Дуслар җыелган җирдә

Invalid Displayed GalleryМенә тагын килде ул көн, барыбыз да сагынып көтеп алган, край, Рәсәй төбәкләреннән, хәтта чнт илләрдән бик күп кунаклар жьшган бәйрәм — ямьле Барда җыены. Килде дә, барчабызны җыр-моңнарга урап, җылы хисләр өеренә күмеп мизгел эчендә үтеп тә китте. Безгә исә сагынып сөйләргә генә калды. Бәйрәм башка еллардагы кебек безне иртәннән үк җ анга рәхәт таныш көйләр белән сәламләде. Мәйданга килеп керүгә болыт гөлләренең гүзәллегенә, ачык төсләр балкышына, халыкның күтәренке кәефенә игътибар итәсең. Кунакларның күплегенә исләрең китәрлек!Крайдан, күрше

Подробнее

Мәктәпкә яңа автобус

Новый автобус для Брюзлинской школы

Бу атнада Бөреҗле поселениесендә шатлыклы вакыйга булды, төп мәктәпкә яңа ПАЗ 32053 — 70 автобусы тапшырылды. Хәзерге вакытта 56 укучының 27се Сөҗән, Батырбай авылларыннан көндәлек йөртелеп укытыла. — Бу көнне Бөреҗледә күптән көттеләр. Элеккеге автобусның эксплуатация срогы узган иде. Укучылар мәктәп турында уйласыннар, төпле белем алсыннар, — дип Барда муниципаль районы башлыгы С. М. Ибраев 22 урынлы яңа автобуска ачкыч һәм сертификатны мәктәп директоры Р. К. Уртабаевага тапшырды. — Балалар турында кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Автобус укучыларга укырга йөрү өчен

Подробнее

Район Бөек Җиңүне бәйрәм итте

Акция "Бессмертный полк" в Барде

Акция «Бессмертный полк» в Барде Җиңү көне — илебездә зурлап, олылап үткәрелүче, иң ихтирамга лаек бәйрәм. Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Быел бу дата аеруча үзенчәлекле — кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш тәмамлануга 70 ел тулды. Җиңүнең 70 еллыгын бардалылар да оешкан һәм тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Тантаналар 9 май көненнән алда ук — 8 майда башланды. Бу көнне район үзәгенең Җиңү мәйданында мәңгелек ут кабызылды, аннан соң «Хәтер вахтасы», «Георгий тасмасы» акцияләре, ветераннар арасында

Подробнее

Барда-2015 раллие: идеядән — данлы традициягә

«Бардада бик уңайлы инфраструктура — штаб, техник парк, старт — барысы да бер урында урнашкан. Бик кызыклы, яхшы трасса, аны әле яхшыртырга да мөмкин. Биредә раллиның киләчәге бар. «Барда-2015″ раллиен түземсезлек белән көтәбез», — дип сөйләгән иде бер ел элек Россия автомобиль федерациясенең ралли буенча комитет рәисе Алексей Ершов үзенең әңгәмәсендә. Аның сүзләре тормышка ашты. -10 январьда Барда районында бөтенрәсәй ярышлары — «Барда-2015» раллие үтте. Чара ралли буенча Россия кубогының икенче этабы, шулай ук Урал һәм Идел буе федераль округлары

Подробнее

Киләчәк турында кайгыртып

4-6 декабрьдә Казанда Бөтен-дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм «Татарстанның эшлекле партнерларыР бөтендөнья форумы үтте. Алар эшендә Барда муниципаль районы башлыгы, Конгресс Башкарма комитеты әгъзасы С.М. Ибраев, аның беренче урынбасары, Конгрессның Пермь крае буенча вәкиле С.Н. Назин, край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, крайдан эшмәкәрләр төркеме катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының агымдагы елда алып барган эшчәнлеге йомгаклары турында Башкарма комитет рәисе Р.З. Закиров чыгыш ясады. Ринат Зиннур улы милли мәгариф һәм

Подробнее

Милләт рухын саклап

«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Чара Барда муниципаль районы администрациясе, «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы, Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае Мәдәният министрлыгы, Пермь крае татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. ТАТАРСТАН һәм Башкортостан республикаларыннан, крайдан галим, тел белгечләре, иҗат көчләре өчен көтеп алынган бу очрашу эшлекле һәм күтәренке рухта узды. Конференцияне

Подробнее

Милләт рухын саклап

«КАМА БУЕ җирле язучылары, шагыйрьләре, крайны өйрәнүчеләренең этномәдәни мирасны саклау һәм үстерүдәге роле» дип аталган фәнни-гамәли конференция Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, край шәһәрләре һәм районнары галимнәре, тел белгечләре, иҗат көчләре катнашында 28 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Эшлекле һәм күтәренке рухта барган бу чараны Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары, район татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин ачып җибәрде. Конференциядә муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, композитор, җырчы, мөгаллим, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев,

Подробнее

Йөзьеллыкка аяк басып

100-летие Бардымской центральной районной больницы

Үзәк район больницасының 100 еллыгына багышланган тантана мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә 21 ноябрьдә үткәрелде. Медицина хезмәткәрләре, ветераннар, бик күп кунаклар катнашында узды бу моһим вакыйга. Халык иминлеге сагында — бер гасыр. Бу еллар эчендә төрлесен кичерергә, теләсә нинди шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтеп кеше гомерен саклап калырга туры килгәндер. Медицина хезмәткәре и» җ аваплы профессияләрнең берсе дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Сәламәтлегебезгә куркыныч янаса, без ярдәм сорап алар янына киләбез. Тантанада Гиппократ антына тугрылык саклап озак еллар дәвамында намуслы хезмәт итүче хезмәткәрләр,

Подробнее

Безда — цифрлы телевидение

30 ОКТБРЬДә Барда радиотелевизион станциясе бинасында көтеп алынган вакыйга булды — Бардада цифрлы эфир телевидениесе эшли башлады. Тантанада Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җуелышы рәисе В.М.Сарбаев, район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасарыХ.Г.Алапанов һ.б. катнашты. Билгеле булганча, яңа сыйфатлы телевидение кертү «2009-2015 елларда Россия Федерациясе телерадиотапшыруларын үстерү» федераль максатчан программаны тормышка ашыру нигезендә мөмкин булды. Дәүләт программасы регионнарның цифрлы тапшыруга эзлекле күчүен күз алдында тота. Пермь краенда цифрлы телевидение чоры 2012 елның 18 июленнән — Пермьдә радиотелевизион тапшырулар станциясен сафка

Подробнее

Без күп һәм шуның белән көчле

Пермь крае Социаль үсеш министрлыгы тарафыннан һәр ел күп балалы һәм алмаштыручы (замещающие) гаиләләр арасында край конкурсы үткәрелә. Бу конкурста катнашачак гаиләләр район территорияләрендә сайлап альша. Оса районы мәдәни-ял үзәгендә бу дәрәҗәле бәйгенең районара йомгаклау чарасы үтте, анда Оса, Елово һәм Барда районнарыннан үз презентацияләре белән 6 гаилә чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар районара территориаль идарә дипломнары, рәхмәт хатлары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр. Барлыгы безнең районнан конкурста катнашу өчен 5 күп балалы гаилә заявка бирде, алар Бәшировлар, Кучуковлар, Мукаевлар, Мансуровлар һәм

Подробнее