Хезмәтегез ихтирамга лаек
Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына йомгак ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Тик бу әле билгеле бер вакыт аралыгына нәтиҗә ясау гына. Авыл хуҗалыгы — тынгысыз тармак. Басу-кырлардан уңыш җыеп алып җирләрне туңга сөрү, терлекләрне көтүләү тәмамлану белән шулай ук җаваплы саналган кышлату чоры башлана. Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә уздырылды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде. Сәхнә бик матур бизәлгән. Алып баручылар Рәмзидә Шәрәфетдинова hәм Ренат Шабаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә









