Пермьдә ак төннәр

«Белые ночи в Перми»«ПЕРМЬДә ак төннәр» фестивале — һәр ел үткәрелүче халыкара масштабтагы зур чара, ул июньдә бер ай дәвамында үтә.
Фестиваль вакытында шәһәр иҗат, музыка һәм бию дөньясына күмелә, анда төрле жанрдагы тамашалар, РФнең күп кенә регионнары һәм чит ил артистларының һәм музыкантларының чыгышларын күрергә мөмкин, күп санлы ярминкәләр, халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре үтә. Рәссамнар һәм фестиваль кунакларының бердәм иҗат процессында гаҗәеп интерактив скульптуралар барлыкка килә.
Моннан тыш, һәркем видеоарт буенча төрле мастер-классларда, файер-шоуда катнаша, төрле музыкаль инструментларда уйный һәм башка күп төрле тамаша күрә ала.
Барда районы иҗат коллективлары бу проектта һәр ел катнаша. Быел фестивальдә Озын Ялан мәдәният йорты эстрада-фольклор коллективы (җитәкчесе Р.Г.Әмиров) катнашты.
Бу көннең темасы «Евразия хороводы: зур сәяхәт. Пермь крае» дип аталды. Безнең иҗат коллективы «Туган як» фольклор композициясе белән чыгыш ясады. Тамашачылар артистларыбызның чыгышларын җылы кабул иттеләр, ә гармунчы Әхнәф Булатовның тальянда уйнавы барысын да таң калдырды.
Шулай ук «Тол буйлары татарлары һәм башкортларының милли кухнясы» күргәзмәсе тәкъдим ителде, биредә фестиваль кунаклары милли ризыклардан авыз иттеләр, самовардан чәй эчтеләр, халык уеннары, тамашачылар белән җырлар һәм биюләр оештырылды.
Алсу ИСМӘГЫЙЛОВА, мәдәният идарәсенең мәдәният һәм сәнгать буенча бүлек мөдире.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *