Без исән калдык!
1941 елныӊ 22 июне яз-мышыбызны ”сугышка кадәр” hәм ”сугыштан соӊ”га бүлде. Тормышыбыздан шатлык, куаныч китте, балачагыбыз борчулы hәм сагышлы төсләргә буялды… Авыл Советы янында hәр көнне күз яшьләре түгелә — кемне дә булса фронтка озаталар. Тәрәзәләр алдыннан чакырылучылар hәм озатучылар белән арбалар уза. Ун кешедән торган гаиләбез ярым ятим булып калды — әтине фронтка чакырдылар. Кайгы үзе генә килми диләр. Бу дөрес сүз булып чыкты. Көзгә якынлашканда безнеӊ бердәнбер туендыручыбыз hәм өметебез – сыерыбыз көтүдән кайткач ятты hәм үлеп тә







