Хезмәттәшлек турында килешү

Подписано соглашения о взаимодействии между Краевым политехническим колледжем и администрацией, предприятиями и учреждениями Бардымского района
14 ДЕКАБРЬДэ бер яктан — край политехник колледжы район администрациясе белән, икенчесе -социаль партнерлар — район предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Биредә муниципаль район башлыгы Сергей Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Балтаева, колледж директоры Михаил Азанов, мәгариф идарәсе начальнигы Илдар Тляшев, авыл хуҗ алыгы һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Марат Әхмәев һ.б. катнашты.
Чара белем бирү учреждениесенең җирле филиалында тантаналы төстә үтте. Аны училищены тәмамлаган, җырчы Дамир Миннеханов матур җыр белән ачты.
Район башлыгы үз чыгышында районның социаль-икътисади хәленә тукталды: «Безнең район динамик төстә үсә. Әлбәттә, бер генә зур эш тә катлаулыклардан башка булмый, аеруча чыгымнарны кыскартырга, кайбер программаларны туктатып торырга туры килгән кризис чорында. Шуңа карамастан, без торак пунктларны газлаштырабыз һәм яңа эш урыннары булдыруны дәвам итәбез, бюджеттан төрле программалар буенча средстволар җәлеп итәбез», — дип билгеләде Сергей Миннихан улы.
Власть вәкилләре һәм колледж җитәкчеләре чыгышларыннан соң килешүгә кул куелды, ул белем бирү сферасында хезмәттәшлекне һәм җирле билгеләнештәге мәсьәләләр буенча инициативаларны тормышка ашыруда якларның бердәм эшләү тәртибен билгели. Шулай ук биредә «Барда 19 санлы ПМК » ОООсы, «Урал» СПКсы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән килешүгә кул куелды. Чара ахырында колледж филиалы мөдире Эльмарт Кучукбаев чыгыш ясады. Ул барлык коллегаларына уң ышлы эшләр теләде.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *