Кояш улы, кырлар малае
Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты. Быелгы “Ягъфәров укулары” Пермь крае






