Укыйбыз да, эшлибез дә, ял да итә беләбез.
М.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбендә һәр уку елы азагында “Уңышлар ярминкәсе” үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны хөрмәтлибез. Сәхнәгә һәр сыйныфтан уку алдынгылары, район,край, Рәсәй, халыкара олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы чыгыш ясаучылар, җиңүчеләр күтәрелә. Мәктәп күләмендә үткәрелгән “Ел укучысы”, “Ел классы” бәйгеләренә йомгак ясала. Менә ничә ел инде рәттән 4 номинация: “Интеллект”, “Спорт”, “Лидер”, “Сәнгать” буенча “Ел укучысы”н билгелибез. “Ел укучысы” М.Г.Имашев исемендәге премиягә лаек була. Быел безнең өч егетебез — Заитов







