Студентлар десанты янә Бардада

7 февраль көнне округ башлыгы Хәлил Газбулла улы Алапанов администрациянеӊ утырышлар залында кабат 33 студент белән очрашты. Сәбәбе – округыбызда “Кама буе десанты” яшьләр патриотик акциясе узуы.

— “Кама буе десанты”н беренче ел гына каршыламыйбыз. Сез чираттагы тапкыр округыбыз территориясендә, төрле авылларыбызда игелекле эшегезне башкардыгыз. Рәхмәт сезгә! Сез әле бик яшь, бар гомерегез алда, белем алу – ул уӊышлы киләчәгегез нигезе, тырышып укыгыз, актив булыгыз, шул чак бар максатыгызга ирешәчәксез, – диде округ башлыгы hәм Барда округы турында эчтәлекле фильм караганнан соӊ студентларныӊ сорауларына җентекләп җавап бирде, бүләкләр тапшырды.

Ә сораулар округыбызда туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга, шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү ысулларына, округта кадрлар әзерләү өчен нинди мөмкинлекләр тудырылуга, халык санына кагылды. Сораулар белән бергә студентларныӊ туган җиребезгә карата соклануы да яӊгырады.

— Без бирегә волонтерлык миссиясе белән килдек: әби-бабайларга, ветераннарга, муниципаль учреждениеләргә ярдәм кулы сузабыз, балалар бакчасы, мәктәпләр, фельдшерлык-акушерлык пунктлары территорияләрендәге карны чистартабыз. Округтан тәэсирләрем бик уӊай: боз аренасын күреп шаккаттым, биредәге кунакчыллык белән безне беркайда да кабул иткәннәре юк иде әле: тәм-томнан, милли ризыклардан сыгылып торган өстәлләр, җылылык белән каршы алулар – hәммәсе матур мизгелләр бүләк итте. Мин отрядка 2017 елда кергән идем, шуннан бирле тулысынча бу хәрәкәткә бирелдем. Игелекле миссиямне беренче тапкыр үтәгәч, отряд командиры итеп билгеләндем, бу миӊа зур бүләк кебек тоелды. Авыл кешеләренә, аеруча олыларга булышканнан соӊ, балалар белән уйнаганнан соӊ үземне бәхетлерәк тоя башлыйм, — диде Куеда егете, академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технологик университеты төзелеш факультетыныӊ 1 курс студенты Артур Туктамышев. (Артур үзен Аклыш авылында махсус хәрби операциядә hәлак булган, “Батырлык” ордены иясе Альмир Балтачевныӊ картәнисе ишегалдын кардан чистартканда бик актив, игелекле егет булуын күрсәтте. Ул түбәдән төшкән, бозланып, катып беткән кар өемен дә чистартып куярга кирәклеге турында әйтте. Берничә сәгатьтән карныӊ эзе да калмады). Аныӊ сүзләренә шул ук югары уку йортында “программист” белгечлегенә укучы, магистратураныӊ 1 курст студенты, “Киек Каз юлы” (“Млечный путь”) отряды командиры, Барда егете Арсен Сакаев та кушылды: “Без Үдик, Каенавыл, Төнгүк, Озын Ялан, Печмень, Сараш авылларында булдык hәм менә бүген — Бардада. Безне hәр авылда көтеп алдылар, яхшы каршыладылар. Дусларыма туган ягымны, монда нинди яхшы кешеләр яшәвен күрсәттем. Бүген Барда округында 8нче көн эшлибез, без азрак арыдык: көн дә шефлык ярдәме, концертлар кую алҗыта, ләкин бу бер минутлык кына көчсезләнү, кулларга көрәк алып эшли башлагач, хәл керә ул. Бу отрядка мин 2021 елда кушылдым, барысы Пермь краенда 16 отряд исәпләнә. Отрядымда Пермь дәүләт аграр-технологик университетыныӊ гына түгел, ә Пермь милли тикшеренү политехник университеты, Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты hәм төрле колледжлардан да студентлар бар”.

Пермьнеӊ төрле югары hәм урта hөнәри уку йортлары студентларыныӊ “Киек Каз юлы” отряды округыбызда 10 көн – 31 январьдан 9 февральгә кадәр булды. Алар кар белән генә көрәшмәде, ә мәктәпләрдә балаларга төрле осталык дәресләре дә оештырды, мәсәлән, балаларны сабын куыгы белән рәсем ясарга, наклейкалар ясарга, значоклар бизәргә, озынча шарлардан төрле фигуралар ясарга (твистинг) өйрәтте, шулай ук аквагрим буенча, пластилиннан фигуралар ясау буенча осталык дәресләре уздырды, белем бирү мәйданчыкларын (hөнәр сайлауга ярдәм, нейросетьлар h.б.) оештырды, мәдәният учреждениеләрендә авыл халкына эчтәлекле концерт та күрсәтте.

— Безгә матур студент апалар “Пластилин могҗизалары” (“Волшебство воздушного пластилина”) дигән осталык дәресе күрсәтте. Биредә без йомшак пластилиннан төрле фигуралар ясадык. Аеруча, кыз бала, песи hәм медуза фигуралары яхшы килеп чыкты. hәрберебез такта алдына чыгып, үз эшебез турында сөйләдек. Осталык дәресе безгә ошады, — диделәр Төнгүк урта мәктәбенеӊ кечкенә сыйныф укучылары Мәрьям hәм Җәннәт Илкәевалар.

Ә шул ук мәктәпнеӊ башлангыч класслар укытучысы, уку-укыту бүлеге мөдире Оксана Абдулова концерттан алган тәэсирләре белән бүлеште: “Концерт бер сулышта узды, безне энергия hәм уӊай хис-кичерешләр белән тулыландырды. hәр номер вак детальләргә кадәр уйланылган, бөтен команданыӊ көйле эше сизелә иде. Тылсымлы мохит сизелде. Мондый матур кичә өчен студентларга зур рәхмәт!”

Мәкаләмне йомгаклап, студентларга игелекле эшләре, олы-кеченеӊ йөзләрендә елмаю балкытканнары өчен рәхмәт белдерәбез, алар укуларында hәм тормышларында уӊышларга ирешсеннәр. Алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын.

Гүзәл Илкәева.

Автор hәм Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *