Кыйблабыз hәм рухи мәркәзебез
Татарстан элек-электән.
Гореф-гадәтебез, шәҗәрәбез
Тукай нәселе белән береккән…
Якташыбыз, шагыйрь Идият Әширов шигырендәге бу юллар Барда районы белән Татарстан арасындагы бәйләнешне бик яхшы тасвирлый. Чыннан да, ике төбәк арасында күп еллар элек салынган дуслык күпере еллар үтү белән ныгый гына бара. Моны инде дүртенче тапкыр Татарстанда Барда районы көннәре, икенче тапкыр Барда җирендә Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздырылуы, округыбыз вәкилләренеӊ Татарстанда уздырылучы барлык зур чараларда катнашуы раслый. Быел да бардалылар татар дөньясыныӊ башкаласына барырга ныклап әзерләнде, биредә 21-23 ноябрь көннәрендә Барда районыныӊ 100 еллыгына багышланган көннәр үтте.
Округ башлыгы Хәлил Алапанов җитәкчелегендәге зур делегация әлеге масштаблы чарада катнашты. Беренче көнне кич белән без “Туган тел” телеканалы оештырган “Көзге жилләр” концертына чакырылдык, биредә танылган җырчылар гына түгел, яшь талантлар да чыгыш ясады. Алып баручыларныӊ залда Барда районыннан килгән кунаклар булуын игълан итүләре hәм барлык тамашачыларныӊ безгә кул чабулары аеруча күӊелле булды, бу казанлыларныӊ ерактан килгән кунакларга карата ихтирамлы мөнәсәбәте турында сөйли.
Икенче көнне иртән Бөтен-дөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашу булды, биредә мәдәният, мәгариф, спорт hәм эшмәкәрлек өлкәләрендәге мәсьәләләр турында фикер алышынды. Татар халкыныӊ милли үзенчәлеген, туган телен, мәдәниятен hәм гореф-гадәтләрен саклауда Барда районыныӊ зур роле билгеләп үтелде. Бардалыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аныӊ беренче урынбасары Марс Тукаев сәламләде.
— Барда районы үзенеӊ яшәве, гореф-гадәтләрен саклавы, шигъри рухы, мәдәнияткә hәм сәнгатькә мәхәббәте белән татар дөньясы өчен үзенчәлекле. Татарстанда Барда районы көннәрендә аныӊ 100 еллыгы уӊаеннан 100 кеше катнаша, — диде Данис Шакиров. Ул шулай ук Татарстан тарихында ике тапкыр Бөтенрәсәй авыл Сабан туен оештырган бер генә төбәк барлыгын hәм бу Пермь краеныӊ Барда районы икәнлеген ассызыклап үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Барда районы җитәкчелегенә милли бәйрәмнәребезне югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов билгеләп үткәнчә, Татарстан hәм Барда районы даими элемтәдә тора, аларны милли, мәдәни, икътисадый өлкәләр бәйли. “Безнеӊ яӊадан очрашуыбыз куанычлы. Без Казанда беренче тапкыр гына түгел, Татарстан белән элемтәбез Советлар Союзы чорыннан ук күзәтелә. Барда районы татар халкына күп кенә күренекле шәхесләр биргән. Алар Барда җирендә үскән hәм бүген татар милләтенә хезмәт итә”, — диде Хәлил Газбулла улы hәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миӊнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына мондый мөhим эштә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Төп чара исә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды, биредә “Саумы, Казан — рухи башкала!” концерты оештырылды. Безнеӊ иҗат коллективлары: “Дуслык” үрнәк халык бию ансамбле, “Җиӊгәчәй” халык бию фольклор ансамбле, балалар сәнгать мәктәбе баянчылары триосы, баянчы Идиал абый Хисмәтуллин кунакларны дәртле биюләр hәм моӊлы баян көйләре белән каршы алды. Шулай ук фойеда күргәзмә оештырылды, биредә авторларыбызныӊ китаплары, атаклы Барда түбәтәйләре, тәмле Барда чәкчәге, төрле эчлек белән гөбәдия hәм бәлешләр, кул эшләнмәләре h.б. сувенирлар тәкъдим ителде. Кунаклар рәхәтләнеп үзләренә ошаган тәм-томнар, китаплар сатып алды. Бу көнне Татарстанда яшәүче якташларыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз белән очрашып аралашу, матур итеп бизәлгән фотозонада фотога төшү сөендерде.
Танылган якташыбыз, композитор, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, РФсенеӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашевныӊ тормыш иптәше Фатыйма апа Мәсгут абый исеменнән зур сәлам әйтте, кызганыч, ләкин сәламәтлеге торышы сәбәпле, таныклы абыебыз очрашуга үзе килә алмады. “Сезне бик көттеләр, чара бик яхшы оештырылган, югары дәрәҗәдә уза. Тормыш иптәшем турындагы стендлар бик ошады, фотога төшердем, Мәсгуткә алып кайтып күрсәтәм әле, аӊа ошар, рәхмәт сезгә”, — диде Фатыйма апа hәм истәлеккә берничә китап бүләк итте.
Бәйрәмгә тагын бер атаклы якташыбыз, татар әкиятләре җыентыклары авторы Нурия апа Сәйяр килде. Ул үзенеӊ тормыш hәм хезмәт юлы, әкиятләр яза башлавы турында бераз сөйләде. “Казанга 1969 елда университетка укырга керергә килдем, hәм шуннан бирле язмышым шушы шәhәр белән бәйле. Балачакта авылга Татарстаннан язучылар килүен хәтерлим, шул вакытта мин дә язучы булырга сүз бирдем. Хыялым тормышка ашты”, — диде Нурия апа hәм шундый җылы, дусларча очрашу оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Сыйныфташым Диләрә Мөэминова да мәктәпне тәмамлагач, Казанга китте. “Казанда мин инде 23 ел яшим. Биредә сәнгать hәм мәдәният институтын тәмамладым, инде күп еллар Казанныӊ 4нче татар гимназиясендә эшлим. Бию түгәрәкләре, физкультура дәресләре алып барам. Казанда миӊа бик ошый, күнектем инде. Әл-бәттә, кече Ватанымны да сагынам, туган ягыма ешрак кайтырга тырышам. Мондый искиткеч чарага чакырганыгыз өчен рәхмәт, барысы да бик яхшы уза”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Диләрә.
Концертка тумышы белән Каенавылдан булган, ә бүген Казанда яшәүче Гөлназ Габитова гаиләсе белән килгән иде. “Мин Казанга укырга килдем, педагогика университетын тәмамладым. Кияүгә чыктым да шушында калдым. Тормыш иптәшемнеӊ әтисе дә Барда районы Аклыш авылыннан. Тормыш иптәшем белән бардалылар җыелган бер чарада таныштык, ике бала тәрбиялибез. Икесе дә җырларга ярата. Үзем балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшлим. Җәй көне, әлбәттә, туган якларга кайтабыз, анда ял итәбез”, — диде Гөлназ hәм бардалыларга бик матур чара өчен рәхмәт белдерде.
Аннан барлык кунаклар зур концерт залына үтте. Бу чын аншлаг булды, хәтта балконда да буш урыннар юк иде.
Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
— Бардада бар да бар! Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Бүген сезнеӊ алда атаклы бардалылар. Безнеӊ бу төбәк белән элемтәләребез күп еллар дәвамында өзлексез ныгыды. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Безгә киләчәктә дә татар дөньясын данлап бердәмлектә яшәргә насыйп булсын. Сез безгә кирәк, сез — безнеӊ таянычыбыз! — дип билгеләп үтте Данис Шакиров hәм мактаулы эшлеклеләргә татар телен, мәдәниятен үстерүгә hәм гореф-гадәтләрен саклауга керткән зур өлешләре өчен Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хөрмәткә Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов, Татарстан Республикасыныӊ төзелеш министры урынбасары, Казанныӊ Барда районы якташлык җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкерова, Барда округы администрациясе аппараты җитәкчесе Илдар Исмакаев, мәгариф идарәсе начальнигы Таӊсылу Мукаева, “Барда муниципаль округыныӊ торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерелүе” МКУсе начальнигы Эльвир Нурсубин, Үдик территориаль бүлеге начальнигы Миләүшә Галина, Барда мәдәният hәм ял үзәгенеӊ мәдәни чаралар оештыручысы Әлфия Якупова, район ветераннар советы рәисе Әнисә Габдушева, Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе укытучысы Дилә Монасыйпова, шәхси эшмәкәр Альмира Сарманова лаек булды. Залда мәрхүм якташыбыз Рәшит Ягъфәровныӊ тормыш иптәше Әкълимә апа да бар иде, Данис Фәнис улы аӊа да чәчәк бәйләме бүләк итте.
Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов җавап сүзендә Бөтен-дөнья татар конгрессына мондый масштаблы чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка, шулай ук якташларыбызга: чараны оештыруга лаеклы өлеш керткән, Казанныӊ Барда районы якташлык җәмгыяте рәисенә, Татарстан Республикасыныӊ төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкеровага, Татарстанныӊ атказанган артисты Чулпан Юсуповага рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннан искиткеч концерт башланды. Округыбызныӊ “Дуслык”, “Нурлы”, “Жиӊгәчәй”, “Барда гүзәле” иҗат коллективлары, баянчылар триосы; аерым башкаручылар: Рамил Әмиров, оныгы Динара белән Әлфия Якупова, шулай ук бүген Казанда яшәүче якташларыбыз: Татарстанныӊ атказанган артистлары Чулпан Юсупова, Айгөл Хәйри, Сәнифә Рангулова, Татарстанныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Динара Фәхриева; яшь башкаручылар: Алсу Имайкина, Эльвина Туйгелдина, Айгөл Хафизова, Кәрим Трутнев чыгыш ясады. Казан тамашачысы hәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Бу минутларда, мөгаен, hәрберебез кече Ватаныбыз – яраткан, туган Барда округыбыз, сәләтле якташларыбыз өчен зур горурлык хисе кичергәндер. Концерт бер сулышта узды.
Икенче көнне бардалылар Арча районына юл тотты, безне инде 31 ел дәвамында дуслык бәйләнешләре бәйли. Нәкъ менә монда 1993 елда беренче тапкыр Барда районы көннәре үткән.
Арча районына сәфәребез турында сез, хөрмәтле укучыларыбыз, газетаныӊ киләсе санында укырсыз.
Индира Хажиева.
Автор фотолары.