Мәдәният хезмәткәрләре 25 мартта үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уӊайдан 27 мартта округ территориясендә эшләүче хезмәткәрләр муниципаль округ администрациясендә хөрмәтләнде.
Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, башлыкныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко исеменнән иҗади хезмәте ачык чагылган мәдәният хезмәткәрләренә җылы котлаулар яӊгырады, Пермь крае Мәдәният министрлыгы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
— Безнеӊ муниципалитетта мәдәният hәрьяклап үсеш алган, округ территориясендә 4 дистәгә якын мәдәният учагы эшли. Сез үз вазыйфагызны җаваплылык hәм намус белән үтисез, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтәсез. Күп милләтле мәдәниятебез алга таба да чәчәк атсын, эшегезне яратып башкарыгыз. Хезмәтегезгә рәхмәт, hөнәри бәйрәмегез котлы булсын! – диде Хәлил Газбулла улы.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.




