Музыка балкышы

Илькаев АртурЧАИКОВСКИИ музыка училищесында Пермь крае балалар сәнгать һәм балалар музыка мәктәпләре укучыларының «Музыка балкышы» күп жанрлы Х край конкурсы үтте. Биредә крайның 34 территориясеннән, шулай ук Удмуртия, Башкортостан һәм Татарстаннан 750 күбрәк укучы катнашты. Укучылар чыгышын абруйлы жюри бәяләде, аның составына Чайковский музыка училищесы, Республика музыка колледжы (Ижевск шәһәре) җитәкче преподавательләре кергән, ә конкурс жюриен Стелла Леонидовна Федосеева җитәкләде, ул профессор, сәнгать белеме кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы преподавателе. Конкурста безнең сәнгать мәктәбе укучыларына да катнашу шатлыгы елмайды, халык уен кораллары (баян — соло, гармоникалар ансамбле), фортепиано, вокал (академия һәм халык) һәм теоретик дисциплиналар тәкъдим ителде.
Әлбәттә, һәр конкурсның үз кагыйдәләре, үз таләпләре була. Профессиональ әзерлек дәрәҗәсе һәм катнашучылар саны елдан-ел үсә. һәр чыгыш катнашучыдан осталык һәм югары әзерлек таләп итә. Безнең конкурсантлар да бу таләпләрне намус белән үтәделәр. Урта группадан составында
Аида Усаева һәм Диана Яхъяева булган пианистлар дуэты (преп. Э.М.Акбашева), өлкән группадан Алсу Якупова (преп. Г.Ф.Сафина, конц. Л.Р.Газизова) вокал (халык) һәм Вероника Сәгыйдуллина (преп. Л.Р.Газизова, фортепиано) III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Ал арны уңышлы чыгышлары белән ихластан котлыйм. Гомумән, конкурста катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, аларга яңа иҗади уңышлар телим. һәм тынгысыз, иҗади преподавательләр Э.С.Атнабаева, И.Ә.Аптукова, Д.Х.Гамилова, С.М.Ибраева, Л.Р.Маматованы котлап, аларга нык сәламәтлек, иминлек телим.
Лилия ГАЗИЗОВА, балалар сәнгать мәктәбе преподавателе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *