Милләтара татулык hәм бердәмлекне сакларга
Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинның татар hәм башкорт иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре, Кама буе мөселманнарының Диния нәзарәте hәм җирле мөселман оешмалары җитәкчеләре белән 19 августта Бардада үткән очрашуы край җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Очрашуның төп темасы булып, күзалланганча, татар hәм башкортларны борчыган мөhим проблемаларны хәл итү юлларын эзләү булды, ул җанлы аралашу hәм турыдан-туры әңгәмә формасында үтте. Крайның татарлар hәм башкортлар яшәгән территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Сораулар мәдәният йортлары, мәктәпләр, мәчетләр төзелешенә, юлларны ремонтлау hәм реконструкцияләүгә, авылларны газлаштыруга, яшьләр сәясәтенә







