Спорт үсеше өчен шартлар тудырылган

Барда муниципаль округына танышу, тәҗрибә туплау максаты белән край башкаласыннан hәм округлардан кунаклар еш килә. 8 ноябрьдә эш сәфәре белән Пермь крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре булып китте.

Кунакларны каршы алу, гадәттәгечә, Үдик территориаль бүлеге җирлегендә башланды. Биредә Үдик урта мәктәбендә спорт залын, хоккей бортлары булган универсаль спорт мәйданчыгын hәм боз салу машинасын карау билгеләнгән иде.

Каенавылда иӊ беренче алар Каенавыл мәдәни-ял комплексына рәхим итте, биредә урнашкан музейда төбәгебезнеӊ үзенчәлекле түбәтәйләрен, башка экспонатларны кызыксынып карадылар. Шулай ук Каенавыл мәктәбе спорт залы, хоккей бортлары белән универсаль спорт мәйданчыгын күрделәр. Каенавыл территориаль бүлеге начальнигы Ләйсән Рангулова, мәктәп директоры Ринат Әмиров барлык сорауларга җавап биреп, санап үтелгән спорт корылмаларына ел әйләнәсендә халык килеп шөгыльләнүе, төрле ярышлар, матчлар үткәрелүе хакында әйттеләр.

Крайдан килгән “Искра” хоккей командасы әгъзалары округ белән танышуны алга таба Бардада дәвам итте, “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексына юнәлде. Биредә алар спорт залында, бассейнда hәм тренажер залында булдылар.
I Әрҗән авылында спорт корылмалары белән танышканнан соӊ кунакларыбыз Төнгүккә юл алды. Бу көнне Төнгүк урта мәктәбендә округта беренче кадет классы ачылды.

Төбәгебездә спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. Олысы, кечесе физик күнегүләр эшләсен, тазалыгын ныгытсын өчен мөмкинлекләр бар. Моӊа крайдан килүчеләр дә гаҗәпләнүен белдерде.

— Барда округы башлыгы Хәлил Алапановка чакыруы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Спорт, гомумән, хоккей үсеше өчен территориядә яхшы шартлар, уӊайлыклар тудырылган. Хоккей мәйданчыкларыныӊ түбәләре бар, бу инде теләсә нинди hава шартларында шөгыльләнергә мөмкин дигән сүз. Шулай ук янәшә генә спорт заллары, футбол мәйданчыклары – болар барысы да халык сәламәтлеге өчен булдырылган, — диде “Пермь шәhәре хоккей үзәге” директоры Илья Мочалов.

Аныӊ фикерләрен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ Пермь крае буенча баш идарәсе “Искра” хоккей командасы тренеры Андрей Бояршинов та хуплады.

— Иӊ беренче шунысы игътибарга лаек, спорт үсеше hәм хоккей өчен, зур ярышлар уздыру өчен
шартлар бар. Тренерлар битараф түгел, үз эшләренә бирелгән затлар, — диде ул.

Спортчыларны көнозын Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Батыркаев озатып йөрде.

— Округ авылларында халыкны спортка тарту өчен воркаут hәм спорт мәйданчыклары төзелгән, мәдәният йортларында скандинав йөреше белән мавыгучыларга таяклар, теләүче яшүсмерләр өчен берничә велосипед таратылды, гимназия белән рәттән стадион эшләнә. Яшьләр теннис, бильярд, шахмат уйный ала. “Батыр” сәламәтләндерү-физкультура комплексы ишекләре иртәнге 8.30 сәгатьтән кичке 9га кадәр ачык, бассейнга йөрү бәясе кыйммәт түгел. Бездә шөгыльләнгән балалар авырмый да диярлек, аларныӊ организмы чыныгу ала. Барыбыз да сәламәт булыйк, — диде Рөстәм Равил улы.

Бу көнгә агымдагы елныӊ июнь аенда сафка баскан “Барда” боз аренасында хоккей буенча иптәшләрчә матч планлаштырылган иде. Бозга кунакларыбыз — Пермьнән “Искра” hәм Барда округы командалары чыкты. Сәламләү сүзләре белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныӊ Пермь крае буенча баш идарәсе начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Александр Урусов hәм Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов чыгыш ясады. Алар спортчыларга уӊышлы чыгыш, күтәренке кәеф теләделәр.

Хоккей матчы бик киеренке барды hәм 7гә 6 исәбендә кунакларыбыз җиӊүе белән тәмамланды. Капкага алкаларны Салават Алапанов, Семен Фатов hәм Артур Илкәев кертте. Боз залында тамашачылар күп булды, чарага Гадәттән тыш хәлләр юнәлеше буенча крайныӊ “көньяк кусты”нда: Куеда, Октябрь, Чернушка, Уен hәм Барда округларында эшләүче хезмәткәрләр дә чакырылган иде.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *