Ачкычлар тапшырылды

Дүшәмбе көнне, 6 мартта, Куйбышев урамы, 13 адресы буенча яӊа күп фатирлы торак йортны ачу тантанасы узды, бардалыларга яӊа фатир ачкычлары тапшырылды. Йорт Рәсәй Президенты В.В. Путин инициативасы буенча булдырылган “Торак hәм шәhәр мохите“ милли проекты кысаларында төзелде. Күп кенә гаиләләр 30 елдан артык көткән бу мөhим вакыйга Пермь крае территориясендә 2019-2025 елларга авария хәлендәге торак фондын күчерү буенча региональ адреслы программа ярдәмендә мөмкин булды. Барда округы территориясендә 2020-2021 еллар этаплары буенча 2017 елга кадәр авария хәлендәге дип танылган 16 йорттан күчерү күздә тотыла. Бу корылмалар Ленин (11, 20б), Киров (33, 39), Газчылар (13,14,20), Куйбышев (16, 107а), Нариманов (34), Восточная (47, 49), Советская (2,21), Карл Маркс (16а) hәм Гагарин (28) урамнарында урнашкан. Күчерергә тиешле гражданнарныӊ гомуми саны 99 торак бинадан 268 кеше тәшкил итә.

Яӊа йорт хуҗаларыныӊ шатлыкларын уртаклашырга муниципалитет җитәкчеләре, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, “СтройПодряд” ОООсы подрядчы оешма директоры Р.Р. Гайсин да кушылды.

— Бүген сез региональ программа ярдәмендә төзелгән фатирларга күчәсез. Барлык эшләрне вакытында hәм сыйфатлы башкарган подрядчыга, шулай ук безнеӊ территориядә 2017 елныӊ 1 январена кадәр авария хәлендә дип танылган барлык йортлардан да кешеләрне күчерергә ярдәм иткәннәре өчен Пермь крае хөкүмәтенә рәхмәт әйтәсем килә. Бу юнәлештәге эшне программа кысаларында hәм край җитәкчелеге, губернатор, депутатларыбыз ярдәме белән калган йортлар белән дә дәвам итәчәкбез. Округ территориясендә тораклар шактый төзелә. Хәтерләсәгез, Пушкин урамы, 9 адресы буенча, аннан Матросов, Фрунзе, Некрасов урамнарында яӊа йортлар салынды, менә Куйбышев урамында да яӊа бина балкыды. Бәхетле ачкыч ияләренә мин бу йортта уӊышлы, яхшы, озын, бәхетле тормыш белән яшәүләрен телим. Фатирлар сезгә ошар дип уйлыйм, — диде округ башлыгы Х.Г. Алапанов.

Дума рәисе И.Р. Вахитов шулай ук губернаторга hәм край хөкүмәтенә яӊа торак йортлар төзүгә hәм кешеләрне уӊайлырак шартларга күчерүгә мөмкинлекләр тудыручы программалар өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Рәшит улы, үз чиратында, бар эшләрнеӊ дә намус белән башкарылуын, йортныӊ җылы, якты hәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Бардада иӊ экономияле булуын белдерде.

Аннан көчле алкышлар астында барлык яӊа фатирлы 97 кешегә, 39 торак хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Бәхеткә ирешүчеләрнеӊ берсе Тәрҗимә Аитова әлеге вакыйгага катнашы булган hәркемгә рәхмәт белдерде: “Бүген бездә чын бәйрәм, без яӊа, матур, уӊайлы йортка күчәбез, ә 32 ел көткән бу ачкычлар безнеӊ өчен чыннан да “алтын”нан кебек. Хәлил Газбулла улына hәм аныӊ коллективына иске тулай торакта яшәгән hәр кеше, анда гомер иткән укытучылар исеменнән уӊышлар телим. Шунысы куанычлы, округ башлыгы барыбызны да кайгыртырга тырыша. Хәлил Газбулла улы территория өчен бик яхшы эшләр башкара, без моны тоеп яшибез. Сезгә бик зур рәхмәт”.

Кызыл тасма кискәннән соӊ без йорт эченә кердек. Әйтергә кирәк, йорт чыннан да җылы, фатирлар якты, аларда барлык кирәкле сантехника каралган, хәтта электр плитәләре дә урнаштырылган. Яӊа фатирга күчүчеләргә бары тик уӊайлы шартларда тыныч, озын гомер телисе генә кала.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *