Көрәшче Наил Маматов истәлегенә
Бардада зур чаралар үткәрелүенә күнегеп киләбез инде, беренче ноябрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында осталар арасында дөнья чемпионатыныӊ көмеш призеры Наил Маматов истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенрәсәй турниры уздырылды. Спорт чарасы “Алтынай” үрнәк бию коллективында шөгыльләнүчеләр башкаруындагы биюдән башланды. Мондый ярышлар инде бишенче тапкыр оештырыла, анда 17 яшькә кадәр малайлар hәм үсмер егетләр көч сынаша. Ирекле көрәш ул спортныӊ гадәти бер төре генә түгел, ул кешене чыныктыра, көчле итә, җиӊүгә ихтыяр көче тәрбияли. Катнашучыларга көрәшче якташыбызныӊ кыскача тормыш юлы тәкъдим ителде. Маматов

