Сәнгатькә мәхәббәтем әти-әнидән киләдер
Тормышларын иҗат, сәнгать белән бәйләүче сәләтле затлар hәрчак соклану уята. Кемдер тамашачылар өчен яратылып, сәхнәдә нинди дә булса образлар тудырса, икенчеләре аяклары җиргә тимичә өздереп бии я таӊ калдырып җырлый, яисә бөтенләй башка өлкәдә — тимер, таш, агачтан матурлык тудыра. Ә бу юлы безне рояльдә виртуоз уйнаучы талантлы якташыбыз белән очрашу көтә иде. Барда балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучы, халыкара конкурслар лауреаты Алина Фидәил кызы Әлмәтованыӊ 2 апрельдә соло концерты узды. Сер түгел, тантана сәбәпчесенеӊ әти-әнисе дә күпләргә таныш талантлы затлар.




