Хакимият hәм бизнес бергә эшләргә тиеш…
29 МАЙДА Бардада Рәсәй эшмәкәрлеге көненә багышланган чара узды. Ул баннерны тантаналы ачудан башланды. Хәзер район үзәгенә Ленин урамы буенча керүчеләрне “Барда. Хуш киләсез, рәхим итегез! Добро пожаловать!”, ә китүчеләрне – “Хәерле юл! Счастливого пути!” язмалары көтә. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Р. Исмакаев сүзләренчә, баннерларны урнаштыру буенча эш күптәннән бара, hәм алар хәзер районга hәр кергән урында бар. “Бу баннер берьюлы берничә датага багышланган: районныӊ 95 еллыгына, край авыл сабантуена hәм Рәсәй эшмәкәрлеге көненә. Районыбызда 800дән артык эшмәкәр бар, аларныӊ