Хәрәкәт — ул тормыш

7 апрельдә, бөтен дөнья Сәламәтлек көнен бәйрәм иткәндә, Рәсәйдә “Тормышка 10 000 адым! ” акциясе узды. Салкын, әмма кояшлы язгы көндә Барда җыены мәйданында күп халык җыелды. Йөзгә якын кеше — мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән яшьтәге затлар акциягә кушылырга һәм, мәйдан буйлап 10 000 адым үтеп, аны хупларга булды.

Старт алдыннан чарада катнашучылар белән аралашырга өлгердем. Педагог-оештыручы, коррекция мәктәбенеӊ музыка укытучысы Л.М. Нурлина билгеләп үткәнчә, бирегә коррекция мәктәбеннән 3 сыйныф, гомумән алганда 50гә якын укучы килгән. “Безнеӊ укучылар аеруча игътибар таләп итә. Балалар сәламәт яшәү рәвеше алып барсын, көчле, ихтыярлы булсын hәм уку йортын тәмамлаганнан соӊ тормышта үз урыннарын таба алсын өчен аларда спортка хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. 10 000 адым якынча 5 км ул, бу араны бер сәгать эчендә үтәргә мөмкин. hәр иртә мин өйдә зарядка ясыйм, ә эшкә килгәч, интернатта яшәүче балаларда да бу файдалы гадәтне тәрбиялим. Минемчә, хәрәкәт — ул тормыш”, — дип сөйләде Лариса Мидхәт кызы. Укытучысыныӊ сүзләрен раслап, коррекция мәктәбе укучысы Алмаз спортныӊ сәламәтлек өчен мөhим булуын билгеләп үтте. Ул файдалы ризык ашарга hәм җиӊел атлетика белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, баскетбол, футбол уйнарга hәм күбрәк җәяү йөрергә кирәк дип саный.

Шулай ук “Малышок” балалар бакчасы тәрбиячесе Р.Ф. Елисеенко да үз фикерләре белән уртаклашты: “Быел миӊа “Колос”ыбызда ял итү бәхете елмайды. Физик күнегүләрнеӊ бер төре җәяү йөрү иде. Профилакторийда вакыт тиз үтте, ә “йөрү” теләге калды. Шулай итеп, миндә көндәлек файдалы гадәт тәрбияләнде. Бүген акцияне hәм актив тормыш рәвеше алып баручы барлык танышларымны хупларга булдым. Бу Бөтенрәсәй акциясе алдыннан Горнозаводск шәhәреннән дусларым белән аралаштым. Алар да тормышка hәм сәламәтлеккә 10 000 адым ясарга дип план корды”.

Чараны ачып, округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова округ башлыгы hәм үз исеменнән акциядә катнашучыларны җылы сәламләде. Физик культура hәм спорт сөючеләргә сәламәтлек, актив тормыш, уӊышлар теләде. “Безнеӊ төп бурычыбыз — сәламәт буын тәрбияләү, өлкән яшьтәге кешеләрнеӊ сәламәтлеген арттыру, ә “Тормышка 10000 адым” акциясе моӊа зур этәргеч булып тора. Муниципалитет территориясендә спортны үстерү өчен күп эшләр башкарыла, булган спорт мәйданчыклары төзекләндерелә hәм яӊа мәйданчыклар булдырыла”,- диде Гөлназ Илфат кызы.

Округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов калганнарга үрнәк булып акциядә катнашучы өлкән буын вәкилләрен билгеләде. Үзәк район больницасыныӊ медицина профилактикасы буенча табибы Д.Н. Тюмисова барысын да медицина тикшерүе узарга, анализлар тапшырырга hәм ешрак җәяү йөрергә чакырды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев округта спорт өлкәсе үсеше турында искәртте. Мәсәлән, быел 12 спорт объекты яӊартылачак hәм төзеләчәк. Барда җыены мәйданында стритбол өчен мәйданчык, шулай ук памп-трек (чокырлар, түмгәкләр hәм сөзәк урыннар белән махсус велосипед трассасы) hәм скейт-парк (экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүче кешеләр өчен мәйданчык) барлыкка киләчәк.

Акция кысаларында 10 000 адым үткән hәркем финишта сертификат алды. Ә безгә шуны истә тотарга кирәк: өлкән кешегә көн саен 10 000 адым атларга киӊәш ителә. Йөрү сезнеӊ файдалы гадәтегезгә әйләнсен, чөнки бу физик активлыкныӊ иӊ кулай, куркынычсыз hәм нәтиҗәле төре, хроник авыруларны кисәтү, йөрәк hәм сулыш системалары эшен яхшырту, мускулларны hәм буыннарны ныгыту ысулларыныӊ берсе. Ул иммунитетны, чыдамлыкны арттыра, йокыны яхшырта hәм психик сәламәтлеккә уӊай йогынты ясый.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *