Тарих серләрен ачып
ИЮЛЬНЕҢ беренче чирегендә Кодашның Зур Әмҗе елгасы буенда Ижевск дәүләт университеты экспедициясенең лагере урнашты. Алар ун көн дәвамында казу-эзләнү эшләре алып бардылар. һәм менә тарих фәннәре кандидаты, доцент О.А.Казанцева җитәкчелегендәге студентларның бу җәйдә Барда җ ирендә соңгы көннәре бара. — Узган ел I курска студентлар күп алынмады, шуңа күрә практикага килүчеләр дә азрак. Шулай булуга карамастан, без куйган бурычыбызны үтибез, безгә район администрациясе, авыл халкы да бик ярдәм итәләр, — дип сөйли Ольга Алексеевна. Дөрестән дә, аларга Кодаш балалары зур ярдәм







