Тормышыгыз халыкта җыр булып яӊгырасын
Барда җире бик күп талантлы кешеләр hәм күренекле шәхесләр: галимнәр, язучылар, артистлар h.б. сәләтле затларны бүләк итте. Алар арасында хөрмәтле якташыбыз, композитор, Рәсәйнеӊ hәм Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев аерым урын алып тора, ул быел үзенеӊ 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уӊайдан 2 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге театрныӊ яӊа бинасында Мәсгут Габдрахман улыныӊ юбилей кичәсе узды. Тантанага аныӊ иҗатын яратучылар, Казанда яшәүче якташлары hәм, әлбәттә, зур делегация белән килгән бардалылар җыелган иде. Округыбызныӊ иҗат



