Бардада зур чаралар үткәрелүенә күнегеп киләбез инде, беренче ноябрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында осталар арасында дөнья чемпионатыныӊ көмеш призеры Наил Маматов истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенрәсәй турниры уздырылды.
Спорт чарасы “Алтынай” үрнәк бию коллективында шөгыльләнүчеләр башкаруындагы биюдән башланды. Мондый ярышлар инде бишенче тапкыр оештырыла, анда 17 яшькә кадәр малайлар hәм үсмер егетләр көч сынаша. Ирекле көрәш ул спортныӊ гадәти бер төре генә түгел, ул кешене чыныктыра, көчле итә, җиӊүгә ихтыяр көче тәрбияли.
Катнашучыларга көрәшче якташыбызныӊ кыскача тормыш юлы тәкъдим ителде. Маматов Наил Ваhап улы 1957 елныӊ 25 июлендә Бардада дөньяга килә, мәктәп елларыннан спортка тартыла. Беренче остазлары Юсуфкулов Нәгыйм Биҗан улы hәм Тайсин Әмир Латыйп улы аны көрәш серләренә төшендерәләр. Унике яшеннән тренер Яппаров Сабир Сәлим улы җитәкчелегендә шөгыльләнә, тырышлыгы hәм үҗәтлеге аркасында гел алга бара, мәктәптә укуларны күнегүләр белән уӊышлы яраклаштыра. Нәтиҗәдә ул ирекле көрәш буенча СССР спорт остасы исемен яулый, ветераннар арасында дөнья беренчелегенеӊ ике тапкыр призеры, милли бәйрәмнәребез Барда җыены hәм Сабантуйларда күп тапкырлар җиӊүгә ирешә, туган ягыбызда спорт көрәшен үстерүгә даими ярдәм күрсәтә. Наил Ваhап улы үзе дә күп санлы укучыларында көрәшчегә кирәк булган оешканлык, үз көчеӊә ышану, хисләреӊ белән идарә итә белү кебек сыйфатларны тәрбияли hәм алар да Рәсәй беренчелегендә, зур турнирларда җиӊү яулый.
Спортчыларны Барда округы мәгариф идарәсе җитәкчесе Таӊсылу Мукаева, балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, Дума депутаты Рөстәм Батыркаев, Наил Ваhап улыныӊ улы – ирекле көрәш буенча Рәсәй спорт остасы Руслан Маматов тәбрикләде, уӊышлы чыгыш ясауларын теләде.
— Сезне бу чарада кайнар сәламлибез. Спорт тормышта авырлыкларны җиӊәргә, чын батыр булырга өйрәтә. Кыенлыклар алдында каушап калмыйча максатыгызга ирешегез, сезгә уӊышлар телибез, — диделәр.
Бөтенрәсәй турнирында чыгыш ясарга яшь көрәшчеләр Ханты-Манси автоном округыннан, Төмән, Ижау шәhәрләреннән, Башкортостан Республикасыннан, крайныӊ Пермь, Полазна, Оса, Очер, Верещагино шәhәрләреннән hәм Октябрь муниципаль округыннан, Култаево авылыннан килделәр.
— Тренер булып 20 елдан күбрәк эшлим. Дагыстанда туып-үстем, 7 яшемнән ирекле көрәш мәктәбенә йөрдем. Чечен — Ингуш педагогия институтын тәмамладым, бөтен тормышым спортка багышланган. Унбишәр кеше 4 төркемдә күнегүләр ясый, 2 тренерда барысы 120 кеше шөгыльләнә. Максатыбыз – егетләр җәрәхәтләр алмасыннар, чемпион булсыннар. Поездда 28 сәгать вакыт үтеп, Бардага бу турнирга дүртенче тапкыр килдек инде, — диде Ханты-Манси автоном округы Сургут муниципаль округы Лянтор шәhәреннән 8 спортчы белән катнашкан Сәет Зыятдин улы.
— Без Башкортостанныӊ Борай районыннан, улым Әмир катнаша. Ул көрәш белән 5 ел кызыксына, үзе теләп башлады. Медальләре күп инде, Идел буе федераль округы буенча III урын алуга иреште, тагын волейбол, чабыш белән дә мавыга, — диде Марат Хәсәнов.
— Исемем Мөхәммәд-Али Аббасов, Төмәннән, 13 яшьтәмен. Яшүсмерләр арасында беренче разрядка ия, Төмән өлкәсе җыелма командасы составында чыгыш ясыйм. Күп тапкырлар республика, регионара ярышларда уӊышлы көрәштем. Спортныӊ бу төре миӊа бик ошый, тәртипле hәм көчле булырга ярдәм итә. Киләчәктә тренер яки МЧС хезмәткәре булырга телим, — диде яшь көрәшче.
— Тугызынчы класста укыйм, спорт белән 10 яшемнән мавыгам. Таҗикстанда самбо белән шөгыльләндем, хәзер ел ярым көрәшәм. Төмән өлкәсе буенча hәм регионара ярышларда призлы урыннар алдым. Кемне дә булса кыерсытканнарын күрсәм, аны яклыячакмын, — диде 14 яшьлек төмәнле Исмаил Азизов.
— Төмән шәhәрендәге “Искра” клубында бокс буенча тренер булып эшлим. Безнеӊ клубта 4 тренерда 5тән алып 17 яшькә кадәр 150 бала бокс, самбо, ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Якшәмбедән кала hәр hөн 2 — 4 сәгать күнегүләр үткәрәбез. Бүген hәр үлчәү категориясе буенча берәр катнашучы, барысы 11 кеше алып килдек, — диде тренер Талех Аллахбердиев.
Әӊгәмә алган вакытта мин турнирга килгән бер кыз белән таныштым.
— Пермь шәhәреннән килдем, миӊа 9 яшь, “Династия” спорт мәктәбенә йөрим. Спортта 4 яшемнән, балалар бакчасында акробатикага тартылдым, аннан соӊ дзюдо, ирекле көрәш, кикбоксинг белән шөгыльләндем. Абыемнан үрнәк алам. Ике ел дәвамында грек-рим көрәше белән мавыгам. Минем исемем Рәсәй рекордлар китабына кертелгән: 1510 (!) тапкыр идәннән hәм турникта бер сәгать вакыт эчендә 458 (!) тапкыр күтәрелдем. Авыр атлетика буенча күнегүләр ясыйм,
43 кг авырлык күтәрдем, ә үземнеӊ гәүдә авырлыгым 30 кг. Мәскәүгә барып үзәк каналлардагы “Пусть говорят”, “Чудо дети”, “За гранью” телевизион тапшыруларында катнаштым. Алга таба тренер буласым килә, — дип шаккатырды 3 класста укучы Лида Котельникова. Яшь спортчы кыз Бардада әнисе Анастасия Александровна hәм укытучылары белән иде.
— Без Лидага зур өметләр баглыйбыз, Рәсәй hәм дөнья, Олимпия чемпионы булыр дип уйлыйбыз. Шушы биеклекләргә ирешү өчен бар көчебезне куячакбыз. Ул бик тырыш, характерлы кыз, — диде тренеры Арсений Сергеевич Ларионов.
— Лидия Котельникова спортта әле беренче адымнарын гына атлый. Үз шөгылеӊнән канәгатьләнү хисе алырга кирәк – шул вакытта көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була, — диде Пермьнән Иван Артюшкин.
— Без Пермь шәhәре “Планета” спорт мәктәбеннән. Бүген улымны ярышка алып килдем, 4 яшеннән көрәшкә йөри, аӊа ошый. Үзем 6 яшемнән самбога тартылдым. Спорт характер, дисциплина, ныклык, ихтыяр көче тәрбияләү өчен кирәк, — диде 9 яшьлек Сергейныӊ әтисе Захар Шашерин.
— Улым көрәшкә дүртенче ел йөри. Секциягә үзем алып килдем, физик яктан үссен, үзен яклый алсын өчен. Аӊа уӊышлар, җиӊүләр телим, җәрәхәтләрсез булсын. Минем 4 балам бар, кызым җиӊел атлетика белән шөгыльләнә. Спорт кешене чыныктыра, җиӊүгә омтылыш тәрбияли. Без беренче тапкыр сездә, ошый, барысы да яӊа, матур, — диде пермьле Юрий Давыдов.
— Ижевск шәhәреннән, командабызда 8 үсмер. Бардада өченче тапкыр инде, безгә ошый. Улым “Металлист” мәктәбенә атнага 5 тапкыр бара, 2нче яшүсмерләр разрядына ия. Май аенда Санкт-Петербургтан III урын алып кайтты. Көрәш – үсмерләрнеӊ характерын тәрбияләп, малайлардан чын ир-егетләр ясый hәм физик яктан әзерли, — диде Егор Погодаев.
Менә шундый кызыклы әӊгәмәдәшләр белән аралашырга насыйп булды бу көнне. Турнирда катнашучылар ике келәмдә җан фәрманга бил алышты, җанатарлар матур чыгышлар карап куанды. Команда беренчелеге йомгаклары буенча Лянтор шәhәре спортчылары I урын яулады, Ижевск командасы II, бардалылар III урыннар алуга иреште.
Барда округы командасыннан Артем Әхмәров I урынга лаек булды. Риназ Фатыков, Рөстәм Фатыков, Илназ Үтәгәнов, Эльнар Хәсәнов, Артур Сөбхәнгулов II, Ринар Иткинов, Айдар Мөэминов, Руслан Мәхмүдов III урын алды. Җиӊүчеләрне котлыйбыз!
Турнирда чемпион булып танылган Барда егете Артем Әхмәров көрәш белән балалар бакчасында йөргәндә – 6 яшеннән шөгыльләнә башлый.
— Улым 7 класста укый, аныӊ җиӊүе өчен горурландык. Ул төрле ярышларда чыгыш ясый, Татарстанга, Башкортостанга да барабыз. 25 октябрьдә Тәтешледә узган ярышта да I урын алды. Улымныӊ тренеры Исмәгыйль Хәниф улы Бикмөхәммәтовка рәхмәт белдерәбез, — диде яшь көрәшченеӊ әтисе Артур Әхмәров.
Язмамны Наил абый Маматовныӊ улы Руслан Маматовтан алган әӊгәмә белән тәмамлыйсым килә.
— Әтиебез истәлегенә турнир 5 ел рәттән оештырылды. Бу еллар эчендә аныӊ географиясе үсте, башка регионнар — Төмән якларыннан да катнашучылар кушыла башлады. Быел кечкенә көрәшчеләргә игътибар бирдек, кече үлчәү авырлыклары санын арттырдык, шул рәвешле үсеп килүче буынны спортка тартасыбыз килә. Мондый ярышларда алар тәҗрибә туплый, башка төбәкләрдән килүчеләр белән таныша, разрядларга ия була.
— Әтиегез белән горурланасыздыр…
— Әйе, горурланам. Ул көрәшчеләрнеӊ зур буынын тәрбияләде. Мин үзем 12 яшьләрдә генә шөгыльләнә башладым, көрәш буенча Россия чемпионы, халыкара турнирлар чемпионы булдым, — диде көрәшче.
Турнир тәмам. Яшь көрәшчеләрне алда яӊа бәйгеләр көтсен, максатыгызга ирешегез, җиӊүләр, уӊышлар сезгә!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.




