Ирекле халык дружиналары янә сафта

Моннан берничә дистә ел элек җәмәгать урыннарында тәртип саклауда, милиция хезмәткәрләре эшендә булышлык күрсәтүдә ирекле халык дружиналары ярдәм итте. Узган елда әлеге җәмәгать оешмасы эшчәнлеге яӊадан тергезелде – округ авылларыныӊ күбесендә бар алар.

Ирекле халык дружинасы командиры Илдар Миӊнеәхмәт улы Иманаев сүзләренчә, округта дружиналар узган елныӊ мартында оеша башлаган.

— Безнеӊ төп бурычыбыз – җәмәгать тәртибен саклау, Эчке эшләр Баш идарәсе белән берлектә эшлибез. Патруль-пост (ППС), эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар комиссиясе хезмәткәрләре белән берлектә юл куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, наркотикларга каршы оештырылган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган төрле рейдлар, айлыклар уздыруда катнашабыз. Барданыӊ Җиӊү мәйданында hәм башка урыннарда тантаналы чаралар үткәрелгән вакытта юлларда транспорт хәрәкәтен чиклибез. Санкцияләнмәгән су төшү урыннарын барлыйбыз, халыкка бу урында коенырга рөхсәт ителмәвен аӊлатабыз. Эшебез алдан төзелгән hәм округ башлыгы тарафыннан расланган планга нигезләнеп алып барыла, соӊыннан хисап тапшырабыз, — ди әӊгәмәдәшем.

Илдар Миӊнеәхмәт улы Султанай авылында туып-үсә, туган авылында төп, Сарашта урта мәктәп тәмамлый. 2003-2005 елларда Балтыйк шәhәрендә армия хезмәте уза. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша укып төрле белгечлекләр ала. Хәзер ул күп балалы гаилә башлыгы, Башап Түз авылында яши. Ирекле халык дружинасын җитәкләүдән тыш “Бөркет” шәхси сак предприятиесендә эшли, Башап Түз авылы старостасы вазыйфасын башкара.

— Хәзер Барда округыныӊ дистәдән артык авылында: Бардадан кала Үдик, Шермейка, Сараш, Танып, Султанай, Әрҗән, Бөреҗле, Федорки, Түбән Искилде, Печмень hәм Сүҗдедә ирекле халык дружинасы барлыкка килде. Округта яшәүчеләрне тәртип сакларга, җәмәгать урыннарында үзләрен тиешенчә тотарга чакырам, биредә алкогольле эчемлекләр кулланган, тәмәке тарткан өчен җавапка тартылырга мөмкин. Иӊ файдалысы — сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

Ирекле халык дружинасы хезмәткәрләренә алга билгеләгән максатларына ирешергә язсын, җәмгыятебездә, шул исәптән җәмәгать урыннарында тыныч hәм имин булуын телисе килә.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *