.
Бәйрәм нәрсәдән башланды соӊ?
Әлбәттә, Сабантуй байрагын күтәрүдән. Мактаулы миссия батыр, билбау көрәше буенча Рәсәй чемпионы Руслан Маматовка hәм танылган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, крестья (фермер) хуҗалыгы башлыгы Илдар Рәхмәтуллинга тапшырылды. Аннан бик күп биючеләр hәм җырчылар катнашында искиткеч тамаша башланды. Без Тол буена халыкларныӊ килеп урнашу тарихын, авыл хезмәтчәннәренеӊ кыр эшләрендә җиӊ сызганып эшләүләрен, аннан бергәләп сабан туена әзерләнү, бүләкләр җыю – сөрән сугу йоласын күзәттек. Андагы масштабны сүзләр белән генә аӊлатып бетереп булмый, моны күрергә кирәк! hәр хәрәкәт, hәр адым, hәр күренеш hәм деталь нечкәлекләренә кадәр уйланылган иде, нурлы йөзле якты образлар тамашачы күӊеленә hичшиксез якын килде, җылы алкышлар тынмады, бәйрәм менә шулай югары ноктада дәвам итте.
Сәхнәгә хөрмәтле кунаклар: Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнеханов, Киров өлкәсе башлыгы Александр Соколов, Башкортостан Республикасы башлыгы хакимияте җитәкчесенеӊ эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов чакырылды. Алар сәламләү, тәбрикләү сүзләрен җиткерде hәм Пермь крае, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Рәисе Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенә “ГАЗель” микроавтобусы бүләк итте, ачкычы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәлил Фәрвазетдиновка тапшырылды. Шулай ук Рөстәм Нургали улы Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапановны татар милли мәдәниятен саклауга hәм үстерүгә мөhим өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләде.
“Без илнеӊ төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар күрергә бик шат. Кама буе төрле халыкларныӊ мәдәниятен hәм уникаль традицияләрен хөрмәт итә. Бездә тынычлыкта hәм татулыкта 120дән артык милләт вәкилләре яши. Сабантуй – туган җиргә мәхәббәт, авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт, милли гореф-гадәтләрне саклау кебек мөhим кыйммәтләрне искә төшерүче борынгы бәйрәм. Бу кыйммәтләрне яшь буынга тапшырабыз, шул исәптән Сабантуй ярдәмендә дә”, — дип билгеләп үтте губернатор Дмитрий Махонин үзенеӊ сәламләү сүзендә.
Дәрәҗәле кунаклар арасында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23нче сайлау округы буенча депутат Валерий Сухих та бар иде. Валерий Александрович округныӊ барлык мөhим вакыйгаларында актив катнаша. Ул җирле инициативаларны хуплый hәм социаль hәм инфраструктура мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Барда округы газлаштыру, спорт объектлары төзү, авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә, шулай ук төбәк hәм дәүләт программаларында актив катнашучы булып тора.
Сабантуйны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Барда округы территориясендә яӊа инфраструктура булдыру, бина фасадларын hәм юлларны ремонтлау буенча масштаблы эш башкарылды. Бәйрәм алдыннан “Барда” боз аренасы ачылды, анда Валерий Сухих та катнашты.
Бүген яӊа инфраструктура булдыру hәм социаль объектлар төзү буенча масштаблы эш алып барыла. Бу территорияне үстерү hәм төбәк хакимиятләренә ярдәм итү өчен көрәшүче округныӊ битараф булмаган халкыныӊ аерым казанышы.
Бәйрәмнеӊ йөзек кашы – ат чабышлары, милли көрәш
Бәйрәмдә иӊ якты вакыйгаларныӊ берсе — ат чабышлары. Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23нче сайлау округы буенча депутат Валерий Сухих 2012 елдан алып ел саен ат ярышларында катнашучыларга “Җиӊүгә ихтыяр өчен” бүләген тапшыра. Быел ул Пермь крае хуҗалыкларыннан төрле токымлы атлар өчен 1400 метр дистанциядә ярышучыларны бүләкләде. Шот Ли кушаматлы атта (чабышкы атныӊ хуҗасы И.И. Гимадутдинов) Павел Сунцов ахыргача лидерлык өчен көрәште hәм финишка беренче килде. Шерэнда Ленар Хөснетдинов (атныӊ хуҗасы Р.Г. Шәрипов) икенче, Эвилайн кушаматлы атта (хуҗасы Н.Д.Шашерин) Сергей Конев өченче булдылар.
— Искиткеч Сабантуй, бөтенесе дә яхшы узды, көне дә сөендерде. Финишка кергәнче җиӊү өчен көрәштем. hәр ел сезгә киләбез, бик ошый. Депутатыбыз Валерий Сухихка зур рәхмәт, ат чабышлары үткәрүдә hәрвакыт ярдәм күрсәтә. Шулай ук атныӊ хуҗасы Ильяс Гимадутдиновка рәхмәтлемен, — диде бу заездныӊ җиӊүчесе Павел Сунцов.
Әлбәттә, бер генә Сабантуй да милли көрәшсез узмый. Валерий Александрович келәмдә кайнар йөрәкле батырларыбыз бил алышканын бик теләп күзәтте, беркемнеӊ дә көндәшенә оттырасы килмәде. hәм ниhаять Бөтенрәсәй авыл Сабан туеныӊ абсолют батыры да билгеләнде, ул Татарстанныӊ Зәй районы көрәшчесе Радик Сәлахов булды. Батыр “Лада Гранта” автомобиле hәм тәкә белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнеханов аӊа машина ачкычын үзе тапшырды.
— Алты яшьтән бирле көрәшәм, әтием дә, бабам да бил алышты, энекәшем дә келәмдә, бөтен нәселебез белән көрәшәбез, үземне көрәшчеләр гаиләсеннән дия алам. Соӊгы ике елда бер ярышта да җиӊелгәнем булмады, бүген көрәшеп 13нче машинамны яуладым, тырышабыз. Яшь спортчыларга да шул теләктә калам, бирешмәсеннәр, максатларына ирешсеннәр. Сабантуй бик шәп, оештыручыларга зур рәхмәт, бөтенесе дә югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, — диде Радик Сирень улы, Рәсәйнеӊ көрәш буенча спорт остасы, ике тапкыр дөнья, биш тапкыр Рәсәй чемпионы.
Мәйданда ярминкә гөрли
Җыен мәйданында традицион яшьләр, балалар мәйданчыклары, ветераннар түгәрәге эшләде, аларда халык уеннары, төрле иҗади конкурслар оештырылды. Татарстан, Башкортостан, Пермь крае кунак ишегалларында кул эшләнмәләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих хөрмәтле кунаклар белән берлектә hәр мәйданчыкта булырга өлгерде, аларны җырлап-биеп каршы алдылар.
Ярминкә рәтләре шаккатырды, анда кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре: беләзекләр, муенсалар, алкалар h.б. сатып алырга мөмкин иде. Осталар әйтүенчә, бу зур сабырлык таләп итә торган хезмәт, анда бөтен күӊел җылыӊны биреп эшләү мөhим. Шул ук тирмәдә Тәтешле районыннан нәселле умартачылар бал белән сату итәләр иде.
“Йөздән артык баш умартабыз бар. Күбесенчә юкә hәм чәчәк баллары җитештерәбез. Ассортиментта кортчылык продукциясе: чәчәк серкәсе, бал, перга, прополис, ана корт сөте h.б. Дүртенче ел киләбез, даими клиентларыбыз бар, алар безне көтеп ала, — диделәр Сәлимгәрәевлар.
Менә шулай ярминкә рәтләре гөрләде, декоратив-кулланма сәнгать осталары матур эшләнмәләре, табигый продукцияләре белән Сабантуйга үз өлешләрен кертте, бәйрәмгә ямь өстәде.
Бу көнне бәйрәм кунакларын танылган җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Динә Гарипова, Татарстан Республикасы hәм Башкортостан, Пермь крае вокал hәм бию коллективлары сөендерде. Төп сәхнәдә генә түгел, ә hәр мәйданчыкта да дәртле көйләр яӊгырады.
Ахырда Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашты: “Бөтенрәсәй авыл Сабантуе Барда округы өчен генә түгел, бөтен Кама буе өчен дә мөhим вакыйгага әверелде. Барда күптәннән Пермь крае халкы өчен яраткан җәлеп итү ноктасы булып тора. Мондый зур бәйрәмнән соӊ территория бөтен Рәсәйдән килгән кунакларыбызныӊ йөрәкләрен яулады. Бардалыларныӊ кунакчыллыгы беркемне дә битараф калдыра алмады”.
Менә шулай округ халкы hәм килгән кунаклар Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда күӊел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәмнән hәркем рухи яктан баеп, туганнар, дуслар белән очрашуга сөенеп, яӊарышка илhамланып кайткандыр дип ышанасы килә.
Ләйсән Кучукбаева.
Ибраhим Тимганов фотолары.