Хезмәтебез — халыкка

Н.Г. Тляшев
Н.Г. Тляшев

“Газпром газораспределение“ акционерлык җәмгыятенең Чайковский филиалы Барда газ хуҗалыгы идарәсе – район авылларын “зәңгәр ягулык“ белән тәэмин итүдә мөhим урын алып торучы предприятие. Аның эшчәнлек юнәлешләре, узган елдагы эш нәтиҗәләре, киләчәккә йөз тоткан максатлары, борчыган мәсьәләләр турында идарә җитәкчесе Наил Гакаша улы Тляшев сөйли.
— Предприятие кулланучыларга билгеләнгән режимда өзеклексез газ транспортлау өчен җаваплы, бу эшчәнлегебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Без халыкка hәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләренә проектлаштырудан алып газ бирә башлауга кадәр барлык эшләрне башкарабыз. Авыл эчендә газүткәргеч салу буенча эшлибез. Авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтәбез. Кыскасы, предприятие район газ хуҗалыгының торышы, тотрыклы эше өчен тулы җаваплы. Эшчәнлегебез әйтелгән юнәлешләр белән генә дә чикләнми, әңгәмәбез барышында барысы турында сөйләшербез.
— Инде узган елда башкарылган эшләргә тукталыйк.
— Идарә бүгенге көндә районда 331,6 километр газүткәргечкә хезмәт күрсәтә, шул исәптән 96,7 километры – килешүләр буенча, 234,9 километры — үз карамагыбыздагылары. Шулай ук 68 газ регулирлау пунктына (ШРП, ГРПләр), 43 коммуналь-көнкүреш hәм 4 промышленность котельныена хезмәт күрсәтү безнең җаваплылыкта. Район газ хуҗалыгын карап торуга узган елда 1,5 миллион сумлык материаллар hәм җиhазлар сарыф ителде.
Проект группасы тарафыннан 2017 елда йортларга газ кертү буенча 116 проект эшләнде. Бу әлеге группа өчен зур күләм түгел, шул сәбәпле читтә дә заказлар эзләргә туры килә. Күрше районнарда шундый 45 проект ясалды. Ел саен 160 тан күбрәк проект эшләү группа өчен авырлык тудырмый.
Шулай ук без елына 350 йортка газ кертүне башкара алабыз. Ә менә узган елда бу күрсәткеч район буенча 185 кә генә җитеп калды, янә читтә 78 йорт газлаштырылды. Күрше районнарда эш алып барырга мәҗбүр булуыбызның сәбәбе дә районда эш күләме җитәрлек булмавына бәйле. Башкарылган күләмнәрнең өчтән бере башка районнар өлешенә туры килә.
— Чыннан да, районда күп кенә авылларга газ килгәч, сезгә эш hәрвакыт булырга тиеш кебек. Ә гамәлдә ничек?
— Бүгенге көнгә районда газлаштыру дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә. Ә эшләрне синхронлаштыру программасы буенча бу күрсәткеч икеләтә зуррак булырга тиеш иде. Сәбәбе гади: авылга газ килә, ә челтәргә тоташучылар көтелгәннән азрак була. Мәсәлән, Башап Түздә күрсәткеч 95, Озын Яланда 90 процент белән исәпләнә. Шул ук вакытта Батырбайда газлаштыру дәрәҗәсе 36, Султанайда 47, Бөреҗледә 50 процент тәшкил итә. Хәзер Таныпта газлаштыру бара. 350 йортка ввод ясалган, ә проектлаштыруга әле нибары 70 заявка алынды. Газ килгән hәр авылда үткәргечкә тоташкан йортлар санын арттырырга мөмкин дип исәплим, бары халык ягыннан аңлау, теләк кирәк. “Зәңгәр ягулык“ның уңайлыклары турында сөйләп-аңлатып торасы түгел. Безнең идарә hәр йорт иясенә проектлаштыру hәм газ кертү эшләрен башкарырга әзер.
— Наил Гакашаович, шундый зур хуҗалык өчен җаваплылык яхшы белгечләр hәм ныклы коллектив булуын таләп итә. Сөйләгәннәрдән аңлашылганча, идарәдә әзерлекле кадрлар эшли, дип әйтергә нигез бар…
— Әйе, хезмәткәрләребез тәҗрибәле, квалификацияле, коллективыбыз ышанычлы. Проект группасы эшчәнлеге турында сөйлибез икән, аның җитәкчесе Илсөяр Гайсина хезмәтен билгеләргә кирәк. Ул идарәдә инде күп еллар эшли, аның куллары белән йөзләрчә проект ясалды.
И.Н. Гайсина
И.Н. Гайсина

Идарә начальнигы урынбасары Вадим Кузаев, мастер Ленар Үтәгәнов, хезмәткәрләр Эльвир Ваhапов, Фирдәвес Үтәгәнов, Булат Камакаев, Гайнулла Акатаев… Предприятиенең нәтиҗәле хезмәтен тәэмин итүчеләр исемлеге зур, hәркайсы үз бурычларын үтәүгә бар тырышлык hәм осталыгын бирә. Җаваплы участокта эшнең уңышын шундый намуслы хезмәткәрләр тәэмин итә, бүген hәркайсына рәхмәт сүзләрен белдерәм.
Г. Акатаев и Б. Камакаев
Г. Акатаев и Б. Камакаев

Язып алды Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *