Саваплы hәм күркәм гамәл
Изге рамазан ае тәмамланып, шәгъбан аеныӊ беренче көненә кергән мәлдә, ягъни 13 майда Барда Җәмигъ мәчетендә олы бәйрәм – Ураза гаете үткәрелде. Чарада Барда муниципаль округы җитәкчелегеннән кала Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Марс Рәфхәт улы Тукаев та катнашты. Мөселманнарныӊ иӊ изге ае – рамазан сизелмичә узып та китте. Үзләрен хак мөселман санаучылар бу көннәрдә уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән тыелып, саваплы hәм күркәм эшләр башкарып яшәделәр. Соӊгы елларда халыкныӊ ислам диненә карашы, атабабаларыбызныӊ йола







