Ягъфәров укулары

Пермь крае татарлары hәм башкортларыныӊ халык иҗатын үстерү, фольклорын өйрәнү, Р.Ф. Ягъфәров истәлеген мәӊгеләштерү hәм иҗатын популярлаштыру, яшь буынны әдәби-сәнгать иҗаты белән шөгыльләнүгә этәрү максатыннан “Ягъфәров укулары” край фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Номинацияләр:

— фольклор (халык авыз иҗаты);

— театр сәнгате;

— җыр сәнгате;

— әдәби-нәфис әсәрләр (проза, поэзия, хикәя);

— җирле шагыйрьләрнеӊ туган як hәм туган тел турында әсәрләре.

Фестиваль онлайн форматта (видеоматериаллар) үткәрелә.

Фестиваль-конкурста 3 яшьтән өлкәнрәк аерым башкаручылар hәм балалар иҗат коллективлары катнаша ала.

Катнашучылар Р.Ф. Ягъфәровныӊ җырларын, шигырьләрен, фольклор композицияләрен, театраль күренешләрен hәм әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Фестивальдә яшь авторларныӊ Ягъфәровка багышланган әсәрләре, шигырьләре, хикәяләре h.б. тәкъдим ителергә мөмкин, шулай ук Пермь крае шагыйрьләренеӊ әсәрләре дә.

Чыгышныӊ дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш.

Фестиваль-конкурс 2 этапта уздырылачак:

1 этап: 1 январьдан 5 февральгә кадәр – мәгариф оешмаларында сайлап алу турлары; 3-5 февральдә – сайлап алу турындагы фотоотчет белән җиӊүчеләрнеӊ конкурс видеоматериалларын кабул итү (hәр номинация фото белән расланырга тиеш).

2 этап: 6-19 февральдә – жюри әгъзалары эше, конкурс видеоматериалларын бәяләү.

3 этап: 20 февральгә кадәр — йомгак ясау hәм бүләкләү. Барда мәдәният hәм ял үзәгендә уздырылачак.

Бер оешмадан hәм яшь төркеменнән 2дән артык катнашучы булмаска тиеш.

Катнашучыларныӊ яшь төркемнәре:

1 төркем: 3тән 8 яшькә кадәр;

2 төркем: 9дан 13 яшькә кадәр;

3 төркем: 14тән 17 яшькә кадәр;

4 төркем: 18дән hәм өлкәнрәк яшьтәге затлар.

Фестивальдә катнашу өчен yagafar.uku@mail.ru электрон адресына учреждениедән 5 февральгә кадәр бердәм заявка, фотоотчет белән сайлап алу этабы протоколы hәм видеоматериаллар җибәрелергә тиеш.

Тулырак мәгълүматны 8-908-25-43-254 (Илзирә Ильяс кызы Суяргулова) телефоны буенча алырга мөмкин.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *