Әтием турында хатирәләр

hәркемнең дә ата-анасы үзенә якын. Минем бу язмамда әтием турында күңелемдә уелып калган хатирәләрне бүлешәсем килде. Әтиемнең бакый дөньяга күчүенә ярты гасыр узуына карамастан, аның күпләр күңелендә тирән эз калдыруына шикләнмим. Бер авылда яшәүчеләр, ул укыткан укучылар минем сүзләремне дәлилләр.

Әтиебез Тугумов Габдулахан Мөбәрәк улы 1925 елның 29 сентябрендә Озын Ялан авылының мулла малае гаиләсендә туа. Әтигә өч яшь тулганда авыл байларын Себер җирләренә сөрә башлыйлар. Картатасы Габдрахман мулланы бөтен ул-кызлары белән сөргенгә җибәрүләрен белгәч, Фатыйма картәни әтине туган авылы Кодашка алып кайтып китә. Шулай итеп ул репрессиядән котылып кала. Озак та тормастан, картәни кияүгә чыга, Мөбәрәк картәти әтигә үз фамилиясен бирә.

Озын Яланда әти туган йорт күп еллар буена мәктәп интернаты ролен үтәде, хәзерге көндә ул сүтелгән инде. Аның үз әтисе Юлаев Лотфурахман Габдрахман улы була. Алга узып шуны әйтим: үсә төшкәч әти нәсел-нисбәтен барлый, туганнарын таба, гомеренең соңгы көненә кадәрле алар белән аралашып яши.

Кечкенә чагында ук әти укуга зирәк, акыллы булып үсә. Башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ул Уймуж җидееллык мәктәбендә белем ала. Бергә укыган сабакташлары әти турында болай искә ала торган булганнар: “Габдулахан буйга кечкенә иде, без аны Уймужга укырга барганда балачанага утыртып өстерәп бара идек. Ә ул безгә үзләштергән белемнәрен мул өләште. Кайсы фәннән ярдәм итүен сорасак та, ул вакытын да кызганмады, тарсынмады да. Кирәк икән, мәсьәлә чишәргә дә булышты, дәрестә укытучылар сөйләгән материалны безгә шартлатып яттан сөйләп бирә торган иде“.

Җидееллык мәктәпне бишле билгеләргә генә тәмамлагач, әтием hәм аның белән өч райондаш кызлары, укытучы булу теләге белән, Пермь педагогия училищесына укырга керәләр. Икенче курсны бетергәндә, кырык бернең 22 июнендә Гитлер Германиясе сугыш башлый. Көз көне студентлар укырга килсәләр, училище бинасында инде госпиталь ачканнар, уку йортын Кояново авылына күчергәннәр булып чыга. Булачак укытучылар өчен авыр көннәр башлана. Аларны салкын авыл клубында яшәргә урнаштыралар. Көненә бер генә тапкыр ашаталар, кеше башына 300 грамм икмәк бирәләр.

Байтак укыгач, бер кызның әтисе, хәл белергә диеп, Кояновога килә. Балаларның мөшкел хәлләрен күреп бик борчыла. Барысы да укуны калдырып авылларына кайтырга карар кылалар. Авыр еллар, машина да, ат та юк, җитмәсә өс-киме, уку әсбаплары да шактый җыела. Барысы да җәяү, бары тик әтинең генә чаңгысы була. Чана тартып, җәяү юлга кузгалалар. Кич җитүгә, рус авылларына туктап, кунарга фатир сорыйлар. Мосафирларны авыл халкы жәлләп өйләренә кертәләр, өс-киемнәрен корытып, тамакларын туйдыралар. Иртәгесен алар тагын юлга кузгалалар. Биш тәүлек дигәндә юлчылар районга килеп керәләр. Бер-берсе белән саубуллашып авылларына таралалар.

Районда да хәлләр шәптән булмый. Ир укытучыларны сугышка алганнар, мәктәпләрдә укытучы урыннары артканнан-арта бара икән. Кайту белән әтине Акбаш мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр, ул җиң сызганып эшкә башлый.

Илебездә көчле сугышлар барганда ничек түзеп ятарга соң? Ватанны саклау – безнең төп бурычыбыз дип, ниндидер юллар белән әти документта үзенең яшен бер елга арттыруга ирешә hәм 1943 елның 6 февралендә сугышка китә. Башта әзерлек үтә, шуннан соң бу яшь солдатларны Берлин артына ташламакчы булалар. Сугыш hөнәренә өйрәтүчеләр арасында олырак бер офицер алар турында: “Бигрәк яшьләр бит, әйдәгез олыракларны җибәрик“, — дип каршы төшә. Чыннан да, бу группада җибәрелгән солдатларның берсе дә исән калмый, аларны шунда ук дошман пулялары юк итә. Моның турында миңа, үсә төшкәч, әтием үзе сөйләде. Сугыш турында сөйләргә бик яратмый иде шул ул. Күкрәгендә балкыган медальләрне дә без 9 Май көнендә “Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый“ дигән девиз астында уздырылган митингларда гына күрә идек.

Әти сугышның иң кызган чагына килеп керә. Ул 3 Украина фронтында 244 Запорожье Кызыл Байрак орденлы Суворов дивизиясенең 414нче саперлар батальонында хезмәт итә. Болгария, Румыния, Венгрия җирләрендә булган каты сугышларда катнаша.

Венгриядә барган сугышта ул зур батырлык ясый. hәм шунда 1945нең 26 мартында каты яралана. Казанлык шәhәрендә госпитальдә озак дәвалана. Уң кулындагы дошман пулясы кергән ярасын мин яхшы хәтерлим.

Сугыш бетү хәбәре килгәч тә, кораллы көчләрне таратырга ашыкмыйлар әле. Ниhаять, 1949 елда гына әтине демобилизациялиләр.

Әтиебез өчен горурлык хисе үсә бара тагын да артты. Еш кына әти сугыш вакытында үзе алып барган көндәлек дәфтәреннән шигырьләр укый торган иде. “Бигрәк матур язылган, күчереп алгандыр инде“, дип уйлый торган идем. Баксаң, сугыш кырында, окопларда ятканда туган авылы Кодашны, Әмҗе буйларын, Бәкин тауларын, газиз әнисен, әле сугышка киткәндә бер яшен генә тулып калган сеңелесен сагыну хисе шушы шигырьләрне иҗат итәргә этәргеч биргәндер, күрәсең…

Сугыштан кайткач, авылда калырга ният кылып, әти Пермь авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга керә. Бәхетенә, бу мәктәпне Оса шәhәренә күчерәләр. Уңышлы укып бетергәч, аны Кодашка агроном итеп куялар. Сугыштан соңгы елларда авылның хәле бик мөшкел була. Бердәнбер трактор, hәм, ниhаять, ашлык корыту машинасы алалар. Дизельда эшләгән электр станциясенең берничә сәгатькә генә ягулыгы җитә, ашлыкны корытып бетерә алмыйлар. Яндырмас өчен әти ашлыкны колхозчыларга таратып бирә. Бу хәбәр райком партиясенә барып ирешә. Аның өчен, коммунист буларак, әтине җавапка тарталар. Монда ул югалып калмый: “Мин ашлыкны халыкка корытыр өчен генә бирдем“, — дип котыла. Ул вакытларны Кодаш халкы ихтирам белән искә ала.

Хәтеремдә, әти иртә белән сәгать 5тә торып, колхозчылар янына ашыга торган иде. Талдан үрелгән тарантасына утыртып, еш кына мине дә колхоз басуына алып бара торган иде. Урманда үскән гөмбәләрнең исемен, аларны ничек җыярга кирәклеген мин әтидән өйрәндем. Ул колхозчылар белән киңәшләшкән арада, арба башында утырган олы ләгәнне тутырып гөмбә җыеп куя идем.

Мин Кодаш мәктәбенә укырга кергәч, район мәгариф бүлеге әтине шушы мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләде. Мин аннан дөрес итеп укырга, матур итеп язарга өйрәндем.

Табигатьне, кош-кортларны, җәнлекләрне яратуы, мәктәптә эшли башлагач, әтине Пермь педагогия институтының биология факультетына алып килә hәм ул аны уңышлы тәмамлый. Әти биргән дәресләр үзенчәлекле була, газет-журналлардан җыйган материалны мул куллана, укучылар аны йотлыгып тыңлыйлар иде.

1965 елда аны Уймуж сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Коммунист буларак, аңа инде ничәмә еллар төзеп бетерә алмаган мәктәпне сафка кертү бурычын куялар. Яздан көзгә кадәрле күп көч түгелә, әмма укучылар беренче сентябрьгә яңа бинага укырга киләләр.

Мәктәптә бер чара да аның катнашыннан башка үтмәде. Биология дәресендә ул безне мәктәп бакчасына алып чыгып табигать белән таныштыра иде, бергә утырткан агачлар хәзер инде урманга әверелде.

19 майда быргы-барабаннар белән стройга тезелеп учак (костер) ягырга бара идек. Бу инде көтеп алынган бәйрәм иде. Анда төрле ярышлар, концерт номерлары була, аннан соң табигать кочагында тәмле чәй табынында ләззәтләнә идек.

Әти уздырган “Сораулар hәм җаваплар“ кичәсе истә калган. Балаларны нинди генә сораулар кызыксындырмый иде, ул вакытта әле белемлелек дәрәҗәсе зур түгел, барысына да дөрес, төгәл җавап бирергә кирәк иде.

Мәктәптә беренче радиоузел булдыргач, мәктәп җанлана төште. Озын тәнәфесләрдә танцылар оештыру, концертларга әзерләнү өчен тагын да җайлырак булды. Сүз уңайдан шуны да әйтергә кирәк, районда уздырыла торган үзешчән сәнгать смотрларында катнашып, кырык укучыдан торган мәктәп хоры беренчелекне яулады.

Ул бик кунакчыл иде. Килгән кунакларны музыка астында каршы ала торган иде. Радиолага Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев әсәрләрен куеп, ишектән үзе каршылый торган иде. Үзе шушы мәҗлесләрдә скрипкада уйнады, кунакларга кушылып матур итеп җырлады. Авылда әтине хөрмәт итеп “Тугумов абый“ дип йөртәләр иде, яше-карты аңа шулай дип дәште. Үзе дә авылдашларының хәл-әхвәлен сорашып торды. Мәктәптә ул таләпчән укытучы, өйдә чын мәгънәсендә әти булды. Балалар тәрбияләү дә аның өчен ул чакта язылган законнар буенча иде. Гаиләдә әти-әнигә каршы сүз әйтүне белми үстек без. Дөрес тәрбияләделәр, әйтер хәл юк.

Әнине ул үзе туган Озын Ялан авылыннан, сабан туенда бер күрүдә охшатып, алып кайткан. Әле ул вакытта әнигә уналты яшь тә тулмаган булган.

Октябрь аенда укытучыларга хезмәт хакы ала торган көн җиткәч, әтинең иртән юлга җыенганын хәтерлим. Мин ул вакытта сигезенче класста укый идем. Урамда пычрак, яхшы адәм этен чыгармас. Шулай булуына карамастан, район үзәгенә барырга кирәк. Биек итеп юкә төялгән машинаның кузовына менеп утырган да, “Изге сәгатьтә!“ дигән әти. Кызганычка каршы, бу көн изге тәмамланмый.

Федорки тавында Тугумов абый машина астында калган“ дигән сүз авылга яшен тизлеге белән таралды. Урамда яңгыр, пычрак, юлларда машиналар буксовать итә, әти утырган машинаны да биек таудан этә-этә мендергәндә, аягы таеп машина тәгәрмәче астына кереп китә. Больницага барудан баш тарткан әтине өйгә Уймужга алып кайттылар. Әнигә бары тик ул: “Балаларны сакла!“ дип кенә әйтә алды. Егерме ел яшәгән бәхетле тормыш челперәмә килде. 35 яшендә әниебез итәк тулы балалар белән берүзе торып калды. Апага 18, миңа ике көннән 14, Нәсим-Нәсимәгә 6 шар яшь…

Әтине кадерләп Кодаш зиратына күмделәр. Халык бик күп иде. Уймуж авылыннан, район үзәгеннән, күрше авыллардан бик күпләр озатырга килде.

Тормышта очраган кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәтте безнең әтиебез. “Ятып калганчы, атып калыгыз“, — дия торган иде. Без шул тәрбия нигезендә тормыш итәбез, әтиебез исеменә тап төшерми яшибез.

Сагыну хисе гел күңелдә саклана. Кеше балалары әтиле булып үскәндә, безгә тормыш авыр сынаулар салды. Ләкин без бирешмәдек… Балаларыбызга картәтиләре турында, булдыра алганча, күбрәк сөйләргә тырышабыз. Әтинең өч кызы, бер малае, алты оныгы, ике оныкчыгы бар. Барысы да таза-сау, аллага шөкер!

hәрберебез әти-әнигә, картәниләргә, картәтиләргә багышлап коръән ашлары уздырабыз. Кайда гына яшәсәм дә, мин мәчеткә йөрим, алар рухына укытам, үзем белгән догаларны укыйм. Риза булып ятсыннар, тыныч йокласыннар.

Зөләйха Мостаева (Тугумова).

Санкт-Петербург.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *