Истәлекләрне яӊартып

Бөек җиӊүнеӊ 75 еллыгы – юбилей елы тәмамланырга бик аз гына вакыт калып бара.

Әгәр дә без, әти-әниебезнеӊ 7 баласы алар турында язып искә алмасак, алар безгә үпкәләрләр төсле.

Шуӊа кулыма каләм алдым. Мин әтиәнинеӊ бишенче баласы — Әдибә Фазил кызы Батыркаева Озын Яланда яшим. Үземнеӊ инде өч балам, алты оныгым, бер оныкчыгым бар. Ә сүз минем әтием hәм әнием турында булыр.

Әтием Нурбаков Мөхәммәтфазил (кыскача Фазил) Гаптелкавый улы Карман авылында 1910 елныӊ 28 июнендә унике балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтиәнисе Гаптелкавый Галләм улы hәм Хәдичә Мөхәррәм кызы җир эзләү максаты белән 1903 елда Сараштан Карманга күченеп килгән булалар (авылга беренче нигез салучылар).

Әтием 19 яшендә 18 яшьлек Мөхлисә Әхмәт кызына өйләнә.

1932 елда бер яшьлек кызларын алып, алар Уралга Иссовск шәhәренә эш эзләп чыгып китәләр. Урманда агач-утын кисәләр. Ләкин озак эшләргә туры килми, кирегә туган авылларына әйләнеп кайталар hәм гомер буе шунда яшиләр.

1936 елда әтине колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ләкин 1937 елда тракторчылар әзерләү курсы ачылганын белгәч, әти шунда укып, тракторчы таныклыгы ала. Авылга беренче СТЗ (Сталинградский тракторный завод) тракторы кайта. Әти шул тракторда бик озак эшли. Әле мин дә 7-8 яшьләр чамасында (1953-54 еллар) шул трактор тәгәрмәче өстенә утырып йөргәнемне хәтерлим (тәгәрмәч өстендә калай капкачы бар иде). Ул тракторныӊ алды кечкенә, арты зур тимер тәгәрмәчле, тәгәрмәчендә шпоралары бар иде. Кабинасы юк, салкын вакытларда ничек эшләгәндер әтием?! Без ул тракторны ЧТЗ дип атый идек, “С” ны ”Ч” дип ишеткәнбездер, ахрысы, бала-чага бит.

Әтием икенче тапкыр Чернушка шәhәрендә ачылган (ул вакытта әле Чернушка шәhәр дип аталмый иде) курсны тәмамлап таныклык алганнан соӊ ДТ-54 тракторында эшли башлый. Без анысын “гусеничный трактор” дип атый идек.

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, кышын, җәен, язын, көзен, бер ялсыз эшли әтием тракторда. Кышын бер ай Сараш МТСендә тракторын ремонтлый. Аннан кыш буе Куеда станциясеннән йөк ташый, ә безгә арыш капчыкка салып ак батоннар алып кайта иде. Алар салкында туӊган булалар, өйгә бик тәмле ипи исе тарала, әни безгә туӊ ипи кисеп бирә иде.

Дәhшәтле 1941 ел. 22 июнь. Сугыш. 23 июнь көнне Карман авылы ирләре белән әти фронтка китә. Бу вакытта әни кечкенәдән-кечкенә өч бала белән кала. Кечкенәсенә бер яшь, зуррагына 4 яшь, өлкәненә 10 яшь тә тулмаган була. Әмировкага кадәр авыл халкы фронтка китүчеләрне озата бара: 4 яшьлек улы: “Әти, китмә, әти, китмә!” — дип елый, шунда әти солдат капчыгыннан әни пешереп салган кабартмасын алып улына тоттыра. Шуннан аларны атларга утыртып алып китәләр.

Әти күршесе Таhирҗан белән бергә сугышка керә. “Фазил иптәш, без кайталмабыз инде, үләрбез”, дип ачынып әйткән сүзләренә әти: “Алай димә, алла боерса, кайтырбыз”, — дигән. Күршесе озак сугыша алмый. Фашист снаряды кыйпылчыгы тиеп үлә. Әти: “Үзем җирләп калдырдым”, — дип сөйли торган иде.

Сугыш сугыш инде, беркемне дә аямый. Әти дә Смоленск янында каты яралана. Новосибирск госпиталендә алты ай дәвалана. Икенче группа инвалиды булып туган ягына кайта. Әтием “Германияне җиӊгән өчен” медале, Ватан сугышы ордены, “Сугыш елларында данлы хезмәт өчен” медале hәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач та киткәндә хатын-кызлар кулына калдырган тракторына утыра hәм шул ук вакытта тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшли.

Бригадада барысы да хатын-кызлар, ирләре фронтта. “Кайсыныӊ тракторны кабызып җибәрергә дә көчләре җитми торган иде”, — дип сөйләгәнен хәтерлим әтинеӊ.

Әтинеӊ фронтта төшкән бер генә фоторәсеме бар hәм аны без бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклыйбыз. Әтиебез бу рәсемдә арттан икенче рәттә сулдан икенче кеше. Ә фронт хатлары сакланмаган.

Әтиебез Җиӊү бәйрәмен бик көтеп ала иде. Ул исән чакта районда зурлап бәйрәм итү булмагандырмы, әти hәр елны 9 Май көнне Чернушка шәhәренә барып, бәйрәм карап кайта торган иде. Өстенә медальләр колодкасы тагылган костюмын киеп, сакал-мыекларын кырып, бәйрәмчә әзерләнеп китә иде. Бардага караганда Чернушка Карманнан якынрак та, шәhәр шәhәр инде, бәйрәм дә шәhәрчәрәк узгандыр.

Әтидән сугышта булганнарынкүргәннәрен сөйләргә кушсак, аныӊ сүзе кыска: “Сез китаплардан укып сугышныӊ нәрсә икәнен беләсез, сезгә сугыш күрергә язмасын”, — дип әйтә иде.

Әтиебез олыгайгач та кечкенә Т-20 тракторында эшләде, без аны “пет-пет” дип атый торган идек. Анысыныӊ да кабинасы юк иде. Ничек әтиебез олыгайган көнендә дә ачык тракторда, салкында эшли алгандыр?! 39 ел тракторчы булып, 39 сум пенсия белән ялга чыкты (1 ел эшләүгә нәкъ 1 сум пенсия). Ул 1992 елныӊ 17 ноябрендә 82 яшендә дөнья куйды.

Әтиебез әниебез белән 9 бала тудырып, 7 бала тәрбияләп үстерделәр (икесе кечкенә чакта вафат була). Иӊ зур кызлары Рәмисә апабыз авылдан чыгып китмәде, фермада алдынгы терлекче булып эшләде, тиздән 90 яшен тутырачак, Аллаh боерса.

Абыебыз Гаптрәшит (аны Рәшит Фазилович дип беләләр) авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты иде.

Пермьдә эшләде, яшәде. Барда районына еш килеп, авыл хуҗалыгы темасы буенча семинарлар үткәрүдә катнашты, лекцияләр укыды. “Экран животновода” дигән җирле телевизион тапшыруларда гел чыгыш ясый иде. Әтиебез абый белән нык горурлана иде. “Иде” дим, чөнки абыебыз да 73 яшендә гүр иясе булды.

Сугыш башланганда 1 яшь калган апабыз Сәвия Красноуфимск янындагы поселокта 80 яшен тутырып кызы карамагында яши. Биш бала тәрбияләде.

Фәнзия апам 1943 елда туган. Ул да Чернушка шәhәрендә үз көче белән яши. 77 яшь аӊа. Энекәшләрем Рамил hәм Мәсхут пенсия яшьләренә җитәр-җитмәс дөньядан киттеләр.

Ә мин — бу язманыӊ авторы, сугыш бетеп бер ел үткәч туганмын.

Сугыштан соӊ туган балаларныӊ да язмышлары сугыш елы балаларыннан күпкә аерылмый. Безнеӊ белән бергә әтиләре сугышта үлгән күршеләребезнеӊ балалары үстеләр. Бер як күршедә Сәетҗан бабай Субаковныӊ, икенче як күршедә язмамда искә алган Таhирҗан Тимгановныӊ (ни өчендер без аны Җантай бабай дип йөртә идек) балалары үсте.

Әти-әнинеӊ 7 баласыныӊ берсе дә йөзләренә кызыллык китермәделәр. Кызганычка каршы өч ир туганыбыз арабызда юк. Ә без — 4 кыз туганнар, хәзер дә аралашып, телефоннан булса да хәлләребезне белешеп яшибез.

Әти дә, әни дә үзләренә җитәрлек укымышлы, латин hәм гарәп телләрендә укырга hәм язарга беләләр иде. Әниебез турында да тагын да күбрәк язарга булыр иде: күп бала тудырып, аларны тәрбияләп үстерү, барысына да урта белем бирү, ике баласына югары белем алуда ярдәм итү, балалары авырганда үткәргән йокысыз төннәр h.б., h.б. Әниебез колхоздагы барлык эшләрне, кул белән урак уру, печән чабу, җитен эшкәртү, колхоз яшелчә бакчасында эшләү, шуныӊ өстенә өйдәге хуҗалыкны тоту, мал-туар, кош-корт, бакча, 20 ел сукыр әнисен карау өстенә җәмәгать эшендә дә эшләргә өлгергән, мәктәп ата-аналар комитеты рәисе, район халык судында халык утырышчысы булып озак еллар эшләгән. Ул 1996 елныӊ 4 январенда 85 яшендә арабыздан китте. Урыннары оҗмахта булсын.

Әдибә БАТЫРКАЕВА.

Озын Ялан.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *