“Бердәм эш нәтиҗә бирә“

12 апрельдә округ башлыгы Х.Г. Алапановныӊ муниципалитет авыллары халкы белән мәгълүмати очрашулары башланды. Беренче булып Хәлил Газбулла улы, аныӊ урынбасарлары, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация белгечләре, хезмәтләр hәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы зур делегацияне Иске Чат авылы халкы каршы алды. Х.Г. Алапановныӊ сәламләү сүзеннән соӊ доклад белән округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы кайбер саннарга hәм фактларга тукталып үтте. Аныӊ сүзләренчә, Иске Чат авылында 112 кеше яши, 2022 елда ике бала туган, укучылар

Подробнее

Хәрәкәт — ул тормыш

7 апрельдә, бөтен дөнья Сәламәтлек көнен бәйрәм иткәндә, Рәсәйдә “Тормышка 10 000 адым! ” акциясе узды. Салкын, әмма кояшлы язгы көндә Барда җыены мәйданында күп халык җыелды. Йөзгә якын кеше — мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән яшьтәге затлар акциягә кушылырга һәм, мәйдан буйлап 10 000 адым үтеп, аны хупларга булды. Старт алдыннан чарада катнашучылар белән аралашырга өлгердем. Педагог-оештыручы, коррекция мәктәбенеӊ музыка укытучысы Л.М. Нурлина билгеләп үткәнчә, бирегә коррекция мәктәбеннән 3 сыйныф, гомумән алганда 50гә якын укучы килгән. “Безнеӊ

Подробнее

Атказанган икътисадчысы

Ул — икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасыныӊ атказанган икътисадчысы, Казанныӊ 1000 еллыгы медале белән бүләкләнүче кеше, якташыбыз Хәмит Мулламөхәммәт улы Миргунов. Хәмит Миргунов 1941 елныӊ 15 сентябрендә Аклыш авылында Шәрифә hәм Мулламөхәммәт Миргуновлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Ул туып ярты яшь булгач, әтисе Мулламөхәммәт абзый Бөек Ватан сугышына китә. Озак та үтми, шул ук елныӊ апрелендә фронттан аныӊ хәбәрсез югалуы турында кара мөhерле кәгазь килә. Шәрифә апа 3 баласын берүзе карап үстерә, аларга белем алырга ярдәм итә. 1948 елда

Подробнее

«Спасибо за ваш труд»

Мәдәният хезмәткәрләре 25 мартта үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уӊайдан 27 мартта округ территориясендә эшләүче хезмәткәрләр муниципаль округ администрациясендә хөрмәтләнде. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, башлыкныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко исеменнән иҗади хезмәте ачык чагылган мәдәният хезмәткәрләренә җылы котлаулар яӊгырады,

Подробнее