Матурлык тудыручы
Барданын үзәк Ленин урамында, атап әйткәндә банкка каршы ике катлы йорт янында төрле чәчәкләр үсүенә игътибар иткәнегез булгандыр инде. Бу язмабыз шушы матурлыкны тудыручы Нәфисә Гаптрәхим кызы Тляшевага багышланыр. Чәчәкләр… Тормышыбызга ямь өсти алар, күӊелләрне күтәрә, шатлык хисе бүләк итә. — Үзебез яшәгән күп фатирлы йорт алдында чәчәкләр үстерергә дип әнием Әтнәшева Нәҗмениса Сабирҗан кызы тәкъдим итте. Ул хәзер арабызда юк инде, 89 яшен тулып узган елда дөньядан китте. Әниемнеӊ тәрәзә төбе hәрвакыт гөлләргә күмелгән булыр иде, аеруча яран гөлен


