Чын спорт тамашасы

Ралли буенча Рәсәй кубогының II этабы, Lаda rally cupның I этабы һәм «Барда раллие – 2021» Пермь крае чемпионаты кышкы каникулларның соңгы ял көннәренә – 8-10 январьга туры килде. Рәсәй дәрәҗәсендәге спорт бәйгесе Барда җирендә инде сигезенче тапкыр уздырылды, катнашучылар саны артуы аеруча сөенечле күренеш. Чараны оештыручылар: Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгы, «Пермь крае Автомобиль спорты федерациясе» җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе.

Барда округы авыллары аша узган трасса катлаулы һәм күп планлы, узышчыларны дөньяларын онытып алга омтылырга мәҗбүр итте. Аның озынлыгы 181 км, шуның 87,5 километры махсус участоклардан торган «сугышчан» режимда. Узган елларда катнашкан спортчылар үзләренең дусларын, танышларын да дәшкән. Бу юлы Пермь краеннан кала автораллида Татарстан, Башкортостан һәм Удмурт Республикаларыннан, Санкт-Петербург, Тольятти, Киров, Смоленск, Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән 42 экипаж осталыкларын һәм егәрлекләрен сынады.

Ярышларның беренче көнендә катнашучыларны теркәү алып барылды, техник тикшерү үткәрелде, көндез узышчылар ралли трассасы белән танышты, трасса буенча стенограмма (маршрутның махсус схемасы) төзелде һәм тест заездлары уздырылды. Юлны куркынычсыз, тиз үтү хәстәрлеккә турыдан-туры бәйле. Сүз дә юк, пилот белән штурманның җиңүе күп факторлардан тора. Билгеле инде, тәҗрибә, һөнәри осталык, транспорт чарасының сынатмавы, ике кешенең бер-берсен аңлап бер максатка омтылуы көтелгән нәтиҗәгә китерә.

9 январьда Барданың яшь техниклар станциясе янында раллины ачу – экипажларны тәкъдим итү оештырылды. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов чараны ачып тамашачыларны җылы сәламләде, катнашучыларга уңышлы чыгышлар теләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты И.В. Сапко, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубинның ярдәмчесе Р.Ә. Исмәгыйлов, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы Генераль директоры О.В. Третьяков һәм Кама буе нефтьчеләре исеменнән 6нчы ЦДНГ начальнигы урынбасары Д.В. Ажгихин, Пермь крае автомобиль спорты федерациясе президенты А.В. Романченко, ярышларны оештыручы, машина йөртү осталыгы үзәге директоры А.В. Сметанин (Чайковский шәһәре), край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева котлауларын җиткерделәр, узышчыларга уңышлы финиш юлладылар. Рәсәй Федерациясе гимны яңгыраганнан соң сүзне комментатор Всеволод Суфияров алды һәм раллида катнашачак экипажлар – пилот һәм штурманнар белән таныштырды. Беренче экипаж сәгать 5тә старт алды, аның артыннан калган узышчылар да бер-бер артлы алга омтылды. Катнашучылар арасында Рәсәйнең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә чыгыш ясаган тәҗрибәле чын осталар да, әле башлап тотынучылар да бар иде.

Иртәгесен, ягъни 10 январьда 9 сәгатьтә Шлик Түз авылыннан беренче экипажның 2 секциясе старттан кузгалды. Алар Никольск – Дубовая гора юнәлеше буенча узып Бардада финиш ясады. Автомобильләрнең кышкы юлдан күз ачып йомганчы узуын башаптүзлеләр таң калып күзәтте — Никольск – Башап Түз авыллары арасын пилотлар 3 минут 26 секунд (!) эчендә узганнар, ә бу юл азмы-күпме якынча 8 км 100 метр ара тәшкил итә. Машиналар бик югары тизлектә алга ыргылалар, текә борылышларда кар бураннары гына уйнап кала. Бу көнне кар яуды, җил чыгып буранга әйләнде, мондый шартларда ярышу җиңел булмагандыр, шулай да спортчылар бирешмәде. Көннең икенче яртысында алар Озын Ялан авылына кадәр барып кире килергә дә өлгерделәр.

«Барда раллие – 2021» җиңүчеләре билгеле инде, бу чара катнашучылар һәм тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле. Маршрут буенча комиссар Н.Б. Гоголева сүзләренчә, ярыш бик яхшы үткән. «Узышта 42 экипаж катнашуы беренче тапкыр теркәлде. Ватылулар сәбәпле финишка нибары 4 экипаж гына килеп җитә алмады – бу уңай күрсәткеч. Димәк, трасса яхшы хәзерләнгән булган. Хөкемдарлар бригадасы да оешкан төстә эшләде», — диде Наталья Борисовна. Ярышларны оештыручы А.В. Сметанин Барда җирендә үткәрелгән 7 узыш арасында соңгысын иң яхшысы буларак атады: «Экипажлар саны артты, беренче тапкыр Санкт-Петербург, Смоленск кебек шәһәрләрдән килүчеләр катнашты. Юллар торышы, җылы кабул итү спортчыларга ошады. Ярышлар алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз».

Узышларда катнашучыларның фикерләре дә шуңа охшаш. Өченче экипажда чыгыш ясаучы Санкт-Петербургтан килгән Александр Ржевкин һәм Александр Андреев: «Гомумән алганда барысы да яхшы булды. Катнашучыларның көчле, тәҗрибәле булуы ярышны кызыклырак итә. Табигатьнең матур булуына сокландык», — диделәр. Безнең территориядә булган ралли тиздән Карелиядә үтәчәк ярышларда уңышлы чыгыш ясау өчен нигез булуын билгеләде алар.

Бишенче экипажның пилоты Александр Рогозин (Ижевск) Бардадагы ярышларда дүртенче тапкыр катнаша — ике тапкыр беренчелекне, бер тапкыр икенче урынны яулаган. Аның штурманы Алексей Курносов (Смоленск) безнең якларда беренче тапкыр икән. «Узыш вакытында бер-беребезне аңлап эш итәбез, җиңүгә омтылабыз. Башкача мөмкин түгел. Безнең өчен бу хобби. Трасса кызыклы, Карелия, көньяк Эстония җирләрен хәтерләтә», — диделәр Mitsubishi Lancer автомобилендә чыгыш ясаучы спортчылар. Алга китеп булса да әйтик, экипаж сынатмады – алар мактаулы җиңүчеләр исемлегендә.

Пермь крае вәкилләре белән аралашырга мөмкинлек булды. Унҗиденче экипаж вәкилләре Владимир Трегубов һәм Евгений Агалаков ВАЗ-111930 автомобилендә ярыштылар. Алар автомобиль спорты белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәләр. Евгений – автоярышлар буенча спорт осталыгына кандидат, чаңгыны да үз итә икән, эше спорт двигательләрен җыю һәм төзәтү белән бәйле. Ә 21 яшьлек «политех» студенты Владимир ралли буенча өч тапкыр Рәсәй чемпионы, танылган Григорий Трегубовның улы. Аның эшен дәвам итүче ул, әтисенең киңәшләренә һәрчак таянуын белдерде. «Трасса шәп (быстрая), өч үлчәүле (трехмерная), авылларда халык бик җылы кабул итте. Бу экипаж да шактый уңышка иреште – Пермь крае ачык Чемпионаты раллиенең 1400Н зачётында алар беренче урында.

Чиләбе якларыннан килгән 27енче экипаж вәкиле Плаксин Барда раллиендә икенче тапкыр катнаша. «Трасса бик яхшы (отличная, разнообразная), раллида 2008 елдан чыгыш ясыйм. Мондый ярышларда катнашу күңелгә адреналин, ярыш рухы (дух соревнований) өсти. Иң зур җиңүем – 2017 елда Рәсәй командасы составында Африкада узган раллида катнашып өченче урынны алуыбыз», — диде.

Җиңү бәхетен тату кемнәргә елмайды соң? Ике көн барган ярышларның абсолют җиңүчесе исеменә Санкт-Петербургтан Skоda Fаbia R5 автомобилендә беренче старт билгесе белән Илья Лотвинов һәм Алексей Горюнов экипажы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда без әңгәмә корган бишенче (Рогозин/Курносов) һәм өченче (Ржевкин/Андреев) старт билгеләренә ия экипажлар. Команда зачётында җиңүчеләребез – Екатеринбург һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән спортчыларыбыз.

Пермь крае чемпионаты раллиендә абсолют зачёты җиңүчеләре булып Александр Рогозин һәм Алексей Курносов (5енче экипаж вәкилләре) танылды. Икенче урында — Ижевск шәһәреннән Константин Тарасов һәм Станислав Гапонов экипажы (8 старт билгесе). Күрше Чернушка шәһәре вәкиле Дмитрий Сабирҗанов штурманы Илья Белоусов (Ижевск) белән (14 старт билгесе) өченче урынны яуладылар.

Җиңү яулаучылар исемлегендәге 5 экипажда (алар 20, 11, 39, 31, 25 старт билгеләре белән чыгыш ясады) штурманнар буларак хатын-кызлар ярышты: Марина Манина (Киров), Юлия Кошкарова (Екатеринбург), Анна Петрова, Светлана Северюхина һәм Наталья Теребова (өчесе дә Ижевск каласыннан). Гүзәл зат ияләренең кыюлыгына «Афәрин!» диясе генә кала.

Барда автораллиенда чыгыш ясаучыларның киләсе ярышларга да килү теләге зур. Кар бураннарына күмелеп чын спорт тамашасын тагын күзәтергә, курку белмәс экипажларга карап сокланырга язсын!

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *