Татарстанда истәлекле очрашулар
1 2 3 ► Кыйблабыз hәм рухи мәркәзебез Татарстан элек-электән. Гореф-гадәтебез, шәҗәрәбез Тукай нәселе белән береккән… Якташыбыз, шагыйрь Идият Әширов шигырендәге бу юллар Барда районы белән Татарстан арасындагы бәйләнешне бик яхшы тасвирлый. Чыннан да, ике төбәк арасында күп еллар элек салынган дуслык күпере еллар үтү белән ныгый гына бара. Моны инде дүртенче тапкыр Татарстанда Барда районы көннәре, икенче тапкыр Барда җирендә Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздырылуы, округыбыз вәкилләренеӊ Татарстанда уздырылучы барлык зур чараларда катнашуы раслый. Быел да бардалылар татар дөньясыныӊ







