Атказанган икътисадчысы

Ул — икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасыныӊ атказанган икътисадчысы, Казанныӊ 1000 еллыгы медале белән бүләкләнүче кеше, якташыбыз Хәмит Мулламөхәммәт улы Миргунов.

Хәмит Миргунов 1941 елныӊ 15 сентябрендә Аклыш авылында Шәрифә hәм Мулламөхәммәт Миргуновлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Ул туып ярты яшь булгач, әтисе Мулламөхәммәт абзый Бөек Ватан сугышына китә. Озак та үтми, шул ук елныӊ апрелендә фронттан аныӊ хәбәрсез югалуы турында кара мөhерле кәгазь килә. Шәрифә апа 3 баласын берүзе карап үстерә, аларга белем алырга ярдәм итә.

1948 елда Хәмит Миргунов Аклыш җидееллык мәктәбенеӊ беренче классына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1959 елга кадәр Барда урта мәктәбендә белем ала. hәм шул ук елны ике иптәше: Мидхәт Нурсубин, Камил Усаев белән Казанга юл тота. Имтиханнарны уӊышлы тапшырып, Казан ветеринария институтына укырга керә hәм 5 елдан аны тәмамлый. 1964 елда яшь белгечне Татарстанныӊ Әгерҗе авыл хуҗалыгы производство идарәсенә зоотехник итеп билгелиләр. Бер ел эшләгәннән соӊ, ул Совет Армиясе сафларына алына. Үзбәкстанныӊ Кәттә-Курган шәhәрендә Ракета гаскәрләре составында хезмәт итеп кайта hәм янәдән Әгерҗе районында эшен дәвам итә. Шул районныӊ Тукай авыл хуҗалыгы техникумында 2 ел гомуми зоотехния буенча укытучы булып эшли.

Укытучылык аны hәрвакыт җәлеп итә. Шунлыктан ул К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе педагогик факультетыныӊ бер еллык махсус курсларын тәмамлый.

1970 елдан Хәмит Мулламөхәммәт улыныӊ хезмәт биографиясе Себер яклары белән бәйләнә. Төмән авыл хуҗалыгы институтында 4 ел эшләп алганнан соӊ, Новосибирск шәhәрендәге Себер авыл хуҗалыгыныӊ фәнни-тикшеренү институтында аспирантурада укып, шунда икътисадчылык буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Көнбатыш Себернеӊ (Байкалныӊ теге ягы) яӊа нефть-газ промышленность районнарын азык-төлек белән тәэмин итүгә багышлана аныӊ диссертациясе. Моныӊ өчен ул Себерне аркылыга-буйга йөреп чыга: Норильск, Тында, Надым, Барнаул h.б. Бу вакытта аӊа 36 яшь була. Ә 1980 елдан ул Себер фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

1981 елда Х.М. Миргунов Казанга кайта hәм 1986 елга кадәр үзе укыган Бауман исемендәге Ленин орденлы Казан ветеринария институтыныӊ икътисад hәм оештыру кафедрасында өлкән укытучы булып эшли.

1986 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы, Хәмит Мулламөхәммәт улы Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыныӊ агропромышленность комплексы икътисады hәм оештыру лабораториясендә гыйльми эш алып бара. Укытучы вазыйфаларын башкара, соӊгы бер елында отрасль инновацион технологияләр секторы җитәкчесе булып эшли. hәм 67 яшендә лаеклы ялга китә.

Кайда гына эшләмәсен, Хәмит Мулламөхәммәт улы намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән бүләкләнә. Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенеӊ Почет грамоталары белән дә берничә тапкыр билгеләнеп үтелә ул. Җор телле, тиктормас, эзләнүчән, тырыш педагог hәм галимне студентлар да ярата, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшләгән чоры турында сөйләгәндә, ул профессор, галим, бакчачы, язучы, икътисад фәннәре докторы Фарсель Сәхәп улы Зыятдинов белән бергә эшләгән вакытларны сагынып сөйли.

Гаиләдә дә Хәмит ага бәхетле кеше. Ул тормыш иптәше Рәзилә белән матур тормыш корып, инде 40 елдан артык матур гомер кичерәләр. Алар ул hәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары икесе дә югары белемле. Алар саф татар телендә сөйләшәләр. Бүген Миргуновлар инде онык та сөяләр.

Гәрчә Хәмит абыйга 80 яшь тулып китсә дә, ул hич кенә дә тик утырмый. Җәен дачаларында хезмәт куя: яшелчәләр үстерә, җиләк-җимешләр җыеп, вареньелар ясый. Бакча җиләге, кура җиләге, карлыганнан ясалган кайнатмаларныӊ озак саклану технологияләрен тәфсилләп сөйли. Бүгенге көндәге сәясәт тә кызыксындыра аны, hәр вакыйгага аныӊ үз фикере бар. Кышын балыкка йөри. Базарга чыгып, азык-төлек белән гаиләсен сөендерә. Туганыбыз Хәмит абый бик хәтерле кеше. Ул туган-тумача дисеӊме, авылдашларымы – hәммәсен яхшы хәтерли. Алар турында озак итеп, яратып сөйли. Әрәмә кисәк, Сәет тау, Очлы тау, Кызылъяр ас, картәтисенеӊ җирләре – болар аныӊ телендә еш очрый торган атамалар.

Аныӊ биографиясенә тагын бер өстәмә кертәм. Казан ветеринария институтында укыганда hәм Әгерҗе районында эшләгәндә, спорт белән дә мавыга ул. Җиӊел авырлыктагы көрәшче үз авырлыгында район, Татарстан чемпионы hәм хәтта Бөтенроссия студентлар уеныныӊ призеры да була. Менә шундый уӊган-булган егет ул Хәмит абый!

Язмамныӊ герое Хәмит Мулламөхәммәт улы өчен иӊ кадерле бүләк — 2001 елныӊ 31 августында Татарстан Республикасыныӊ беренче президенты М.Ш. Шәймиев Указы нигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уӊышлы икътисади хезмәте өчен “Татарстан Республикасыныӊ атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем. Бу, hичшиксез, зур дәрәҗә, мактауга лаек исем.

Кадрия Уразова.

Каенавыл авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *