Барда җире бик күп талантлы кешеләр hәм күренекле шәхесләр: галимнәр, язучылар, артистлар h.б. сәләтле затларны бүләк итте. Алар арасында хөрмәтле якташыбыз, композитор, Рәсәйнеӊ hәм Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев аерым урын алып тора, ул быел үзенеӊ 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уӊайдан 2 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге театрныӊ яӊа бинасында Мәсгут Габдрахман улыныӊ юбилей кичәсе узды. Тантанага аныӊ иҗатын яратучылар, Казанда яшәүче якташлары hәм, әлбәттә, зур делегация белән килгән бардалылар җыелган иде. Округыбызныӊ иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылары чара кунакларын театр фойесында искиткеч җырлар hәм биюләр белән каршы алды, халыкныӊ кәефен күтәрде.
Чара башыннан ук тамашачылар Мәсгут Имашев тормышын сәхнәдән күзәтте. Билгеле булганча, ул яшьли әти-әнисез кала, картәнисе hәм картәтисе тәрбиясендә үсә, әмма әтисенеӊ: “Улым, эш сөючән кеше беркайчан да югалып калмас. Безне кулак дип атасалар да, Имашевлар – атлар үрчетүче, җир сөрүче кешеләр. Син дә безнеӊ нәсел намусына тап төшермәскә тырыш. Улым, укы, тормышта югалып калма”, — дигән сүзләрен йөрәгендә hәрчак саклый. Мөгаен, әтисенеӊ үгет-нәсихәте, максатчанлыгы, үҗәтлеге hәм хезмәт сөючәнлеге аны күпкырлы шәхес иткәндер. Ул драма артисты да, композитор да, педагог та. Мәсгут абый композитор hәм җырчы буларак танылу алды, аныӊ җырлары милләтнеӊ рухи байлыгына әверелде. “Саубуллашу вальсы”, “Кыр казлары артыннан”, “Туй күлмәге”, “Туган ягым каеннары”, “Кукмара” кебек музыкаль әсәрләре татар музыка сәнгатенеӊ алтын фондына кергән. 2010 елдан Каенавыл мәктәбе Мәсгут Габдрахман улы Имашев исемен йөртә.
Котлауларны бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.
“Мәсгут абый гомер буе татар милләтенә хезмәт итте. Танылган шәхесләр исемлегенә алтын хәрефләр белән үз исемен язды. Ул — бөек шәхес, аннан үрнәк алырга кирәк”, — диде ул. Васил Габтелгаяз улы шулай ук хөрмәтле якташыбызныӊ Татарстан белән Барда арасындагы элемтәне ныгытуда зур ролен ассызыклады. Юбилярга нык сәламәтлек, якыннары янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүен теләде, шулай ук Татарстан Республикасыныӊ мактаулы бүләге — Дуслык орденын тапшырды.
Якташларыбыз исеменнән котлауларны Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов җиткерде.
“Мәсгут Имашев Барда белән Татарстан арасындагы элемтәләрне ныгытуда зур роль уйнады. Без үзебез дә якташыбызны онытмыйбыз. Аныӊ исеме белән төбәк масштабында төрле конкурслар, фестивальләр үткәрәбез. Яшь буынга аныӊ иҗади мирасын тапшырырга тырышабыз”, — диде Хәлил Газбулла улы.
Юбилярны шулай ук якташыбыз, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Барда районы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Элеонора Әбүбәкерова котлады. “Мәсгут абый hәрвакыт hәр якташы турында кайгыртты, ярдәм күрсәтте, безгә көч hәм илhам бирде. Ул Казан белән Барда районы арасында багланышлар булдыруда hәм аларны саклауда зур роль уйнады. Бу юбилей кичәсе аныӊ өчен дә, бүген үзенеӊ туган көнен бәйрәм итүче тормыш иптәше Фатыйма апа, бардалылар, барлык тамашачылар өчен дә зур бүләк”, – диде ул.
Якташларыбыз: Татарстанныӊ халык артисты Гүзәл Уразова, Татарстанныӊ атказанган артисты Чулпан Юсупова Мәсгут абыйга бик күп җылы теләкләр hәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Гүзәл Уразова тормышындагы бер мизгел белән уртаклашты: “Мәсгут абый тормышымда хәлиткеч роль уйнады. Балачактан ук төрле конкурсларда катнаштым, җырладым. Ә Мәсгут абыйны гел жюрига чакыралар иде. Шуӊа күрә без бер-беребезне белә идек. Мәктәпне тәмамлагач, журналист белгечлеген үзләштерү өчен Казанга килдем. Әмма конкурсны узып булмады. Кире өйгә кайтырга кирәк бит, мин кәефсез генә әти-әниемә шалтыратырга барам. Кинәт каршыма Мәсгут абый килеп басты. “Хәлләр ничек, Гүзәл?”,- дип кызыксынды ул. Мин аӊа барысын да сөйләп бирдем. “Син матур җырлыйсыӊ бит, нигә мәдәният институтына бармыйсыӊ?”- диде ул. “Мине анда кем алыр?”- дип җавап бирдем. “Син бар да җырлап кара. Аннан сөйләшербез”, — диде. Барып кайттым, җырладым, алдылар. Шуннан бирле мин сәхнәдә”, — диде ул елмаеп.
Мәгълүм булганча, Мәсгут абый илледән күбрәк сәхнә әсәрләре өчен көйләр, тамашачы күӊеленә үтеп кергән йөзгә якын җыр язган, алар юбилей кичәсендә оныгы Айрат Имашев, якташларыбыз Гүзәл Уразова, Чулпан Юсупова, Айгөл Хәйри, Рамил Әмиров, шулай ук җырчылар Филүс Каhиров, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова hәм башка бик күпләр башкаруында яӊгырады hәм тамашачыларныӊ алкышларына күмелде. Әгәр ул җырлар чын күӊелдән туган, чыннан да заманча hәм халыкчан булмаса, алар шундый мәхәббәт яуларлар идеме?!
Иҗат кичәсен Галиәсгар Камал театры артистлары башкаруындагы театраль куелышлар, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма hәм комедия театры оркестры уены бизәде. Ә “Дуслык” hәм “Нурлы” бию коллективларын тәкъдим итүче талантлы егет hәм кызларыбыз зур сәхнәдә чыгыш ясады. Алар бу матур мизгелләрне гомерлеккә истә калдырырлар дип уйлыйм.
Чарага бүген Казанда яшәүче якташларыбыз бик күп җыелды. Алар газетабызга биргән интервьюда үзләренеӊ тәэсирләре белән уртаклашты. Атаклы якташыбыз Рәшит Ягъфәровныӊ тормыш иптәше Әкълимә апа Ягъфәрова: “Без Казанга 1973 елда күченеп килдек, шул вакыттан бирле Мәсгут абый белән бер гаилә булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Ул бик игелекле hәм хөрмәтле шәхес, кешеләр аӊа ихтирам белән карый. Безнеӊ өчен ул әти кебек, аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Мәсгут абый Бардадан килгән hәркайсыбызны туплый, дуслаштыра, студентмы ул, әллә Казанга күчеп килгәнме, hәркайсыбызга ярдәм итә алды. Тормыш иптәше Фатыйма да бик ярдәмчел. Киләчәктә дә исән-сау яшәсеннәр”, — диде Әкълимә апа.
“Мәсгут абый Имашев hәм Рәшит абый Ягъфәров, дустанә hәм мәдәни элемтәләребезне ныгытып, Татарстанда Бардабызны данга күмде. Якташларыбыз алардан күпме ярдәм алды. Алар шулкадәр игелекле hәм ярдәмчел кешеләр, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады. Хәтерлим, Мәсгут абый аталарча кочаклап: “Бирешмә, Нурия, мин дә бу тормышта күпне күрдем, әмма беркайчан да авырлыкларга бирешмәдем”, — дия иде. Бу сүзләрне гомерлеккә истә калдырдым hәм аларны юлдаш иттем”, — дип уртаклашты якташыбыз, балалар язучысы, әкиятләр җыентыклары авторы Нурия апа Сәйяр.
Тагын бер танылган якташыбыз Нәсүр Юрушбаев юбилей кичәсенә бик теләп килүен билгеләп үтте. “Мәсгут абый безнеӊ өчен зур горурлык, аныӊ кебек кешеләр бик аз. Шундый шәхесләр ярдәмендә безнеӊ турында бөтен дөнья белә. Рәхмәт аӊа”, — диде Нәсүр абый hәм хөрмәтле якташыбызга багышланган шигырен укыды.
Мәсгут абыйныӊ туганы, Барда кызы Диләрә Җәләлова бүген Казанда яши hәм эшли. Ул да аныӊ хәтерендә мәӊгегә калган бер якты мизгел белән уртаклашты. “Бу күптән, яшь чагымда иде. Бер искиткеч көнне зур бәйрәмнеӊ бер өлеше булдым, беренче тапкыр Казан опера hәм балет театры сәхнәсендә бию белән чыгыш ясадым. Бу тантана Мәсгут абыйныӊ 70 яшьлек юбилеена багышланган иде. Дулкынланганымны хәтерлим, чөнки туганым алдында чыгыш ясау — үзенчәлекле хис hәм җаваплылык. Минем өчен бәйрәм иҗатыма ярдәм, игътибар hәм ышаныч символына әверелде. Мәсгут абыйныӊ ярдәме үз көчемә ышанырга hәм алга барырга ярдәм итте. Аныӊ тормышы — барыбыз өчен дә үрнәк, аныӊ белән лаеклы рәвештә горурланырга мөмкин. Чын күӊелдән Мәсгут абыйга hәм Фатыйма апага нык сәламәтлек, озын hәм бәхетле гомер телим”, — диде ул.
Мәсгут Габдрахман улыныӊ юбилей кичәсе Казан, Татарстан hәм Барда округы мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Бәйрәм искиткеч матур узды hәм безнеӊ хәтердә озак сакланыр.
Хөрмәтле Мәсгут абый, сез бик күп матур музыкаль әсәрләр, шул исәптән туган ягыбыз, Барда җиренә багышланган җырлар иҗат иттегез. Алар мәӊге яӊгыраячак, чөнки бу җырларда мәхәббәт, ихласлык hәм чын талант чагыла. Сез гаҗәеп игътибарлы булуыгыз hәм якташларыгызга карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез белән ихлас мәхәббәт hәм хөрмәт казандыгыз. Сезгә нык сәламәтлек телибез, якыннарыгыз hәрвакыт янәшәгездә булсын, йөрәк җылысын бүләк итсен, тормышыгыз халыкта җыр булып яӊгырасын.
Индира Хаҗиева.





